Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Яхәзкыл 11 - Изге Язма


Иерусалимнең хөкем ителүе

1 Рух, мине күтәреп алып, Раббы йортының көнчыгышка караган капкасы янына китереп куйды. Һәм мин капка янында басып торган егерме биш кешене күрдем; алар арасында Аззур углы Яһазанья вә Бенаяһ углы Пелатия – халык башлыклары бар иде.

2 Раббы миңа әйтте: – И адәм углы! Менә, болар явыз ниятле кешеләр, шәһәргә начар киңәш бирәләр:

3 «Йортлар салу вакыты әле тиз генә килми; бу шәһәр – казан, ә без – ит», – дип әйтә алар.

4 Шуңа күрә пәйгамбәрлек кыл, адәм углы, аларга каршы пәйгамбәрлек кыл!

5 Шунда миңа Раббы Рухы иңде һәм болай диде: – Раббы болай дип әйтә, диген: «Исраил халкы, синең ни сөйләгәнеңне, уеңа нәрсә килгәнне Мин беләм.

6 Бу шәһәрдә сез бик күп кеше үтердегез, урамнарны мәет белән тутырдыгыз».

7 Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Шәһәрдә сез үтергән кешеләр – ит, ә бу шәһәр – казан; ләкин Мин сезне аннан куып чыгарачакмын.

8 Сез кылычтан куркасыз, һәм Мин сезнең өскә кылыч җибәрәчәкмен, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –

9 Мин сезне шәһәрдән куып чыгарачакмын, чит халыклар кулына тапшырачакмын һәм сезгә хөкем оештырачакмын.

10 Сез кылычтан һәлак булачаксыз; Мин сезне Исраилдән читтә дә хөкем итәчәкмен, һәм сез Минем Раббы икәнемне беләчәксез.

11 Бу шәһәр сезнең өчен казан булмас, сез анда ит булмаячаксыз; Мин сезне Исраилдән читтә дә хөкем итәчәкмен.

12 Сез Минем Раббы икәнемне белерсез; чөнки сез Минем кагыйдәләремне үтәмәдегез һәм Минем кануннарымны сакламадыгыз, ә бәлки үзегезне чолгап алган халыклар кануны буенча яшәдегез».

13 Мин пәйгамбәрлек иткән чакта, Бенаяһ углы Пелатия үлде. Мин, җиргә йөзтүбән капланып, бөтен тавышыма: – Йа Хуҗа-Раббым! Исраилнең исән калган халкын бөтенләй юк итәрсең микәнни?! – дип кычкырдым.


Раббының сөрелгән кешеләргә вәгъдәсе

14 Миңа Раббы сүзе килеп иреште:

15 – И адәм углы! Иерусалимдә яшәүчеләр синең туганнарың, синең барлык карындаш туганнарың вә бөтен Исраил халкы турында: «Алар Раббыдан еракта яшиләр; бу җир безгә биләмә итеп бирелгән», – диләр.

16 Моңа каршы син, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Гәрчә Мин аларны еракларга, ят халыклар арасына сипсәм дә, җир буйлап таратсам да, киткән җирләрендә Мин халкым өчен күпмегәдер изге йорт булырмын».

17 Шуңа күрә син, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Мин сезне халыклар арасыннан җыеп алырмын да Үзем таратып-сипкән җирләрдән кире кайтарырмын һәм Исраил җирен сезгә бирермен».

18 Кире әйләнеп кайткач, алар ул җирдәге барлык кабахәт нәрсәләрне вә әшәкелекләрне юк итәрләр.

19 Мин аларга башка төрле йөрәк бирәчәкмен, яңа рух иңдерәчәкмен, аларның тәннәреннән, таш йөрәкләрен алып, тере йөрәк бирәчәкмен.

20 Шуннан алар Минем кагыйдәләрем буенча гамәл кылырлар, Минем кануннарымны сакларлар һәм үтәрләр, шул чагында алар – Минем халкым, ә Мин аларның Алласы булырмын.

21 Ә инде йөрәге кабахәт нәрсәләргә вә әшәке потларга береккән кешеләргә Мин, кылган гамәлләренә күрә, җәзаны үз башына төшерермен. Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.


Раббы шөһрәтенең Иерусалимнән китүе

22 Шулчак тәгәрмәчләр янындагы керубимнәрнең канатлары күтәрелде; Исраил Алласының балкып торган шөһрәте шул мәлдә алар өстендә иде.

23 Раббының әлеге шөһрәте, шәһәр эченнән күтәрелеп, шәһәрдән көнчыгышта тау өстендә туктап калды.

24 Шуннан соң Аллаһы Рухы иңдергән күренештә Рух мине күтәреп алды да килданиләр җиренә, сөрелгәннәр арасына күчереп куйды. Аннары миңа иңгән әлеге күренеш юкка чыкты.

25 Һәм мин Раббы күрсәткән һәммә нәрсәне сөрелгәннәргә җиткердем.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan