Яхәзкыл 1 - Изге ЯзмаРаббы шөһрәтенең балкышы 1 Утызынчы елда, дүртенче айның бишенче көнендә Яһүдә сөргенчеләре белән Кебар елгасы буенда көн күргәндә, күк капусы ачылып, миңа Аллаһыдан күренеш иңде. 2 Айның бишенче көнендә (Яһояхин патша куылганның бишенче елы иде бу) 3 миңа, Бузи углы рухани Яхәзкылга, Кебар елгасы буенда, килданиләр җирендә, Раббы сүзе килеп иреште. Үз өстемдә мин Раббының кулын тойдым. 4 Мин төньяктан килгән көчле давылны – зур болыт вә ялкынланып янган утны, шул ут тирәсендәге балкышны күрдем. Ут уртасында дөрләп тимер яна сыман иде; 5 ут эчендә җанварны хәтерләткән дүрт тере зат күренә, аларның кыяфәте адәмгә охшаган. 6 Һәрберсенең дүрт йөзе, дүрт канаты бар. 7 Аяклары төз, табаннары исә бозауныкы кебек, ышкып чистартылган бакыр сыман ялтырап тора. 8 Канатлары астында, дүрт якта, кеше куллары күренә. Дүртесенең дә йөзләре, канатлары бар; 9 канатлары бер-берсенә тиеп тора; әлеге затлар барганда борылмадылар, үз алларына гына карап атладылар. 10 Аларның һәрберсендә кеше йөзе иде, уң якта – арыслан йөзе, сул якта – үгез йөзе, шулай ук бөркет йөзе дә күренә иде. 11 Йөзләре әнә шундый иде. Һәрберсенең ике канаты өскә караган булып, алар янәшәдәге җан ияләренең канатына тиеп тора, канатның икесе исә тәннәрен каплаган. 12 Алар һәрберсе үз алдына карап атлый иде; Рух кая барырга теләсә, алар шул якка атлады; барганда борылмадылар. 13 Бу затларның кыяфәте янып торган күмер сыман, ялкын сыман иде; әлеге затлар арасында ут йөри, ул яп-якты, ә ут эченнән яшен яктысы чыга. 14 Затлар, яшен ялтыраган сыман, арлы-бирле атылып йөрделәр. 15 Мин затларга карап тордым, һәм менә – дүрт йөзле һәр затның янында берәр тәгәрмәч пәйда булды. 16 Тәгәрмәчләр җемелдәп торган хризолит сыман иде, төзелешләре дә дүртесенеке бертөрле: бер тәгәрмәч икенчесе эчендә утыра сыман. 17 Тәгәрмәчләр дүрт тарафка да бара ала, һәм, барганда, алар туп-туры бара иделәр. 18 Тәгәрмәч коршаулары биек вә куркыныч; дүрт тәгәрмәчнең дә коршаулары тоташтан күз белән тулган иде. 19 Затлар кузгалганда, алар янындагы тәгәрмәчләр дә кузгалды, затлар җирдән күтәрелгәндә, тәгәрмәчләр дә күтәрелде. 20 Рух кая барырга теләсә, затлар да шунда атлады, һәм алар белән бергә тәгәрмәчләр дә күтәрелде, чөнки затларның рухы тәгәрмәчләрдә иде. 21 Затлар барганда, тәгәрмәчләр дә барды; затлар тик торганда, алар да туктап калды; затлар җирдән күтәрелгәндә, алар белән бергә тәгәрмәчләр дә күтәрелде, чөнки затларның рухы тәгәрмәчләрдә иде. 22 Затларның баш өстендә гөмбәз сыман нәрсә булып, баш очындагы җәйрәп яткан ул гөмбәз бәллүрдәй җемелдәп тора иде. 23 Аларның гөмбәз астында җәелгән икешәр канаты бер-берсенә тиеп тора, ә калган икесе тәннәрен каплаган. 24 Алар барган чагында, зур сулар шаулаган сыман, Кодрәт Иясе тавышы сыман, гаскәр шавы сыман көчле тавыш – аларның канат кагуын ишеттем мин; туктаган чакта исә, әлеге затлар канатларын салындыра иде. 25 Туктап, канатларын салындырган чакта, аларның баш очындагы гөмбәз өстеннән тавыш килә иде. 26 Аларның баш очындагы гөмбәз өстендә зәңгәр якуттан тәхет кебек әйбер бар иде; тәхеттә исә кешегә охшаган Зат утыра. 27 Әлеге Затның билдән югары өлеше ялкынланып-ялтырап торган тимер сыман, билдән түбән өлеше исә янып торган ут кебек булып, аңардан тирә-якка балкыш-нур тарала иде. 28 Тирә-яктагы ошбу балкыш яңгырлы көндә болытлар өстендәге салават күпере сыман иде. Әлеге күренеш Раббының балкып торган шөһрәте иде. Моны күреп, мин йөзем белән җиргә капландым һәм бер тавыш ишеттем. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia