Убадия 1 - Изге Язма1 Убадиягә иңгән вәхи. Хуҗа-Раббы юллаган хәбәрне ишеттек без: «Кузгалыгыз, Эдомга каршы яуга чыгыйк!» Моны игълан итәр өчен, барча халыкларга Ул Үзенең илчесен җибәргән. Эдом хакында Раббы Алла менә ниләр әйтә: Эдомның һәлак булуы 2 «Халыклар арасында Мин сине иң мескене итәрмен, һәм син адәм мыскылына калырсың. 3 Йөрәгеңнең тәкәбберлеге алдады сине. Син кыя ташлар арасында яшисең, йортың – түбәҗирдә. Күңелеңнән син: „Кем җиргә егып сала алыр мине?!“ – дисең. 4 Әмма бөркет сыман югары күтәрелсәң дә, ояңны йолдызлар арасында корсаң да, Мин сине аннан бәреп төшерермен! – ди Раббы. – 5 Синең янга караклар, төнге талаучылар килгән булса, үзләренә кирәк кадәр генә урлар иде – йөзем җыючылардан да куакларда җимеш кала бит. Ә син тәмам бөлгенлеккә төшкәнсең! 6 Синең, Эсау, бар җиреңне актарып, яшерен хәзинәләреңне талап чыкканнар! 7 Синең яклы булганнар сине яшәгән җиреңнән куып җибәрерләр, дусларың, хыянәт итеп, сиңа көн күрсәтмәс; икмәгеңне ашаучылар сиңа тозак куяр, ә син моны белми дә калырсың. 8 Ул көнне Мин Эдомның зирәкләрен, Эсау тавындагы акыл ияләрен юк итәрмен, – ди Раббы. – 9 Синең батыр ирләрең куркып калачак, и Теман, Эсау тавында яшәүче халык кырылып бетәр. 10 Туганың Ягъкубка кылган золым өчен син, хурлыкка калып, тәмам юкка чыгарсың. 11 Чит халыклар Ягъкубны талаган чакта, Иерусалим капкасыннан кереп шәһәрне жирәбәгә салганда, син читтән карап тордың, шул дошманнар кебек булдың. 12 Туганың бәхетсезлегеннән көлергә, Яһүдә халкы һәлак булган көнне сөенергә, аларга каза килгәндә, авыз ерып шатланмаска иде сиңа. 13 Бәла килгән көнне халкымның шәһәр капкасыннан кермәскә, бәхетсезлеген тамаша кылып тормаска, мал-мөлкәтенә кул сузмаска иде сиңа. 14 Бәла килгән көнне, чат башында торып, качып баручыларны тотмаска, исән калганнарны дошман кулына тапшырмаска иде сиңа». Барча халыкларны көткән хөкем. Исраилнең котылуы 15 «Менә, Раббы көне – барча халыклар хөкем ителәсе көн якынлаша! Әй Эдом, кылган гамәлләрең үзеңә әйләнеп кайтачак, җәзасы үз башыңа төшәчәк! 16 Минем изге тавымда ничек итеп кеше каны койган булсаң, бүтәннәр дә каныңны шулай кояр, һәм син бөтенләй дә булмаган кебек юкка чыгарсың. 17 Ә Сион тавына котылу килер, һәм ул изге тауга әйләнер, Ягъкуб йорты үз биләмәсенә янә хуҗа булыр. 18 Ягъкуб йорты – ут, Йосыф йорты – ялкын, ә Эсау йорты салам кебек булыр: Эсауга ут төртеп, аны юк итәрләр, – дип әйтә Раббы. – 19 Нәгеб халкы – Эсау тауларын, тау итәге Шефелада яшәүчеләр – пелештиләрне, Эфраим вә Самарея кырларын, Беньямин исә Гилыгадны басып алыр. 20 Әсирлектән кайткан исраилиләр Сарепатка кадәр барлык Кәнган җирләрен, ә Иерусалимне ташлап китеп, Сефарадта яшәргә мәҗбүр булган яһүдиләр исә Нәгеб шәһәрләрен яулап алыр. 21 Котылганнар, Сион тавына килеп, Эсау тауларында яшәүчеләрне хөкем итәр, һәм патшалык Раббыныкы булыр». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia