Сефания 3 - Изге ЯзмаФетнәчел Иерусалим 1 Фетнәчел, нәҗесләнгән, бүтәннәрне изүче шәһәргә – кайгы! 2 Әйткәнне тыңламый, үгет-нәсыйхәткә колак салмый, Раббыга өмет багламый, Алласына якынаймый ул. 3 Аның түрәләре – үкерүче арысланнар, хакимнәре – ач бүреләр: табышларыннан иртәнгә сөяк тә калмый. 4 Пәйгамбәрләре – тәкәббер, ышанычсыз кешеләр, руханилары Аллаһы йортын нәҗеслиләр, Канунны бозалар. 5 Әмма бу шәһәрдә Раббы яши, Ул – гадел, һичкайчан нахак эш кылмаучы, һәр иртәне һич кичекми хөкем итүче Зат! Тик яман кеше оят дигән нәрсәне белми. 6 «Мин халыкларны кырып бетердем, – ди Раббы, – кальгаларын җимердем. Урамнары бушап калды әнә, беркем йөрми хәзер анда. Вәйран хәлгә килгән шәһәрләрендә һичбер адәм заты күренми. 7 Халкым, Миннән куркып, үгет-нәсыйхәтләремә колак салыр дип уйлаган идем, шәһәрләрен җимермәм, үзләрен җәзага тартмам дигән идем. Әмма алар киресен эшләделәр: явызлык кылудан туктамадылар». 8 «Шулай, – ди Раббы, – Минем килүемне көтегез. Ул көнне Мин ганимәт җыярга чыгармын, чөнки Мин карар кылдым: халыкларны вә барча патшалыкларны бергә туплап, алар өстенә ярсуымны чәчәрмен, каһәремне яудырырмын; көнчелек утым бөтен дөньяны көйдереп бетерер». Раббы дәһшәтеннән котылу 9 «Шул чагында Мин, – ди Раббы, – һәрбарчасы Раббы исеменә мөрәҗәгать итсен, бер җан булып, Аңа хезмәт күрсәтсен өчен, халыкларның авызын пакь кылырмын. 10 Мин куып тараткан, Миңа итагать кылган халкым хәбәшиләр илендәге елгалар аръягыннан Миңа бүләкләр китерер. 11 Ул көнне син, Иерусалим, Миңа каршы кылган гөнаһларың өчен оялмассың, чөнки Мин арагыздагы тәкәббер, һавалы адәмнәрне юк итәрмен. Минем изге тавымда син бүтән масаймассың. 12 Раббы исеменә өмет баглаучы, күндәм вә фәкыйрь халыкны Мин синдә калдырырмын. 13 Исраилнең исән калган халкы бүтән яманлык кылмас, ялган сүз сөйләмәс, телләрендә мәкер булмас; көтүлектә утлап йөргән сарыклар сыман, тамаклары туйгач, алар ятып ял итәр, һәм аларны һичкем борчымас». Иерусалимнең шатлыгы 14 Әй Сион-кыз, сөенечле җырлар җырла! Шатлан, Исраил! Ихлас йөрәктән куан һәм күңел ач, Иерусалим-кыз! 15 Раббы сиңа дигән хөкем карарын юкка чыгарды, дошманыңны куып җибәрде. Раббы – Исраил патшасы – синең янда: бәла-каза килер дип инде курыкмассың. 16 Ул көнне Иерусалимгә: «Курыкма, әй Сион! Кулларың салынып төшмәсен! 17 Раббы Аллаң, сиңа котылу алып киләчәк гаярь Сугышчы, синең белән! Синең өчен сөенәчәк Ул, мәхәббәте белән сине тынычландырачак, җырлар җырлап, синең өчен тантана итәчәк», – дип әйтерләр. 18 «Бәйрәмнәрне сагынып искә алган сөргенче халкыңны Мин кире кайтарырмын, – ди Раббы, – чөнки бу хурлык – синең өчен авыр йөктер. 19 Менә шул чагында Мин залимнәреңнең барысын җәзалармын, аксакларны коткарырмын, сөрелгәннәрне җыеп алырмын. Әүвәле хурлык кичергән барлык илләрдә алар мактаулы вә данлы булырлар. 20 Шул чагында Мин сезне, җыеп алып, өйләрегезгә кайтарырмын, элеккеге рәхәт-имин тормышыгызны насыйп итеп, җир йөзендәге барча халыклар арасында сезне дан-хөрмәткә күмәрмен, һәм сез моны үз күзегез белән күрерсез», – ди Раббы. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia