Саннар 7 - Изге ЯзмаИзге чатырны изгеләштерү һәм ыруг башлыкларының бүләкләре 1 Изге чатырны корып бетергәннән соң, Муса чатырны һәм аның барлык кирәк-яракларын, мәзбәхне һәм аның барлык әсбапларын май сөртеп изгеләндерде. 2 Шуннан соң халык санын алу өчен җаваплы булган Исраил җитәкчеләре, ягъни гаилә башлыклары, ыругбашлары, бүләкләр алып килделәр. 3 Раббыга бүләккә алар өсте ябулы алты олау һәм унике үгез – һәр ыруг башлыгыннан бер үгез һәм ике башлыктан бер олау алып килеп, Изге чатыр каршына куйдылар. 4 Раббы Мусага әйтте: 5 – Син бу бүләкләрне ал, алар Очрашу чатырында хезмәт башкару өчен кирәк булачак. Аларны, һәрберсенең башкарган хезмәтенә карап, левиләргә бир. 6 Шуннан соң Муса олауларны һәм үгезләрне левиләргә бирде. 7-8 Ике олау һәм дүрт үгезне, башкарган хезмәтләренә карап, Гершон угылларына һәм дүрт олау белән сигез үгезне, башкарган хезмәтләренә карап, Мерари угылларына тапшырды. Алар рухани Һарун углы Итамар күзәтүе астында эшләделәр. 9 Әмма Коһат угылларына бернәрсә дә бирмәде, чөнки алар, чатырның изге әйберләре өчен җаваплы булып, шул әйберләрне җилкәләрендә күтәреп йөртә иделәр. 10 Мәзбәхкә май сөртелгәннән соң, Исраил җитәкчеләре, мәзбәхне изгеләндерер өчен, бүләкләр алып килделәр һәм үз бүләкләрен мәзбәх алдына куйдылар. 11 Раббы Мусага әйтте: – Мәзбәхне изгеләндерер өчен, җитәкчеләр, чиратлашып, һәркем үзенең көнендә бүләкләрен китерсен. 12 Беренче көнне үзенең бүләкләрен Яһүдә ыругыннан Амминадаб углы Нахшон алып килде. 13 Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде; 14 хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт; 15 тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән; 16 гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе; 17 татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Амминадаб углы Нахшон алып килгән бүләкләр әнә шулар иде. 18 Икенче көнне үзенең бүләкләрен Исәсхәр ыругының башлыгы Суар углы Нетанел алып килде. 19 Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде; 20 хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт; 21 тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән; 22 гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе; 23 татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Суар углы Нетанел алып килгән бүләкләр әнә шулар иде. 24 Өченче көнне үзенең бүләкләрен Зәбулун ыругының башлыгы Хелон углы Элиаб алып килде. 25 Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде; 26 хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт; 27 тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән; 28 гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе; 29 татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе һәм бер яшьлек биш тәкә бәрән. Хелон углы Элиаб алып килгән бүләкләр әнә шулар иде. 30 Дүртенче көнне үзенең бүләкләрен Рубин ыругының башлыгы Шедур углы Элисур алып килде. 31 Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде; 32 хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт; 33 тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән; 34 гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе; 35 татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе һәм бер яшьлек биш тәкә бәрән. Шедур углы Элисур алып килгән бүләкләр әнә шулар иде. 36 Бишенче көнне үзенең бүләкләрен Шимун ыругының башлыгы Суришаддай углы Шелумиел алып килде. 37 Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде; 38 хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт; 39 тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән; 40 гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе; 41 татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Суришаддай углы Шелумиел алып килгән бүләкләр әнә шулар иде. 42 Алтынчы көнне үзенең бүләкләрен Гәд ыругының башлыгы Дегуил углы Эльясаф алып килде. 43 Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде; 44 хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт; 45 тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән; 46 гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе; 47 татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Дегуил углы Эльясаф алып килгән бүләкләр әнә шулар иде. 48 Җиденче көнне үзенең бүләкләрен Эфраим ыругының башлыгы Аммиһуд углы Элишама алып килде. 49 Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде; 50 хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт; 51 тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән; 52 гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе; 53 татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Аммиһуд углы Элишама алып килгән бүләкләр әнә шулар иде. 54 Сигезенче көнне үзенең бүләкләрен Менашше ыругының башлыгы Педаһсур углы Гәмәлиил алып килде. 55 Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде; 56 хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт; 57 тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән; 58 гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе; 59 татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Педаһсур углы Гәмәлиил алып килгән бүләкләр әнә шулар иде. 60 Тугызынчы көнне үзенең бүләкләрен Беньямин ыругының башлыгы Гидеони углы Абидан алып килде. 61 Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде; 62 хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт; 63 тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән; 64 гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе; 65 татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Гидеони углы Абидан алып килгән бүләкләр әнә шулар иде. 66 Унынчы көнне үзенең бүләкләрен Дан ыругының башлыгы Аммишаддай углы Ахигызыр алып килде. 67 Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде; 68 хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт; 69 тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән; 70 гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе; 71 татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Аммишаддай углы Ахигызыр алып килгән бүләкләр әнә шулар иде. 72 Унберенче көнне үзенең бүләкләрен Ашер ыругының башлыгы Өхрән углы Пагиел алып килде. 73 Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде; 74 хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт; 75 тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән; 76 гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе; 77 татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Өхрән углы Пагиел алып килгән бүләкләр әнә шулар иде. 78 Уникенче көнне үзенең бүләкләрен Нәптали угылларының башлыгы Энан углы Ахира алып килде. 79 Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде; 80 хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт; 81 тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән; 82 гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе; 83 татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Энан углы Ахира алып килгән бүләкләр әнә шулар иде. 84 Май сөрткәннән соң, мәзбәхне изгеләндергәндә, Исраил башлыклары алып килгән бүләкләр шуннан гыйбарәт иде: унике көмеш тәлинкә, унике көмеш касә, унике алтын савыт; 85 һәр көмеш тәлинкәнең авырлыгы – йөз утыз, һәр көмеш касәнең авырлыгы җитмеш шәкыл булып, көмешнең гомуми авырлыгы ике мең дүрт йөз шәкылга тиңләште; 86 хуш исле сумала-майлар салынган унике алтын савыт: һәр савытның авырлыгы ун шәкыл булып, унике алтын савытның гомуми авырлыгы йөз егерме шәкылга тиңләште. 87 Тулаем яндыру корбаны өчен унике үгез бозау, унике сарык тәкәсе, бер яшьлек унике тәкә бәрән һәм шулар белән бергә икмәк бүләге; гөнаһ йолу корбаны өчен унике кәҗә тәкәсе; 88 татулык корбаны өчен егерме дүрт үгез, алтмыш сарык тәкәсе, алтмыш кәҗә тәкәсе һәм бер яшьлек алтмыш тәкә бәрән. Май сөрткәннән соң, мәзбәхне изгеләндерү өчен китерелгән бүләкләр әнә шулар иде. 89 Раббы белән сөйләшер өчен Очрашу чатырына кергәндә, Муса Боерыклар сандыгының капкачы өстендәге ике керубим арасыннан килгән тавышны ишетә иде. Раббы шулай Муса белән сөйләшә иде. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia