Саннар 34 - Изге ЯзмаКәнган җире чикләре 1 Раббы Мусага әйтте: 2 – Исраилиләргә шулай дип боер: «Кәнган җиренә кергәч, Мин сезгә бирәчәк ул җирнең чикләре түбәндәгечә булыр. 3 Көньяк тарафта сезнең җирләр Сыйн чүленнән, Эдом чикләреннән башланыр. Көньяк чигегез, Тозлы диңгез ярыннан башланып, 4 көньякка – Акраббим үткеленә таба дәвам итәр, аннары, Сыйн чүле аша узып, Кадыш-Барнианың көньягына чыгар. Шуннан ары Хатсар-Аддарга юнәлер һәм, Асмунга җитеп, 5 Мисыр чигендәге елгага таба борылыр да Урта диңгез буенда тәмамланыр. 6 Ә көнбатыш чикләрегез Бөек диңгез яры буйлап узар. Бу – сезнең көнбатыш чигегез. 7 Төньяк чигегез, Бөек диңгездән башланып, Һор тавына җитәр. 8 Һор тавыннан чик Хамат үткеленә таба китәр һәм, Седадтан үтеп, 9 Зифронга кадәр дәвам итәр дә Хатсар-Энанга җитеп туктар. Бу – сезнең төньяк тарафтагы чигегез. 10 Көнчыгыш чигегез, Хатсар-Энаннан башланып, Шефамга җитәр. 11 Шефамнан чик Аинның көнчыгыш ягындагы Риблага таба сузылыр һәм аннан Киннерет күленең көнчыгыш ярындагы сөзәклекләр буенча дәвам итәр. 12 Шуннан соң чик сызыгы Үрдүн елгасы буйлап төшәр дә Үле диңгезгә җитеп туктар. Һәр тарафта чикләре билгеләнгән менә бу җирләр – сезнекедер». 13 Шуннан соң Муса исраилиләргә болай дип боерды: – Тугыз ыругка һәм унынчы ыругның яртысына бирергә дип Раббы әмер иткән һәм сез, шобага салып, биләмәгә аласы җирләр менә шушыдыр. 14 Рубин ыругы, Гәд ыругы һәм Менашше ыругының бер яртысы үз биләмәләрен гаиләләре санынча алды инде. 15 Шушы ыруглар биләмә җирләрен Әрихә каршыннан, Үрдүннең көнчыгыш ярыннан алдылар. Җир бүлүчеләр 16 Раббы Мусага әйтте: 17 – Җирне сезгә рухани Элгазар белән Нун углы Ешуа бүлеп бирәчәк. 18 Җирне бүлү өчен, һәр ыругтан берәр җитәкче дә алыгыз. 19 Менә аларның исемнәре: Яһүдә ыругыннан – Ифунни углы Кәлеб; 20 Шимун ыругыннан – Аммиһуд углы Шемуил; 21 Беньямин ыругыннан – Кислон углы Элидад; 22 Дан ыругыннан – Йөгли углы Вуккый; 23 Йосыф углы Менашше ыругыннан – Ифод углы Ханниел; 24 Эфраим ыругыннан – Шифтан углы Кымуил; 25 Зәбулун ыругыннан – Парнах углы Элисапан; 26 Исәсхәр ыругыннан – Аззан углы Палтиел; 27 Ашер ыругыннан – Шеломи углы Ахиһуд; 28 Нәптали ыругыннан – Аммиһуд углы Педаһел. 29 Кәнганда исраилиләргә җирне бүлеп бирү өчен Раббы билгеләгән кешеләр әнә шулар. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia