Саннар 31 - Изге ЯзмаМидьяниләргә каршы сугыш 1 Раббы Мусага әйтте: 2 – Исраилиләр өчен мидьяниләрдән үч ал. Шуннан соң син үлгән ата-бабаларың белән кушылырсың. 3 Муса халыкка әйтте: – Мидьяниләрдән Раббының үчен алыр өчен, ирләрегез арасыннан сугышчыларны коралландырыгыз. 4 Исраил ыругларының һәркайсыннан мең кеше сугышка әзерләнсен. 5 Һәрбер Исраил ыругыннан меңәр кеше сайланып, барлыгы унике мең кораллы сугышчы сафка басты. 6 Муса, һәр ыругтан берәр мең гаскәрине сайлап алып, рухани Элгазар углы Пинхәс белән бергә сугышка озатты. Пинхәс Изге бүлмә савытларын һәм хәбәр сала торган быргыларын алды. 7 Раббы Мусага әмер иткәнчә, алар мидьяниләргә һөҗүм иттеләр һәм әлеге халыкның барча ир затын кырып бетерделәр. 8 Башка ирләр белән беррәттән алар мидьяниләрнең биш патшасын – Эви, Рәкым, Сур, Хүр һәм Ребаны үтерделәр, шулай ук Бигур углы Билгамны да кылычтан уздырдылар; 9 мидьяниләрнең хатыннарын һәм балаларын әсир иттеләр, терлекләрен, көтү-көтү малларын, мал-мөлкәтләрен үзләренә алдылар; 10 мидьяниләр яшәгән барлык шәһәр һәм торак урыннарын яндырдылар. 11 Кулга төшергән һәммә нәрсәне – әсирләрдән алып терлеккә кадәр 12 бар ганимәтне алар Мәаб үзәнлегендә, Үрдүн елгасы янындагы Әрихә каршында урнашкан станнарына – Муса белән рухани Элгазар һәм Исраил халкы янына алып кайттылар. 13 Муса белән рухани Элгазар һәм халыкның барлык җитәкчеләре аларны каршыларга станнан чыктылар. 14-15 Сугыштан кайтып килүче гаскәрбашларына – меңбашларына һәм йөзбашларына – ачуланып, Муса шунда: – Сез барлык хатын-кызларны исән калдырдыгызмыни?! – диде. – 16 Шул хатыннар исраилиләрне, Билгам киңәше белән илаһлары Пигурга табындырып, Раббыга хыянәт итәргә мәҗбүрләделәр! Раббы халкы арасында таралган үләт шуннан соң башланды бит. 17 Барлык ир балаларны һәм ир күргән хатыннарны үтерегез! 18 Ә ир затын белмәгән кызларны үзегез өчен калдырыгыз. 19 Шуннан Муса әйтте: – Арагызда кеше үтергән яисә мәеткә орынган затлар булса, җиде көн дәвамында станга аяк басмасыннар. Сез үзегез вә әсирләрегез өченче һәм җиденче көндә пакьләнергә тиеш. 20 Барлык кием-салымнарыгызны, күн һәм тире әйберләрегезне, кәҗә мамыгыннан эшләнгән бар нәрсәгезне, шулай ук барлык агач савытларыгызны чистартыгыз. 21 Рухани Элгазар сугышта йөреп кайткан сугышчыларга әйтте: – Раббы Мусага әмер иткән канунның кагыйдәсе менә шундый: 22-23 алтын, көмеш, бакыр, тимер, ак һәм кара кургашны – утта янмый торган бар нәрсәне чистартыр өчен, ялкын аша уздырыгыз, аннары пакьләү суы белән юыгыз. Ә утта яна торган бар нәрсә пакьләү суы белән чистартылсын. 24 Җиденче көндә киемнәрегезне юыгыз, шуннан соң пакь булырсыз һәм станга кайта алырсыз. Ганимәтне бүлү 25 Раббы Мусага әйтте: 26 – Рухани Элгазар һәм халыкның гаилә башлыклары белән бергә әсирләрне һәм терлекне исәпкә алыгыз. 27 Ганимәтне тигез ике өлешкә бүлеп, бер яртысын – сугышта катнашканнарга, икенче яртысын калган халыкка бир. 28 Сугышта катнашканнарның өлешеннән һәр биш йөзенче әсирне, үгезне, ишәкне һәм сарыкны ал да, Раббыга салым итеп, 29 Аның алдында күтәреп селкегән бүләк рәвешендә, рухани Элгазарга тапшыр. 30 Исраил халкы өлешеннән һәр илленче әсирне, үгезне, ишәкне һәм сарыкны Раббының Изге чатырында хезмәт итүче левиләргә бир. 31 Раббы Мусага ничек әмер иткән булса, Муса белән рухани Элгазар шулай эшләделәр. 32 Үзләренә калдырган мөлкәтне санамаганда, сугышта катнашкан кешеләр кулга төшергән байлык: вак терлектән – алты йөз җитмеш биш мең баш, 33 эре терлектән – җитмеш ике мең баш, 34 алтмыш бер мең баш ишәк, 35 шулай ук ир белмәгән утыз ике мең кыз. 36 Бөтен ганимәтнең яртысы, ягъни сугышта катнашканнарның өлеше: вак терлектән – өч йөз утыз җиде мең биш йөз баш, 37 шулардан алты йөз җитмеш бише Раббыга салым итеп бирелде; 38 эре терлектән – утыз алты мең баш, шулардан җитмеш икесе Раббыга салым итеп бирелде; 39 утыз мең биш йөз баш ишәк, шулардан алтмыш бере Раббыга салым итеп бирелде; 40 уналты мең кеше, шулардан Раббыга салым итеп утыз икесе бирелде. 41 Муса, Раббы әмер иткәнчә, Аның алдында күтәреп селкегән бүләкне – Раббыга дигән салымны – Элгазарга тапшырды. 42 Сугышта катнашучылар алып кайткан ганимәттән Муса исраилиләр өчен аерып алган өлеш, 43 ягъни халыкның өлеше: вак терлектән – өч йөз утыз җиде мең биш йөз баш, 44 эре терлектән – утыз алты мең баш, 45 утыз мең биш йөз баш ишәк, 46 уналты мең кеше. 47 Муса, Раббы әмер иткәнчә, исраилиләр өлешеннән кеше һәм терлекнең илледән берен Раббының Изге чатырында хезмәт итүче левиләргә бирде. 48 Шуннан соң меңбашлары һәм йөзбашлары Муса янына килеп әйттеләр: 49 – Без, синең хезмәтчеләрең, үзебезнең кул астындагы сугышчыларны санап чыктык – берсен дә югалтмаганбыз. 50 Раббы җаннарыбызны саклап калсын өчен, кулга төшергән алтын әйберләрне – кулбашына кия торган беләзекләрне, йөзекләрне, кул беләзекләрен, алкаларны һәм муенсаларны – без Аңа бүләк итәбез. 51 Муса белән рухани Элгазар алардан шушы алтынны – бөтен алтын әйберләрне кабул иттеләр. 52 Меңбашлары вә йөзбашлары Раббыга бүләк итеп китергән алтын уналты мең җиде йөз илле шәкыл булды. 53 Гаскәриләр исә сугышта кулга төшергән алтынны үзләрендә калдырды. 54 Муса белән рухани Элгазар алтынны меңбашларыннан вә йөзбашларыннан алдылар да, исраилиләр истәлеге итеп, Раббы каршына, Очрашу чатырына китерделәр. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia