Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Саннар 20 - Изге Язма


Мәрьямнең үлеме

1 Беренче айда Исраил халкы, Сыйн чүленә килеп җитеп, Кадышта тукталды. Шунда Мәрьям үлде, һәм аны Кадышта җирләделәр.


Кыядан су бәреп чыгу

2 Биредә халыкка эчәр су булмаганга, алар, Муса белән Һарунны әйләндереп алып,

3 Мусаны гаепләргә тотындылар: – И-и, туганнарыбыз белән бергә Раббы алдында үлеп беткән булсакчы!

4 Нигә сез Раббы халкын бу чүлгә алып килдегез, без үзебез дә, терлекләребез дә кырылсын дипме?!

5 Нигә безне Мисырдан алып чыктыгыз һәм бу начар урынга алып килдегез?! Монда иген дә игеп булмый, монда инҗир дә, йөзем дә, анар да, хәтта эчәргә су да юк!

6 Муса белән Һарун, җыелган кешеләр яныннан китеп, Очрашу чатыры алдына килделәр дә йөзләре белән җиргә капландылар, менә шул чакта аларга Раббы шөһрәте күренде.

7 Раббы Мусага әйтте:

8 – Кулыңа таягыңны ал да агаң Һарун белән бергә халыкны җыегыз. Аларның күз алдында кыяга әмер итегез, шунда кыядан су ага башлар. Шулай итеп син, кыядан су агызып, халыкка да, аларның терлекләренә дә су бирерсең.

9 Муса, Раббы әмер иткәнчә, Аның каршында яткан таякны алды.

10 Шуннан соң Муса белән Һарун халыкны кыя янына җыйдылар, һәм Муса аларга әйтте: – И-и фетнәчел халык, әллә сезгә суны шушы кыядан чыгарырга тиешме без?!

11 Мусаның, кулын күтәреп, таягы белән ике тапкыр кыяга сугуы булды, аннан су бәреп чыкты. Халык та, аларның терлекләре дә туйганчы су эчте.

12 Шуннан соң Раббы Муса белән Һарунга болай диде: – Исраилиләр алдында Минем изгелегемне исбатлар өчен, Миңа җитәрлек дәрәҗәдә инанмаган бу халыкны Мин вәгъдә иткән җиргә алып кермәячәксез.

13 Бу сулар Мериба дип аталды, чөнки шул җирдә исраилиләр Раббыны гаепләделәр, һәм Раббы аларга Үзенең изге булуын күрсәтте.


Исраилиләрнең Эдом җире аркылы үтә алмаулары

14 Эдом патшасына Муса, Кадыштан илчеләр юллап, түбәндәге сүзләрне җиткерергә боерды: – Сиңа кардәшләрең – Исраил халкы мөрәҗәгать итә: безнең башка төшкән бәла-казалар сиңа мәгълүмдер.

15 Аталарыбыз Мисырга күчеп урнашкач, без озак вакытлар анда яшәдек, әмма мисырлылар безнең белән һәм аталарыбыз белән тупас мөгамәлә кылдылар.

16 Без Раббыга мөрәҗәгать иттек, Ул безнең зарыбызны ишетте һәм, фәрештә җибәреп, безне Мисырдан чыгарды. Менә хәзер без Кадышта, синең илең чигендәге шәһәрдә.

17 Син безгә үз җирең аша үтеп китәргә рөхсәт бирсәңче. Без синең кырларың һәм йөзем бакчаларың аша үтмәбез һәм коеларыңнан су эчмәбез. Без бары тик патша юлыннан узарбыз, илеңнең чикләреннән чыкканчы, уңга-сулга борылмыйча барырбыз.

18 Әмма Эдом патшасы: – Минем җирем аша үтмә, югыйсә мин, кылыч тотып, сезгә каршы чыгачакмын, – дип җавап бирде.

19 Исраилиләр аңа әйттеләр: – Без олы юл буйлап кына үтәчәкбез, үзебез һәм терлегебез суыңны эчә икән, аның өчен түләрбез. Без синең җирең аша җәяүләп үтәргә генә рөхсәт сорыйбыз, моның бит бернәрсәсе дә юк.

20 Эдом патшасы исә: – Минем җирем аша үтмәссез, – диде һәм күп санлы халкы һәм көчле гаскәре белән исраилиләргә каршы яуга күтәрелде.

21 Шулай итеп, эдомиләр исраилиләргә үз җирләре аша үтәргә рөхсәт итмәделәр, һәм исраилиләр аны урап узарга мәҗбүр булдылар.


Һарунның үлеме

22 Исраилиләр, Кадыштан чыгып китеп, Һор тавына килеп җиттеләр.

23 Эдом җире чигендәге Һор тавында Раббы Муса белән Һарунга болай диде:

24 – Һарунның, бу дөньядан китеп, ата-бабалары белән кушылыр вакыты җитте. Мериба сулары янында биргән әмеремә каршы килгәнегез өчен, Мин исраилиләргә бирергә вәгъдә иткән җиргә Һарун кермәячәк.

25 Һарунны һәм аның углы Элгазарны ияртеп, Һор тавына мен.

26 Һарунның киемнәрен салдырып, углы Элгазарга кидер, чөнки Һарун шунда вафат булачак һәм ата-бабалары белән кушылачак.

27 Муса Раббы кушканча эшләде. Алар бөтен Исраил халкы алдында Һор тавына менделәр.

28 Муса, Һарунның киемнәрен салдырып, углы Элгазарга кидерде. Һарун шунда – тау башында вафат булды. Шуннан соң Муса белән Элгазар таудан төштеләр.

29 Һарунның үлгәнен белгәннән соң, бар халык, Исраилдәге барча гаиләләр, аны кызганып, утыз көн яшь түкте.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan