Саннар 2 - Изге ЯзмаЧатырларның урнашу тәртибе 1 Раббы Муса белән Һарунга әйтте: 2 – Исраилиләр үзләренең чатырларын үз байрагы һәм үз гаиләсенең тамгасы астында, Очрашу чатыры тирәли билгеле бер ераклыкта корсыннар. 3 Изге чатырдан көнчыгышта үз байрагы астында, төркем-төркем булып, Яһүдә ыругы үзенең чатырларын корсын. Яһүдә токымының башлыгы – Амминадаб углы Нахшон. 4 Аның гаскәрендә җитмеш дүрт мең алты йөз кеше исәпләнә. 5 Алар белән янәшәдә Исәсхәр ыругы үзенең чатырларын корсын. Исәсхәр токымының башлыгы – Суар углы Нетанел. 6 Аның гаскәрендә илле дүрт мең дүрт йөз кеше исәпләнә. 7 Арырак Зәбулун ыругы үзенең чатырларын корсын. Зәбулун токымының башлыгы – Хелон углы Элиаб. 8 Аның гаскәрендә илле җиде мең дүрт йөз кеше исәпләнә. 9 Төркемнәргә бүленгән Яһүдә гаскәрендә барлыгы йөз сиксән алты мең дүрт йөз кеше исәпләнә. Юлга чыкканда, беренче булып алар кузгала. 10 Изге чатырдан көньякта үзенең байрагы астында төркемнәргә бүленгән Рубин ыругы үз чатырларын корсын. Рубин токымының башлыгы – Шедур углы Элисур. 11 Аның гаскәрендә кырык алты мең биш йөз кеше исәпләнә. 12 Рубин ыругы янында Шимун ыругы үз чатырларын корып урнашырга тиеш. Шимун токымының башлыгы – Суришаддай углы Шелумиел. 13 Аның гаскәрендә илле тугыз мең өч йөз кеше исәпләнә. 14 Аннары Гәд ыругы үзенең чатырларын корсын. Гәд токымының башлыгы – Дегуил углы Эльясаф. 15 Аның гаскәрендә кырык биш мең алты йөз илле кеше исәпләнә. 16 Төркемнәргә бүленгән Рубин гаскәрендә барлыгы бер йөз илле бер мең дүрт йөз илле кеше исәпләнә. Юлга алар икенче булып кузгалырга тиеш. 17 Юлга чыкканда, Очрашу чатыры һәм Леви ыругы башка ыругларның уртасында булсын. Урнашкан урыннарында ничек торсалар, күченгәндә дә нәкъ шул тәртиптә – һәр ыруг үз урынында, үз байрагы астында барсын. 18 Изге чатырдан көнбатышта үз байрагы астында төркемнәргә бүленгән Эфраим ыругы үзенең чатырларын корсын. Эфраим токымының башлыгы – Аммиһуд углы Элишама. 19 Аның гаскәрендә кырык мең биш йөз кеше исәпләнә. 20 Эфраим ыругы янында Менашше ыругы үзенең чатырларын корып урнашырга тиеш. Менашше токымының башлыгы – Педаһсур углы Гәмәлиил. 21 Аның гаскәрендә утыз ике мең ике йөз кеше исәпләнә. 22 Алардан арырак Беньямин ыругы үзенең чатырларын корсын. Беньямин токымының башлыгы – Гидеони углы Абидан. 23 Аның гаскәрендә утыз биш мең дүрт йөз кеше исәпләнә. 24 Төркемнәргә бүленгән Эфраим гаскәрендә барлыгы бер йөз сигез мең бер йөз кеше исәпләнә. Юлга алар өченче булып кузгалырга тиеш. 25 Изге чатырдан төньякта үз байрагы астында төркемнәргә бүленгән Дан ыругы үзенең чатырларын корырга тиеш. Дан токымының башлыгы – Аммишаддай углы Ахигызыр. 26 Аның гаскәрендә алтмыш ике мең җиде йөз кеше исәпләнә. 27 Дан ыругы янында Ашер ыругы үзенең чатырларын корып урнашырга тиеш. Ашер токымының башлыгы – Өхрән углы Пагиел. 28 Аның гаскәрендә кырык бер мең биш йөз кеше исәпләнә. 29 Арырак Нәптали ыругы үзенең чатырларын корсын. Нәптали токымының башлыгы – Энан углы Ахира. 30 Аның гаскәрендә илле өч мең дүрт йөз кеше исәпләнә. 31 Дан гаскәрендә барлыгы бер йөз илле җиде мең алты йөз кеше исәпләнә. Юлга алар үз байраклары астында иң соңгы булып кузгалырга тиеш. 32 Шулай итеп, гаиләләре буенча исемлеккә теркәлгән исраилиләрнең саны – алты йөз өч мең дә биш йөз илле. 33 Левиләр исә, Раббы Мусага әмер иткәнчә, башка исраилиләр белән беррәттән исәпкә алынмады. 34 Раббы Мусага ничек әмер иткән булса, исраилиләр барысын да шулай эшләделәр: үз байраклары астында, үз чатырлары белән тиешле тәртиптә тезелеп урнаштылар, юлга кузгалганда да, һәркайсы үз кабиләсе, үз гаиләсе белән барды. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia