Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Саннар 15 - Изге Язма


Төрле корбаннар китерү кагыйдәләре

1 Раббы Мусага әйтте:

2-3 – Исраилиләргә игълан ит: «Мин сезгә биргән җиргә барып урнашканнан соң, вак яки эре терлектән яндыру корбаны – тулаем яндыру яки татулык корбаны, әйткән нәзерне үтәү өчен, ихтыяри яисә билгеләнгән бәйрәмнәрдә китерелә торган корбанны тәкъдим итегез; бу корбаннарның тәмле исе Раббының күңеленә хуш килер.

4 Раббыга корбан китерүче, шуларга өстәп, бер һин зәйтүн маеның дүрттән бер өлешенә бер эфа сыйфатлы бодай онының уннан бер өлешен кушып, икмәк бүләге китерсен.

5 Тулаем яндыру корбаны һәм татулык корбаны итеп китерелгән һәр бәрән белән бергә һиннең дүрттән бер өлеше күләмендә шәраб бүләге дә китерегез.

6 Ә инде сарык тәкәсен корбан иткәндә, бер һин зәйтүн маеның өчтән бер өлешен алып, бер эфа сыйфатлы бодай онының уннан ике өлешенә кушыгыз да икмәк бүләге,

7 шулай ук һиннең өчтән бер өлеше күләмендә шәраб бүләге китерегез. Бу корбаннарның тәмле исе Раббының күңеленә хуш килер.

8-10 Тулаем яндыру корбаны итеп, яки нәзерне үтәү өчен, яисә татулык корбаны итеп, яшь үгез китергәндә, ярты һин зәйтүн мае алып, бер эфа сыйфатлы бодай онының уннан өч өлешенә кушыгыз да икмәк бүләге, шулай ук ярты һин шәраб бүләге китерегез. Утта яндырылган бу корбанның тәмле исе Раббының күңеленә хуш килер.

11 Корбан ителгән үгез, сарык тәкәсе, тәкә бәрән яки кәҗә бәрәне белән бергә һәрвакыт шуларны китерегез.

12 Моны сез корбанлык малның санына карап эшләгез.

13 Тәмле исе Раббының күңеленә хуш килерлек итеп яндыру корбаны китергәндә, һәрбер исраили шушы кагыйдәләр буенча эш итсен.

14 Әгәр берәр килмешәк яисә сезнең арада яшәүчеләрдән кем дә булса Раббы күңеленә хуш килердәй яндыру корбаны китерергә теләсә, сезнеңчә эш итсен.

15 Сезнең өчен дә, арагызда яшәүче килмешәкләр өчен дә кагыйдә бер булсын. Бу кагыйдә сезнең һәм киләчәк буыннарыгыз өчен мәңгелек. Раббы алдында сез дә, килмешәкләр дә тигездер;

16 карар-кануннар сезнең һәм сезнең арада яшәүче килмешәкләр өчен – бер».

17 Раббы Мусага әйтте:

18-19 – Исраилиләргә игълан ит: «Мин алып барасы җиргә аяк баскач, шул җирнең икмәген ашаганда, икмәкнең бер өлешен Раббыга тәкъдим итегез.

20 Яңа уңыштан, беренче оннан пешерелгән көлчәне ындырдагы ашлыктан китерелгән бүләк кебек тәкъдим итегез.

21 Беренче камырдан пешерелгәнне сез буыннан-буынга Раббыга бүләк итегез.


Уйламыйча эшләнгән ялгышлар өчен корбан китерү кагыйдәләре

22 Сез яки киләчәктә нәсел варисларыгыз, ялгышып, Раббы Мусага биргән боерыкларның берәрсен –

23 Раббының Муса аша сезгә җиткергән ниндидер боерыгын Ул аны сезгә биргән көннән башлап үтәмисез икән, менә нәрсә эшләргә кирәк:

24 әгәр бу ялгышлык Исраил халкының игътибарсызлыгы аркасында эшләнә икән, ул чагында бөтен җәмәгатьчелек, тулаем яндыру корбаны итеп, бер үгез бозау һәм аның белән бергә тиешле булган икмәк һәм шәраб бүләген тәкъдим итсен – корбанның тәмле исе Раббының күңеленә хуш килер. Шуңа өстәп, гөнаһ йолу корбаны итеп, бер кәҗә тәкәсе дә китерелергә тиеш.

25 Рухани бөтен Исраил халкы өчен гөнаһтан арындыру йоласын башкарачак, һәм аларның гөнаһлары кичереләчәк, чөнки бу – ялгышлык белән эшләнгән эш, һәм белми кылынган бу гамәлләре өчен инде алар Раббыга яндыру корбаны һәм гөнаһ йолу корбаны китерделәр.

26 Бөтен Исраил халкының һәм алар арасында яшәүче килмешәкләрнең гөнаһлары кичереләчәк, чөнки бу эш халыкның ялгышлыгы белән килеп чыкты.

27 Әгәр кем дә булса ялгышлык белән гөнаһ эшли икән, ул чагында бу кеше, гөнаһ йолу корбаны итеп, бер яшьлек кәҗә китерергә тиеш.

28 Ялгышлык белән гөнаһ эш кылган кеше өчен рухани Раббы алдында гөнаһтан арыну йоласын башкарыр, һәм әлеге кеше кичерелер.

29 Ялгышлык белән гөнаһ эш кылган Исраил кешесе өчен дә, сезнең арада яшәүче килмешәк өчен дә канун бер булсын.

30 Әгәр җирле кеше яки килмешәкләрдән берәрсе белә торып гөнаһ эшли икән, ул кеше Раббыны хурлаган була, һәм андый кеше үз халкы арасыннан юк ителергә тиеш,

31 чөнки Раббы сүзенә җирәнеп караган һәм Аның боерыкларын бозган санала; андый кеше юк ителәчәк, аның гөнаһы үз өстендә булачак».


Шимбә көн кагыйдәләрен бозган өчен җәза

32 Чүлдә чакта исраилиләр шимбә көнне утын җыеп йөрүче кешене очраттылар да,

33-34 тотып алып, Муса белән Һарун һәм Исраил җәмәгате каршына китереп бастырдылар. Әлеге кеше нишләргә икәнен белмәгәнгә күрә, аны сак астына куйдылар.

35 Раббы Мусага әйтте: – Бу кеше үтерелергә тиеш; халык аны станнан читкә алып чыксын да таш атып үтерсен.

36 Шуннан соң халык аны станнан читкә алып чыкты да, Раббы Мусага әмер иткәнчә, таш атып үтерде.


Киемдәге чуклар турында

37 Раббы Мусага әйтте:

38 – Исраилиләргә әйт: «Үзегез дә, сезнең киләчәк буыннар да кием итәгенә чуклар таксын, һәм һәр чукта зәңгәр җеп булсын.

39 Сез, шул чукларга карап, Раббының барлык боерыкларын истә тотарсыз, аларны үтәрсез, йөрәк һәм күз азгынлыгына бирелмәссез.

40 Сез, шушылай итеп, Минем барлык боерыкларымны хәтерегездә тотарсыз, аларны үтәрсез һәм Аллагыз алдында изге булырсыз.

41 Мин – Раббы, сезнең Аллагыз. Сезнең Аллагыз булу өчен, Мин сезне Мисыр җиреннән алып чыктым. Мин – Раббы, сезнең Аллагыз».

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan