Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Саннар 14 - Изге Язма


Исраилиләрнең баш күтәрүе

1 Бу хәбәрне ишетеп, исраилиләр тавыш куптардылар, бар халык төне буе елап чыкты.

2 Исраилиләр, Муса белән Һаруннан зарланып, аларга: – Мисыр җирендә яки шушы чүлдә үлеп кына калсак иде!

3 Ни өчен Раббы безне шул җиргә алып бара соң? Анда без кылычтан кырылачакбыз, хатыннарыбыз һәм балаларыбыз дошманга әсир төшәчәк. Мисырга әйләнеп кайтсак, яхшырак булмасмы?

4 Бер-берсенә алар: – Үзебезгә җитәкче сайлыйк та кире Мисырга әйләнеп кайтыйк, – диештеләр.

5 Шунда Муса белән Һарун бөтен Исраил халкы алдында йөзләре белән җиргә капландылар.

6 Кәнган җирен карап кайтучылардан Нун углы Ешуа һәм Ифунни углы Кәлеб, өсләрендәге киемнәрен ертып,

7 Исраил халкына: – Без карап кайткан җирләр искиткеч яхшы.

8 Әгәр Раббы бездән канәгать булса, сөт һәм бал агып торган шул җиргә алып барып, аны безгә бирер. Ул шундый җир ки, анда сөт вә бал ага.

9 Тик Раббыга каршы баш күтәрмәгез һәм ул җирдә яшәүче халыктан курыкмагыз, чөнки без аларны икмәк ашагандай ашап бетерәчәкбез. Аларның яклаучысы юк инде, ә Раббы – безнең белән, шуның өчен алардан куркырга кирәкми, – диделәр.

10 Әмма кешеләр: – Аларны таш атып үтерергә кирәк! – диде. Шулвакыт Очрашу чатырында исраилиләр алдында Раббы шөһрәте пәйда булды;

11 һәм Раббы Мусага әйтте: – Кайчанга кадәр бу халык Мине кире кагачак?! Алар арасында кылган барлык могҗизаларны күреп тә, кайчанга кадәр алар Миңа ышанмас икән?!

12 Аларны Мин үләт җибәреп кырачакмын, синнән исә алардан күпкә бөегрәк һәм көчлерәк халык тудырачакмын.

13 Муса исә Раббыга әйтте: – Бу халыкны Син, күпме көч куеп, мисырлылар арасыннан алып чыктың. Бу хакта ишеткәч,

14 мисырлылар Кәнган җирендә яшәүчеләргә дә сөйләячәкләр бит. Кәнганиләр Син Раббының шушы халык арасында икәнен беләләр, чөнки Син, Раббы, бу халык белән йөзгә-йөз очрашасың. Синең болытың алар өстендә тора, һәм Син көндез болыт баганасында, төнлә ут баганасында алар алдыннан барасың.

15 Әгәр Син бу халыкны бер кешене үтергәндәй кырып бетерәсең икән, ул чакта Синең ни эшләвеңне ишеткән халыклар:

16 «Раббы ант эчеп вәгъдә иткән җиргә бу халыкны китереп җиткерә алмады һәм шунлыктан аны чүлдә һәлак итте», – диячәкләр.

17 Инде хәзер Үзеңнең кодрәтеңне күрсәт!

18 Син бит Үзең: «Раббы – сабыр-түзем вә үтә мәрхәмәтле, гаеп эшләрне вә җинаятьләрне кичерүче, әмма гаеплеләрне җавапка тартучы, аталарының гөнаһлары өчен өченче, дүртенче буынга кадәр балаларына җәза бирүче», – дип әйттең.

19 Мисырдан чыккан көннән башлап, бүгенгә кадәр бу халыкны ничек кичергән булсаң, хәзер дә Үзеңнең бөек мәрхәмәтең белән бу халыкның гөнаһын кичер!

20-21 Раббы, шунда аңа җавап итеп: – Синең үтенечең хакына Мин аларны кичерәм, – диде. – Үземнең бар булуым һәм дан-шөһрәтемнең бөтен җирне каплап алуы белән ант итәм: Минем даным бөтен җиргә таралачак;

22 Мисырда һәм чүлдә Минем данымны – могҗизалы галәмәтләремне күреп тә, Мине ничә мәртәбә сынаган һәм сүзләремә колак салмаган кешеләр,

23 Мине кире какканга күрә, Мин, ант эчеп, аталарына вәгъдә иткән ул җирләрне күрмәячәк.

24 Әмма колым Кәлебне, Миңа карата башка мөнәсәбәттә һәм хыянәтсез булганы өчен, үзе барып кайткан шул якларга алып барачакмын, һәм аның нәселе ул җирне биләмә итеп алачак.

25 Амалыкыйлар һәм кәнганиләр үзәнлектә яшиләр; иртәгә кире борылыгыз һәм Камышлы диңгез буендагы чүлгә китегез.

26 Раббы Муса белән Һарунга әйтте:

27 – Бу явыз халык кайчангача Миннән зарланыр икән?! Миннән зарланганда, исраилиләрнең нәрсә дип сукрануларын ишетәм Мин.

28 Аларга син, Раббы болай дип әйтә, диген: «Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм: Мин сезгә сораганыгызны бирәм!

29 Сезнең гәүдәләрегез шушы чүлдә ятып калачак. Яше егермедән узган һәм исемлеккә кергәннәр, Миннән зарланган өчен, һәммәсе ятып калачак.

30 Мин, кулымны күтәреп, сезне урнаштырырга ант иткән ул җиргә Ифунни углы Кәлеб һәм Нун углы Ешуадан башка берегез дә кермәячәк.

31 Ә менә сез: „Дошман кулына әсир төшәрләр“, – дип сөйләгән балаларыгызны исә Мин сез кире каккан җиргә алып керәчәкмен, һәм алар аны үз күзләре белән күрәчәк.

32 Ә сезнең гәүдәләрегез шушы чүлдә ятып калачак.

33 Балаларыгыз исә кырык ел буе чүлдә каңгырып йөриячәк һәм һәрбарчагыз шунда һәлак булганчыга кадәр сезнең хыянәтегез өчен михнәт чигәчәк.

34 Сез ул җирне кырык көн карап йөрдегез, һәм шул көннәр хисабынча, һәр көн өчен бер ел исәбеннән, ягъни кырык ел дәвамында, гөнаһларыгыз өчен михнәт чигәчәксез. Менә шуннан соң инде Минем тарафтан кире кагылуның нәрсә икәнлеген яхшы беләчәксез».

35 Мин – Раббы, һәм Миңа каршы баш күтәргән бу явыз халыкка нәкъ әйткәнемчә эшләячәкмен; бу чүлдә аларның һәммәсе һәлак булачак һәм үлеп бетәчәк.

36-37 Муса Кәнган җирен карарга җибәргән һәм, кайткач, ул җир турында яман хәбәрләр таратып, Мусага каршы халыкны котырткан кешеләр Раббыдан килгән үләттән кырылып беттеләр.

38 Ул җирне карарга баручылардан бары тик Нун углы Ешуа белән Ифунни углы Кәлеб кенә исән калдылар.

39 Муса шушы сүзләрне Исраил халкына җиткергәч, алар хәсрәткә калды.

40 Иртәгесен исраилиләр, таңнан торып, таулы илгә таба юнәлделәр. – Раббы вәгъдә иткән якларга барабыз без; гөнаһ кылганыбызны аңладык, – диде алар.

41 Әмма Муса аларга: – Ни өчен сез Раббы күрсәтмәсенә каршы киләсез, бу эш уңышлы чыкмаячак, – диде. –

42 Бармагыз анда, чөнки Раббы сезнең янда түгел, шунлыктан дошманнар сезне җиңәчәк.

43 Сезгә каршы күтәреләчәк амалыкыйлар һәм кәнганиләр кылычыннан кырылырсыз, чөнки сез Раббыдан йөз чөердегез, шуңа күрә Раббы сезнең янда булмаячак.

44 Шулай да алар, батырчылык итеп, таулы илгә таба киттеләр. Муса да, Раббының Килешү сандыгы да станда калды.

45 Әлеге таулы якларда яшәүче амалыкыйлар белән кәнганиләр, исраилиләр каршына таулардан төшеп, аларны туздырып ташладылар да, Хормага җиткәнче, артларыннан куа бардылар.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan