Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Саннар 1 - Изге Язма


Исраилиләрнең санын исәпкә алу

1 Исраилиләрнең Мисырдан чыгуларына икенче ел китеп, елның икенче аенда, айның беренче көнендә Синай чүлендә корылган Очрашу чатырында Раббы Мусага түбәндәгеләрне әйтте:

2-3 – Һарун белән икегез бөтен Исраил халкын кабиләләре вә гаиләләре буенча санап чыгыгыз. Сугышка яраклы, яше егермедән узган ирләрне, төркемнәргә бүлеп, берәм-берәм исәпкә алыгыз.

4 Һәр ыругтан нәсел башлыгы булган кеше сезгә ярдәм итәргә тиеш.

5 Менә сезгә ярдәм итәргә тиешле кешеләрнең исемнәре: Рубиннән – Шедур углы Элисур;

6 Шимуннан – Суришаддай углы Шелумиел;

7 Яһүдәдән – Амминадаб углы Нахшон;

8 Исәсхәрдән – Суар углы Нетанел;

9 Зәбулуннан – Хелон углы Элиаб;

10 Йосыф угылларыннан: Эфраимнән – Аммиһуд углы Элишама, Менашшедан – Педаһсур углы Гәмәлиил;

11 Беньяминнән – Гидеони углы Абидан;

12 Даннан – Аммишаддай углы Ахигызыр;

13 Ашердан – Өхрән углы Пагиел;

14 Гәдтән – Дегуил углы Эльясаф;

15 Нәпталидән – Энан углы Ахира.

16 Болар – халык арасыннан сайланган кешеләр, ыруг җитәкчеләре, Исраил кабиләләренең башлыклары.

17 Муса, Һарун вә исемнәре аталган шушы кешеләр

18 икенче айның беренче көнендә бөтен Исраил халкын җыеп алдылар да яше егермедән узган һәммә ир-атны кабиләләре вә гаиләләре буенча берәм-берәм исемлеккә теркәделәр.

19 Раббы Мусага кушканча, Синай чүлендә, шул рәвешле, Муса халык санын исәпкә алды.

20-21 Исраилнең беренче углы Рубин нәселендә яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, кырык алты мең биш йөз булды.

22-23 Шимун ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, тугыз мең өч йөз булды.

24-25 Гәд ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, кырык биш мең алты йөз илле булды.

26-27 Яһүдә ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, җитмеш дүрт мең алты йөз булды.

28-29 Исәсхәр ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, илле дүрт мең дүрт йөз булды.

30-31 Зәбулун ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, илле җиде мең дүрт йөз булды.

32-33 Йосыф углы Эфраим ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, кырык мең биш йөз булды.

34-35 Менашше ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, утыз ике мең ике йөз булды.

36-37 Беньямин ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, утыз биш мең дүрт йөз булды.

38-39 Дан ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, алтмыш ике мең җиде йөз булды.

40-41 Ашер ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, кырык бер мең биш йөз булды.

42-43 Нәптали ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, илле өч мең дүрт йөз булды.

44 Муса, Һарун һәм Исраилнең унике башлыгы – һәр ыругтан бер вәкил – исемлеккә теркәгән ирләрнең саны әнә шундый.

45 Йорт-гаиләләре буенча исәпкә алынган, яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны

46 алты йөз өч мең биш йөз илле булды.


Леви ыругының исәпкә алынмавы

47 Әмма Леви ыругындагы гаиләләр башкалар белән беррәттән исәпкә алынмады.

48 Раббы Мусага:

49 – Леви ыругын исемлеккә кертмә, аларны исраилиләр белән бергә санама, – диде. –

50 Левиләр карамагына Шаһитлык чатырын, аның барлык әсбапларын һәм анда булган һәр нәрсәне тапшыр. Алар, шунда хезмәт итеп, чатырны һәм аның әсбапларын күчереп йөртсеннәр; үз чатырларын аның тирәли корсыннар.

51 Бер урыннан икенче урынга күчергәндә, чатырны левиләр генә сүтсен; һәм һәр яңа урында аны левиләр генә корсын. Ә инде чатырга башка бер адәм якын килсә, үлемгә дучар ителсен.

52 Исраилиләр үз чатырларын, кайсы төркемнән булуларына карап, үз байраклары астында корсыннар.

53 Исраил халкына Аллаһының ачуы чыкмасын өчен, левиләр үзләренең чатырларын Шаһитлык чатыры тирәли корсыннар: Шаһитлык чатыры өчен левиләр җаваплы.

54 Раббы Мусага ничек әмер итсә, исраилиләр нәкъ шулай эшләделәр дә.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan