Рәсүлләр 9 - Изге ЯзмаШаулның Хаким Гайсәгә таба борылуы 1 Шаулның исә һаман да Хаким Гайсә шәкертләрен үтерергә теләп нәфрәтләнүе ташып тора иде. Ул, олуг руханига барып, 2 аңардан Хаким Гайсә юлыннан баручы ир-атларны да, хатын-кызларны да кулга алу һәм Иерусалимгә алып килү вәкаләтен бирә торган хат сорап алды. Хат Дәмәшкътәге яһүдиләр гыйбадәтханәләре өчен иде. 3 Юлда, инде Дәмәшкъкә якынлашып килгәндә, кинәт Шаулның тирә-ягы күктән төшкән яктылыктан балкып китте. 4 Ул җиргә егылды һәм: – Шаул, Шаул! Нигә син Мине эзәрлеклисең? – дигән тавыш ишетте. 5 – Син кем, Әфәндем? – дип сорады Шаул. – Мин – син эзәрлекли торган Гайсә, – дип җавап бирде тавыш. 6 – Тор да шәһәргә бар. Анда сиңа нәрсә эшләргә кирәклеге хакында әйтелер. 7 Шаул белән бергә булган кешеләр тавыш-тынсыз басып торалар иде. Алар әлеге тавышны ишеттеләр, әмма һичкемне күрмәделәр. 8 Шаул җирдән торды, ә күзләрен ачкач, һичнәрсә күрә алмады. Шуңа күрә Дәмәшкъкә аны җитәкләп алып килделәр. 9 Өч көн буе аның күзләре күрмәде, һәм ул ашамады да, эчмәде дә. 10 Дәмәшкътә Һанани исемле бер шәкерт бар иде. Аллаһыдан иңгән күренештә Хаким Гайсә аңа: – Һанани! – дип эндәште. – Әйе, Хакимем, – диде ул. 11 – Туры урам дип аталган урамга бар. Яһүдә яши торган йортка кереп, Шаул исемле тарслыны сора. Ул хәзер дога кыла. 12 Аллаһыдан иңгән күренештә Һанани исемле берәүнең үз янына килүен һәм, Шаулның күзләре янә күрә башласын өчен, аның үз өстенә кулларын куюын күрде, – диде аңа Хаким Гайсә. 13 – Хакимем! Мин ул адәмнең Иерусалимдә изгеләреңә никадәр явызлыклар кылуы турында күп кешеләрдән ишеттем. 14 Исемеңне телгә алып, Сиңа мөрәҗәгать итүчеләрнең барысын монда да кулга алырга аның баш руханилардан вәкаләте бар, – дип әйтте Һанани. 15 Әмма Хаким аңа: – Бар, Мин аны, чит халыкларга һәм патшаларга, шулай ук Исраил халкына исемемне таныту өчен, коралым итеп сайладым. 16 Аңа исемем хакына күпме газап чигәргә тиешлеген күрсәтермен, – диде. 17 Һанани китте дә, шул йортка килеп, Шаул өстенә кулларын куйды. – Шаул туган! Күзләрең күрә башласын өчен һәм сине Изге Рух белән сугарырга дип, Хакимебез – сиңа юлда күренгән Гайсә – мине яныңа җибәрде, – диде Һанани. 18 Шундук, күзләрен каплап торган тәңкәләр коелып төшкәндәй, Шаул тагын күрә башлады. Ул урыныннан торды һәм суга чумдыру йоласын үтәде. 19 Ашап алганнан соң, аңа янә көч керде. Шаул берничә көн шәкертләр белән бергә Дәмәшкътә булды. 20 Ул шундук: «Гайсә – Аллаһы Углы», – дип, яһүдиләрнең гыйбадәтханәләрендә сөйләп йөри башлады. 21 Аның сүзләрен ишеткән бар кеше, хәйран калып: – Иерусалимдә шул исемне телгә алып мөрәҗәгать итүчеләрне юкка чыгарырга тырышкан кеше түгелме соң бу? Монда да ул аларны, кулга алып, баш руханиларга тапшыру өчен килмәдеме икән? – диде. 22 Ә Шаул кодрәтләнгәннән кодрәтләнде. Гайсәнең Мәсих икәнлеген исбат итеп йөреп, Дәмәшкътә яшәүче яһүдиләрне аптырашка төшерде. 23 Берникадәр вакыттан соң, яһүдиләр аны үтерергә сүз куештылар, 24 әмма Шаул аларның бу ниятен белеп алды. Алар аны үтерү өчен, көне-төне шәһәр капкаларын күзәтеп тордылар, 25 ләкин шәкертләр Шаулны бер төндә, шәһәр дивары аркылы кәрзингә утыртып төшерделәр. Шаул Иерусалимдә 26 Иерусалимгә килгәч, Шаул шәкертләргә кушылырга тырышты, әмма барысы да аңардан курыктылар, аның Гайсә шәкерте булуына ышанмадылар. 27 Барнаб исә Шаулны рәсүлләр янына алып килде һәм аның юлда Хаким Гайсәне күрүен, Хакимнең аңа нәрсәләр әйтүен, аның Дәмәшкътә Гайсә исеме хакында кыюлык белән хәбәр иткәнен аларга сөйләп бирде. 28 Шаул шәкертләр белән калды һәм Иерусалимдә Хаким Гайсә исеме хакында кыюлык белән хәбәр итеп йөрде. 29 Шулай ук ул грекча сөйләшүче яһүдиләр белән күп тапкырлар очрашып сөйләште, бәхәсләште. Ә алар аны үтерергә тырыштылар. 30 Имандашлар, бу хакта белеп алгач, аны Кайсариягә озаттылар, ә аннан Тарска җибәрделәр. 31 Бөтен Яһүдиядә, Гәлиләядә һәм Самареядә иман итүчеләр бердәмлеге өчен тыныч заманнар килде. Бердәмлек ныгыды, Хаким Гайсәгә карата тирән хөрмәт белән яшәде. Изге Рухның дәртләндерүе белән имандашларның саны арта барды. Петер Лүддә һәм Яфу шәһәрләрендә 32 Бик күп җирләрдә йөреп чыкканнан соң, Петер Аллаһының Лүддәдә яшәүче изгеләре янына килде. 33 Анда ул сигез ел буе авырып ятучы, паралич суккан Айнеас исемле бер кешене очратты. 34 – Айнеас! Сине Гайсә Мәсих савыктыра. Урыныңнан тор да түшәгеңне җыеп куй, – диде аңа Петер. Ул шундук торды. 35 Лүддәдә һәм Шаронда яшәүче бар халык, савыккан кешене күреп, Хаким Гайсәгә иман китерделәр. 36 Яфу шәһәрендә Табита (грек телендә «Доркәс») исемле бер шәкерт хатын бар иде. Ул һәрвакыт яхшы эшләр кылды, фәкыйрьләргә ярдәм итте. 37 Шул көннәрдә ул хатын авырып вафат булды. Аны юып, югары каттагы бер бүлмәгә урнаштырдылар. 38 Лүддә Яфуга якын булганлыктан, шәкертләр Петернең анда икәнен ишеттеләр һәм, аның үзләре янына тизрәк килүен үтенеп, Петер янына ике кешене җибәрделәр. 39 Петер алар белән бергә Яфуга килде, һәм аны югары каттагы бүлмәгә алып керделәр. Барлык тол хатыннар, Петер янына килеп, елый-елый, Доркәс теккән күлмәкләрне, киемнәрне күрсәттеләр. 40 Бүлмәдән бөтен кешеләрне чыгарып җибәргәч, Петер тезләнеп дога кылды һәм, мәеткә таба борылып: – Табита, тор! – диде. Хатын күзләрен ачты һәм Петерне күргәч торып утырды. 41 Петер, кулын биреп, аны торгызды һәм изгеләрне, тол хатыннарны чакырып, Табитаны алар каршына тере килеш бастырып куйды. 42 Бу хәл бөтен Яфу халкына билгеле булды, һәм күпләр Хаким Гайсәгә иман китерделәр. 43 Петер Яфуда Шимун исемле күнче йортында шактый вакыт яшәде. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia