Рәсүлләр 7 - Изге ЯзмаЭстефән Югары киңәшмә алдында 1 Олуг рухани Эстефәннән: – Бу гаепләүләр дөресме? – дип сорады. 2 – Туганнар һәм өлкәннәр! – дип башлады сүзен Эстефән. – Тыңлагыз! Атабыз Ибраһим Харан шәһәренә күчеп килгәнче, Месопотамиядә аңа шөһрәтле Аллаһы күренгән 3 дә: «Үзең яши торган җирне һәм туганнарыңны калдыр, Мин күрсәтәчәк җиргә кит», – дигән. 4 Шуннан соң Ибраһим, килданиләр төбәгеннән китеп, Харанга күчеп килгән. Атасы вафат булганнан соң, Аллаһы аны хәзер менә сез яши торган шушы якларга күчергән. 5 Монда аның үзенә аз гына да биләмә бирмәгән, ләкин аңа һәм аның киләчәк нәселенә бу җирне бирергә вәгъдә иткән. Ул вакытта әле Ибраһимның баласы да булмаган. 6 Аллаһы аңа: «Киләчәк нәселең чит җирдә килмешәк булыр, дүрт йөз ел буена коллыкта золым-җәбер күреп яшәр. 7 Әмма Мин аларны коллыкта тотачак халыкны хөкем итәрмен. Шуннан соң алар ул илдән чыгарлар һәм шушы җирдә Миңа хезмәт итәрләр», – дигән. 8 Шуннан соң Аллаһы Ибраһим атабыз белән килешү төзегән һәм, шул килешү билгесе итеп, сөннәткә утырту йоласын биргән. Шулай итеп, Исхак туганнан соң, сигезенче көнне атасы Ибраһим аны сөннәткә утырткан. Исхак исә Ягъкубны, ә Ягъкуб унике ыруг башлыгыбызны сөннәтләгән. 9 Ыруг башлыклары, үз энеләре Йосыфтан көнләшеп, аны Мисырга сатып җибәргәннәр. Әмма Аллаһы аның белән булган, 10 барлык хәсрәтләрдән коткарган. Йосыфны зирәк акыллы итеп, Аллаһы аңа Мисыр патшасы булган фиргавеннең илтифатлылыгын биргән. Фиргавен аны Мисырга һәм үзенең бөтен сараена идарәче итеп билгеләгән. 11 Шул дәвердә бөтен Мисыр һәм Кәнган җиренә зур михнәт – ачлык килгән, һәм аталарыбыз ризык таба алмаганнар. 12 Ягъкуб, Мисырда ашлык барлыгын ишеткәч, шунда аталарыбызны беренче тапкыр җибәргән. 13 Ә алар икенче тапкыр килгәч, Йосыф агай-энеләренә үзенең кем икәнлеген ачкан, һәм фиргавен Йосыфның гаиләсе турында шул вакытта белгән. 14 Йосыф, хәбәр җибәреп, үзенең атасы Ягъкубны һәм бөтен туганнарын, җитмеш биш җанны, үзе янына чакырып китергән. 15 Шулай итеп, Ягъкуб Мисырга күчеп килгән һәм үзе дә, аталарыбыз да үлгәнче шунда яшәгәннәр. 16 Үлгәч, аларны Шәкем шәһәренә алып килеп, Ибраһим Хамур угылларыннан көмеш түләп сатып алган кабергә күмгәннәр. 17 Аллаһының Ибраһимга биргән вәгъдәсе гамәлгә ашу вакыты якынлашкан саен, Мисырда безнең халык саны арта барган. 18 Соңыннан Мисырда Йосыфны белмәгән башка бер патша хакимлек итә башлаган. 19 Ул халкыбызга каршы бик явыз ниятле булган, яңа туган бер генә нарасый да исән калмасын өчен, аталарыбызны балаларын ташларга мәҗбүр иткән. 20 Шул вакытта Муса туган. Ул бик күркәм бала булган, аны өч ай буе үз атасы өендә тәрбияли алганнар. 21 Ә чыгарып ташланганнан соң, Мусаны фиргавен кызы тапкан һәм үз углыдай күреп тәрбияләгән. 22 Муса мисырлыларның барлык гыйлемнәрен өйрәнгән, сүздә дә, эштә дә куәтле булган. 23 Кырык яшь тулгач, аның күңелендә үз туганнары – исраилиләр янына барып килү теләге туган. 24 Алар янында булган чакта бер мисырлының исраилине рәнҗетүен күргән һәм, мисырлыны үтереп, кыйналган кеше өчен үч алган. 25 Муса үзе аркылы Аллаһының аларга котылу бирәчәген туганнарым аңларлар, дип уйлаган. Ләкин алар аңламаганнар. 26 Икенче көнне ике исраилинең сугышканын күргән. Аларны татулаштырырга теләп: «Ирләр, сез – туганнар бит, нигә бер-берегезне рәнҗетәсез?» – дигән. 27 Әмма үз иптәшен рәнҗетүче, Мусаны этеп җибәреп: «Сине башлыгыбыз һәм хөкемчебез итеп кем куйды? 28 Кичә мисырлыны үтергән кебек, әллә мине дә үтерергә телисеңме?!» – дип сораган. 29 Муса бу сүзләрне ишеткәч качып киткән һәм Мидьян җирендә килмешәк булып яши башлаган. Анда аның ике углы туган. 30 Кырык ел үткәч, Синай тавы чүлендә янып торучы күгән куагы ялкынында Мусага бер фәрештә күренгән. 31 Муса, моны күреп, бик гаҗәпләнгән. Ә инде карарга дип якынрак килгәч, Раббының: 32 «Мин – ата-бабаларыңның Алласымын. Мин – Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб Алласы» дигән авазын ишеткән. Муса куркуыннан калтыранып күтәрелеп карарга да батырчылык итә алмаган. 33 Ә Раббы аңа: «Аяк киемеңне сал, чөнки син басып торган урын – изге җир. 34 Мин халкымның Мисырда җәберләнүен чыннан да күрдем, сыкрануын ишеттем һәм аны азат итү өчен иңдем. Юлга чык, Мин сине Мисырга җибәрәм», – дигән. 35 «Сине безгә башлык һәм хөкемче итеп кем куйды?» – дип исраилиләр кире каккан шул Мусаны, Аллаһы күгән куагында күренгән фәрештә аркылы, башлык һәм азат итүче итеп җибәргән. 36 Мисырда, Кызыл диңгездә һәм кырык ел буена чүлдә могҗизалар, илаһи билгеләр күрсәтеп, Исраил халкын ул алып чыккан. 37 Исраил халкына: «Аллаһы сезнең өчен кардәшләрегез арасыннан миңа охшаш Пәйгамбәр сайлап куячак», – дип әйтүче дә – шул Муса. 38 Синай тавында фәрештә әйткән сүзләрне чүлдә җыелган халыкка нәкъ менә ул җиткергән. Безгә тапшыру өчен, тереклек сүзләрен кабул итеп ул алган. 39 Әмма аталарыбыз, Муса әйткәнне тыңламыйча, кабат Мисырга китәргә теләгәннәр. 40 Һарунга: «Юлыбызда безне алып барачак аллалар яса. Безне Мисырдан алып чыккан Мусага нәрсә булганын белмибез», – дигәннәр. 41 Шул көннәрдә бозау кыяфәтле пот ясап, шул потка корбан китергәннәр һәм үз куллары белән ясаган әйбергә карап күңел ачканнар. 42 Ә Аллаһы алардан читкә борылган һәм аларны күктәге йолдызларга табынырга калдырган. Пәйгамбәрләр язмасында болай дип язылган: «Әй, Исраил халкы! Кырык ел буе чүлдә Миңа корбан хайваннары һәм башка бүләкләрне китердегезме?! 43 Молых илаһның чатырын, Райфан илаһыгыз йолдызын – табыну өчен үзегез ясаган шул потларны – сез күтәреп йөрдегез. Шуңа күрә Мин сезне Бабилдән дә арырак сөргенгә җибәрәчәкмен». 44 Ата-бабаларыбызның чүлдә Шаһитлык чатыры булган. Ул чатыр, Аллаһы Мусага боерганча, аңа күрсәтелгән үрнәктә ясалган. 45 Ата-бабаларыбыз ул чатырны үзләренең аталарыннан кабул итеп алганнар. Халыкларын Аллаһы куып чыгарган җирне алар Ешуа җитәкчелегендә яулап алганнар һәм чатырны шунда куйганнар. Чатыр Давыт патша көннәренә кадәр шул җирдә калган. 46 Аллаһы Давытны үз иткән. Давыт Ягъкубның Алласына яшәү өчен урын табып бирергә рөхсәт сораган. 47 Ә йортны Аллаһыга Сөләйман салган. 48 Әмма Хак Тәгалә кул белән ясалган корылмаларда яшәми. Пәйгамбәр әйткәнчә: 49 «Күк – Минем тәхетем, җир – аякларым баскан урындыр, – ди Раббы. – Нинди йорт сала аласыз сез Миңа?! Нинди урын Миңа торак була ала?! 50 Һәммәсен боларның булдырмадымы әллә Минем кулларым?» 51 Үҗәт халык! Йөрәкләрегез белән дә, колакларыгыз белән дә сөннәтсез адәмнәр! Сез аталарыгыз кебек үк һәрвакыт Изге Рухка каршы киләсез. 52 Ата-бабаларыгыз эзәрлекләмәгән берәр пәйгамбәр калдымы икән? Алар Хак Затның киләчәген алдан хәбәр итүчеләрне үтергәннәр, ә хәзер сез Аның Үзенә хыянәт иттегез һәм үтердегез. 53 Сез фәрештәләр аркылы Канунны кабул итеп алдыгыз, ләкин аны үтәмәдегез. Эстефәннең үтерелүе 54 Шушы сүзләрне ишеткәч, Киңәшмәдә утыручылар ачуларыннан тешләрен шыкырдаттылар. 55 Изге Рух белән тулы булган Эстефән исә, күккә карап, Аллаһының шөһрәтен һәм Аллаһының уң ягында торган Гайсәне күрде. 56 – Менә мин ачылган күкләрне һәм Аллаһының уң ягында басып торучы Адәм Углын күрәм, – диде ул. 57 Ә тегеләр, колакларын томалап, акыра-акыра, барысы бергә Эстефәнгә ташландылар. 58 Шәһәрдән алып чыгып, аңа ташлар ата башладылар. Шаһитлар исә үз киемнәрен Шаул исемле бер егет янына куеп тордылар. 59 Алар ташлар аткан вакытта, Эстефән, дога кылып: – Хакимем Гайсә, минем рухымны кабул ит, – диде. 60 Тезләренә егылып, көчле тавыш белән: – Хакимем! Моны аларга гөнаһ дип санама, – диде. Шуларны әйтеп, ул җан бирде. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia