Рәсүлләр 4 - Изге ЯзмаПетер белән Яхъя Югары киңәшмә алдында 1 Петер белән Яхъя халыкка сөйләп торганда, алар янына руханилар, саддукейлар һәм Аллаһы йортында тәртип саклаучылар башлыгы килде. 2 Аларның ачулары килгән иде, чөнки бу ике рәсүл халыкны өйрәтә һәм Гайсә үледән терелгән кебек, үлеләрнең тереләчәген хәбәр итәләр иде. 3 Петер белән Яхъяны кулга алдылар. Инде кич булганлыктан, иртәгесе көнгә кадәр аларны сак астына тапшырдылар. 4 Ә рәсүлләр сөйләгән хәбәрне тыңлаучыларның күбесе иманга килде. Имандашларның саны хәзер биш мең чамасы булды. 5 Икенче көнне Иерусалимдә яһүдиләрнең башлыклары, өлкәннәр һәм канун белгечләре җыелды. 6 Олуг рухани Һаннас, Кәяфәс, Яхъя, Искәндәр һәм олуг рухани гаиләсеннән булган башкалар да шунда иделәр. 7 Петер белән Яхъяны уртага бастырып, алардан: – Сез бу савыктыруны нинди кодрәт яки нинди исем белән эшләдегез? – дип сорадылар. 8 Шул вакыт Петер, Изге Рух белән сугарылып, аларга: – Халык башлыклары, өлкәннәр! – диде. – 9 Авыру кешегә күрсәтелгән яхшылык турында һәм аның ничек савыктырылуы хакында бүген бездән җавап таләп итәләр икән, 10 сезнең һәммәгезгә һәм бөтен Исраил халкына мәгълүм булсын: каршыгызда басып торган адәм Гайсә Мәсих – сез хачка кадаклаткан, Аллаһы тарафыннан үледән терелтелгән насаралы Гайсә Мәсих исеме белән савыктырылды. 11 Ә Гайсә ул – «сез, төзүчеләр, яраксыз дип тапкан, ләкин иң мөһим булып чыккан почмак ташы». 12 Башка беркемдә дә котылу юлы юк. Җир йөзендә кешеләргә бирелгән исемнәр арасында безне коткарырдай башка исем юк, – диде Петер. 13 Җыелган кешеләр, Петер белән Яхъяның белемсез, гап-гади кешеләр булуын аңлап, кыюлыкларына гаҗәпләнделәр. Аларның Гайсә белән бергә йөргән кешеләр икәнен таныдылар. 14 Савыккан кешенең дә алар белән бергә торуын күргәч, каршы сүз әйтә алмадылар һәм 15 аларга Югары киңәшмәдән чыгып торырга әмер бирделәр. 16 – Бу кешеләр белән нәрсә эшләргә? Алар кылган бу гаҗәеп могҗиза Иерусалимдә яшәүчеләрнең һәммәсенә билгеле, һәм без аны инкяр итә алмыйбыз. 17 Әмма бу хакта халык арасында артык сүз таралмасын өчен, аларны катгый рәвештә кисәтик: бу исем турында беркайчан да кешеләргә сөйләмәсеннәр, – дип үзара киңәшләштеләр. 18 Аларны чакырып керттеләр, Гайсә исеме турында һичнәрсә сөйләмәскә һәм өйрәтмәскә әмер бирделәр. 19 Әмма Петер белән Яхъя: – Үзегез уйлап карагыз: Аллаһының сүзен тыңлауга караганда сезнең сүзне күбрәк тыңлау Аллаһы каршында дөрес булырмы икән? 20 Без күргәннәребез һәм ишеткәннәребез турында сөйләми булдыра алмыйбыз, – дип җавап бирделәр. 21 Тегеләр исә, җәза бирерлек сәбәп таба алмыйча, тагын бер тапкыр янап, Петер белән Яхъяны чыгарып җибәрделәр. Чөнки булган хәл өчен һәммәсе Аллаһыны данлый иде. 22 Савыгу могҗизасын татыган теге кеше кырык яшьтән узган иде инде. Иман итүчеләрнең догасы 23 Азат ителгәннән соң Петер белән Яхъя, иптәшләре янына килеп, баш руханилар һәм өлкәннәр әйткән сүзләрне сөйләп бирделәр. 24 Имандашлар исә, моны ишеткәч, бердәм рәвештә көр тавыш белән Аллаһыга дога кылдылар: – Хөкемдарыбыз! Син – күкне, җирне, диңгезне һәм алардагы барлык нәрсәләрне барлыкка китерүче! 25 Син Үзеңнең хезмәтчең һәм атабыз Давыт аркылы Изге Рух аша болай дигәнсең: «Ни өчен кавемнәр котырына, халыклар ният итә юкка гына? 26 Җирдәге патшалар баш күтәрә, Раббыга вә Аның Мәсихенә каршы тупланалар бергә илбашлары». 27 Чынлап та, Һируд һәм Понти Пилат мәҗүсиләр һәм Исраил халкы белән бергә бу шәһәрдә Син май сөрткән Изге Хезмәтчең Гайсәгә каршы тупландылар. 28 Кодрәтең һәм ихтыярың белән булачагын алдан билгеләгән эшләрне алар гамәлгә ашырдылар. 29 Хәзер, Раббыбыз, аларның янауларына игътибар ит һәм колларыңа сүзеңне зур кыюлык белән сөйләргә көч бир. 30 Кулыңны суз һәм Изге Хезмәтчең Гайсә исеме белән савыктыр, галәмәтләр, могҗизалар күрсәт. 31 Дога кылып бетергәч, алар җыелып торган урын селкенеп китте, һәм барысы да Изге Рух белән сугарылдылар. Шушы хәлдән соң имандашлар Аллаһы сүзен кыюлык белән сөйли башладылар. Һәрнәрсә уртак 32 Имандашларның һәммәсе йөрәкләре һәм күңелләре белән бердәй булдылар. Берсе дә үз милкен минеке дип әйтмәде, һәрнәрсә уртак иде. 33 Рәсүлләр исә бөек көч белән Хаким Гайсәнең үледән терелеп торуына шаһитлык кылдылар, һәм Аллаһы аларның һәммәсенә Үзенең мәрхәмәтен мул итеп биреп торды. 34 Имандашлар арасында беркем дә мохтаҗ булмады, чөнки җирләре яки йортлары булганнар, аларны сатып, акчасын 35 рәсүлләр карамагына тапшыра тордылар. Һәркемгә хаҗәтенә карап бирелә иде. 36 Мәсәлән, рәсүлләр Барнаб (ягъни «Юаныч углы») дип йөрткән, Кипрда туган, Леви токымыннан Йосыф исемле бер адәмнең 37 үз җире бар иде. Ул, җирен сатып, акчасын рәсүлләргә китереп бирде. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia