Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Рәсүлләр 3 - Изге Язма


Аяклары гарип кешенең йөри башлавы

1 Шулай бер көнне көндезге өчләр тирәсендә, дога кылу вакытында, Петер белән Яхъя Аллаһы йортына килделәр.

2 Шул вакыт ул урынга аяклары тумыштан гарип бер кешене алып керделәр. Аны һәр көн Аллаһы йортының Матур дип аталган капкасы янында керүчеләрдән хәер сорау өчен утыртып калдыралар иде.

3 Ул кеше, Петер белән Яхъяның Аллаһы йортына кереп баруларын күреп, алардан хәер сорады.

4 Алар аңа игътибар белән карадылар һәм Петер: – Безгә кара, – диде.

5 Теге кеше, нәрсә булса да алырга өметләнеп, аларга текәлеп карады.

6 Әмма Петер: – Минем алтын-көмешләрем юк, ә нәрсәм бар, шуны сиңа бирәм. Насаралы Гайсә Мәсих вәкаләте белән боерам: тор һәм йөр! – диде

7 һәм аны уң кулыннан тартып торгызды. Шундук гарип кешенең аяк һәм тубыкларына көч керде.

8 Ул сикереп торды һәм йөри башлады, Аллаһыны мактый-мактый, сикерә-сикерә, алар белән бергә Аллаһы йортына керде.

9 Бар халык бу кешенең йөрүен һәм Аллаһыны мактавын күрде.

10 Кешеләр аның Матур капка янында хәер сорашып утырган адәм икәнен таныдылар, аның белән булган хәлгә хәйран калып, бик гаҗәпләнделәр.


Петернең Сөләйман әйванында сөйләгән нотыгы

11 Әлеге савыккан кеше Петер белән Яхъяны җибәрмичә тотып торган вакытта, бик нык гаҗәпләнгән халык, Сөләйман әйваны дип аталган залга йөгереп кереп, алар янына җыелды.

12 Петер, моны күреп, халыкка: – Исраил ирләре! Нигә моңа гаҗәпләнәсез? – диде. – Ник безгә текәлеп карап торасыз? Әллә без үзебезнең кодрәтебез яки диндарлыгыбыз белән аны аякка бастырган дип уйлыйсызмы?

13 Ибраһимның, Исхакның һәм Ягъкубның Алласы, безнең аталарыбызның Алласы Үзенең Хезмәтчесе Гайсәне шөһрәтле итте, ә сез Аны тотып бирдегез һәм, Пилат Аны азат итәргә уйлаганда, Пилат алдында Аңардан баш тарттыгыз.

14 Сез Изге һәм Хак Заттан ваз кичтегез, кеше үтерүчене исә иреккә чыгаруны сорадыгыз.

15 Сез тормышны Бар итүчене үтердегез, әмма Аллаһы Аны үледән терелтте. Без – моның шаһитлары, – диде Петер. –

16 Гайсәнең исеме сез күргән һәм белгән бу кешене куәтләндерде, чөнки ул аңа ышанды. Гайсә аша бирелгән иман аны каршыгызда торганда савыктырды.

17 Хәер, туганнар, мин беләм: сез моны башлыкларыгыз кебек үк белмичә эшләдегез.

18 Аллаһы Үз Мәсихенең газап чигәчәге турында барлык пәйгамбәрләр аша алдан әйткән хәбәрен шулай тормышка ашырды.

19 Ә сез гөнаһларыгыз кичерелсен өчен тәүбә итегез һәм Аллаһыга таба борылыгыз.

20 Шулай эшләсәгез, Раббыдан яңарыш заманнары килер, Ул сезгә алдан билгеләнгән Мәсихне – Гайсәне җибәрер.

21 Ә Аллаһы Үзенең изге пәйгамбәрләре аша борынгыдан сөйләгән барлык сүзләр гамәлгә ашканчы, Гайсә күктә калырга тиеш.

22 Муса болай дигән: «Раббы Аллагыз сезнең өчен кардәшләрегез арасыннан миңа охшаш Пәйгамбәр сайлап куячак. Ул сезгә нәрсә генә сөйләсә дә, сез һәммәсен тыңларга тиешсез;

23 бу Пәйгамбәрнең сүзен тыңламаган һәр кеше Аллаһы халкы арасыннан юк ителәчәк».

24 Шемуилдән башлап барлык пәйгамбәрләр бу көннәр хакында алдан хәбәр иткәннәр.

25 Сез – пәйгамбәрләрнең варислары. Аллаһы Ибраһимга: «Җир йөзендәге барлык халыклар синең нәселең аша фатиха алачак», – дип әйтеп, аталарыгыз белән килешү төзегән. Сез – шушы килешүнең мирасын кабул итүчеләр.

26 Аллаһы сезнең һәркайсыгызны яман эшләрегездән кире кайтарып, сезгә Үзенең фатихасын күндерергә тели. Шуның өчен Ул Үзенең Хезмәтчесен сайлап куйды һәм Аны иң элек сезгә җибәрде.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan