Рәсүлләр 21 - Изге ЯзмаПаул Иерусалимдә 1 Без, алар белән саубуллашып, юлга чыктык һәм туп-туры Кос утравындагы шәһәргә килдек, икенче көнне Родоста, аннары Патара утравында булдык. 2 Анда Фойникә өлкәсенә китүче кораб табып, аңа утырдык та кузгалып киттек. 3 Кипр утравын көньягыннан урап үтеп, Сүрия өлкәсенә таба йөздек. Сурда тукталыш ясадык, чөнки анда корабтан йөк бушатылырга тиеш иде. 4 Шул шәһәрдәге шәкертләрне эзләп табып, яннарында җиде көн булдык. Алар, Рух аркылы Паулны кисәтеп, Иерусалимгә бармаска куштылар. 5 Китәр вакыт җиткәч, юлга чыктык. Барлык имандашлар хатыннары һәм балалары белән безне шәһәр читенә кадәр озата бардылар, ә яр буена килеп җиткәч, бөтенебез бергә тезләнеп дога кылдык. 6 Саубуллашканнан соң, без корабка утырдык, ә алар өйләренә кайтып киттеләр. 7 Без исә, юлыбызны дәвам итеп, Пытулемаис шәһәренә килеп төштек. Анда имандашлар янына барып, алар белән бер көн булдык. 8 Ә икенче көнне без Кайсариягә килдек һәм җиде ярдәмченең берсе – Яхшы хәбәрне таратучы Филип өендә тукталдык. 9 Аның кияүгә чыкмаган дүрт кызы булып, аларның пәйгамбәрлек итү сәләте бар иде. 10 Без килеп, берничә көн үткәч, Яһүдиядән Һагәб атлы бер пәйгамбәр килде. 11 Яныбызга килеп, ул Паулның билбавын алды да шуның белән үзенең кул-аякларын бәйләде. – Изге Рух болай дип әйтә: Иерусалимдәге яһүдиләр бу билбауның иясен менә шулай бәйләр һәм мәҗүсиләр кулына тапшырыр, – диде Һагәб. 12 Моны ишеткәч, без һәм анда булган башка кешеләр Паулның Иерусалимгә бармавын үтендек. 13 Әмма Паул: – Нәрсә эшлисез сез? Ник елыйсыз һәм йөрәгемне телгәлисез? Мин Хакимебез Гайсә исеме хакына Иерусалимдә тоткын булырга гына түгел, үләргә дә әзермен, – дип җавап бирде. 14 Без исә аны күндерә алмагач тынычландык та: – Раббының ихтыяры булсын! – дидек. 15 Кайсариядә бераз вакыт булганнан соң, җыенып, Иерусалимгә киттек. 16 Безнең белән бергә Кайсариядән берничә шәкерт тә барды. Алар безне бер Мынасун атлы кипрлының йортына алып килделәр һәм без аның янында тукталдык. Мынасун исә инде күптән иманга килгән шәкерт иде. Паул Ягъкуб янында 17 Иерусалимгә килгәч, андагы имандашлар безне шатланып кабул иттеләр. 18 Икенче көнне Паул Ягъкуб янына барды, без дә аңа иярдек. Анда барлык өлкәннәр җыелган иде. 19 Аларны сәламләгәннән соң, үз хезмәте аркылы Аллаһының башка халыклар арасында нәрсәләр эшләгәнлеген җентекләп сөйләп бирде. 20 Паулны тыңлагач, андагылар Аллаһыны данлады да Паулга болай дип әйтте: – Беләсеңме, имандаш, яһүдиләр арасында инде иманга килгән ничә мең кеше бар. Алар барысы да – Муса канунын бик тырышып яклаучылар. 21 Ул башка халыклар арасында яшәүче барлык яһүдиләрне угылларын сөннәткә утыртмаска һәм яһүд халкының йолаларын тотмаска өндәп, Муса кануныннан баш тартырга өйрәтә икән, дип әйткәннәр синең хакта аларга. 22 Нәрсә эшләргә инде? Әлбәттә, алар синең килүең турында ишетер. 23 Инде киңәшебез шундый: бездә нәзер кылган дүрт кеше бар, 24 аларны үзең белән ал да бергә пакьләнү йоласын үтәгез. Алар чәч алдыра алсын өчен, чыгымнарын үз өстеңә ал. Шулай барысы да синең хакта ишеткәннәренең дөрес түгеллеген һәм үзеңнең дә Канунга буйсынып яшәвеңне аңларлар. 25 Ә инде Гайсә Мәсихкә иман китергән башка халык кешеләренә килгәндә, без аларга үзебезнең карарны әйтеп хат яздык. «Потларга корбан итеп китерелгән ризыкны, канны, буып үтерелгән хайван итен ашаудан һәм җенси азгынлыктан тыелыгыз», – дидек без аларга. 26 Икенче көнне теге кешеләрне үзе белән алып, Паул алар белән бергә пакьләнү йоласын үтәде. Шуннан соң Аллаһы йортына кереп, ул пакьләнү көннәренең бетү һәм аларның һәрберсе өчен корбан китерелү вакытын игълан итте. Паулның Аллаһы йортында кулга алынуы 27 Җиде пакьләнү көне үтте дигәндә, Асия өлкәсеннән килгән берничә яһүди, Паулны Аллаһы йортында күреп, бөтен халыкны аңа каршы котырттылар һәм аны тотып алдылар да: 28 – Исраил ирләре, ярдәм итегез! Бөтен җирдә безнең халыкка, Канунга һәм бу урынга каршы өйрәтә торган кеше шушы. Шуның өстенә, яһүди булмаганнарны Аллаһы йортына алып кереп, бу изге урынны мәсхәрә итте, – дип кычкырдылар. 29 Алар аны элегрәк шәһәрдә эфесле Трофим белән бергә күргәнгә, Трофимны Аллаһы йортына Паул алып кергән дип уйладылар. 30 Бөтен шәһәрдә ыгы-зыгы купты, төрле яктан халык җыйналды. Паулны Аллаһы йортыннан сөйрәп алып чыктылар һәм шундук капкаларны бикләп куйдылар. 31 Алар аны үтермәкче булганда, гаскәриләр башлыгы бөтен Иерусалимдә буталыш башлануы турында хәбәр алды. 32 Ул шундук гаскәриләр һәм йөзбашлары белән бергә халык җыелган урынга йөгерде. Кешеләр, башлыкны һәм гаскәриләрне күреп, Паулны кыйнаудан туктадылар. 33 Гаскәриләр башлыгы якынрак килде һәм, Паулны кулга алып, ике чылбыр белән богауларга әмер бирде. – Бу кеше кем һәм ул нәрсә эшләде? – дип сорады ул. 34 Халык арасында берәүләр бер нәрсә, икенчеләре башка нәрсә кычкыра башлады. Гаскәриләр башлыгы, шундый шау-шу булганга, эшнең нәрсәдә икәнен белә алмады һәм шунлыктан Паулны ныгытмага алып барырга кушты. 35 Алар баскычка килеп җиткәндә, халык кысрыклаганлыктан, гаскәриләргә Паулны күтәреп барырга туры килде. 36 Халык төркеме: – Аңа үлем! – дип кычкыра-кычкыра ияреп барды. 37 Ныгытма эченә керер алдыннан Паул гаскәриләр башлыгына: – Сиңа бер нәрсә әйтергә мөмкинме? – диде. – Син грекча беләсеңмени? – дип гаҗәпләнде теге. – 38 Димәк, элегрәк фетнә күтәреп, дүрт мең юлбасарны чүлгә алып чыккан мисырлы син түгел? 39 – Мин – яһүди, Киликия өлкәсендәге шактый гына танылган Тарс шәһәреннән. Синнән үтенәм, халыкка сөйләргә рөхсәт итче, – диде аңа Паул. 40 Гаскәриләр башлыгы рөхсәт бирде. Паул, баскычта басып торган килеш, халыкка ишарә ясады. Тирән тынлык урнашты һәм Паул яһүд телендә сөйли башлады. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia