Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Рәсүлләр 20 - Изге Язма


Паулның Македуниягә һәм Грециягә сәфәре

1 Чуалыш тукталгач, Паул шәкертләрне үзе янына чакырып алды, күңелләрен күтәрде һәм, аннан соң алар белән саубуллашып, Македуния өлкәсенә китте.

2 Өлкәләр аша үткәндә, имандашларны дәртләндереп, күп нәсыйхәт бирде. Паул Грециядә тукталып,

3 анда өч ай булды. Су юлы белән Сүриягә китәргә дип торганда, яһүдиләр аңа һөҗүм итәргә сүз куештылар. Шуңа күрә ул, Македуния аша кайтырга, дигән фикергә килде.

4 Аны Пур углы беруяле Сопатыр, тессалуникәлеләрдән Аристарх һәм Сикүнди, дербиле Гәй, шулай ук Тимутәй һәм асиялеләр Тухик белән Трофим озата бардылар.

5 Алдан китеп, алар безне Троас шәһәрендә көтеп тордылар.

6 Ә без, Төче күмәч бәйрәменнән соң, Филиппуйдан су юлы белән киттек һәм биш көн дигәндә алар янына Троаска килеп җиттек. Без анда җиде көн булдык.


Паулның үлгән егетне терелтүе

7 Атнаның беренче көнендә, икмәк сындырып ашау өчен, бергә җыелдык. Паул иман итүчеләр белән әңгәмә корып утырды һәм, икенче көнне китәргә ниятләгәнгә күрә, әңгәмәне төн уртасына кадәр дәвам итте.

8 Без җыелган өске каттагы бүлмәдә күп яктырткычлар яна иде.

9 Паул сөйләгән вакытта, тәрәзә төбендә утырган Әүтух исемле бер егетне йокы басты һәм ул, йоклап китеп, өченче каттан егылып төште. Аны күтәрделәр, ул үле иде.

10 Паул урамга чыкты, егетнең өстенә иелеп, аны кочаклады һәм: – Борчылмагыз, ул исән, – диде.

11 Паул янә бүлмәгә менеп, икмәк сындырып ашады, аннары тагын бик озак, таң атканга кадәр, шәкертләр белән сөйләшеп утырды һәм иртә таңнан юлга чыкты.

12 Теге егетне өенә алып киткәндә, ул тере иде. Бу хәлгә бар кешеләр бик куанды.


Троастан Милиткә

13 Без исә, Паулны көтеп тормыйча, корабка утырып, Ассус шәһәренә таба юл алдык. Паул коры җирдән барырга һәм шул шәһәрдә безгә кушылырга булды.

14 Ассус шәһәрендә очрашканнан соң, Паулны корабка алып, Митулини шәһәренә юл алдык.

15 Митулинидән киткәннең икенче көнендә Хиос утравы каршында тукталдык, ә иртәгесен Сам утравында идек һәм тагын бер көннән Милит шәһәренә килеп җиттек.

16 Паул, Асия өлкәсендә тоткарланмас өчен, Эфесне читләтеп үтәргә булды. Мөмкин булса, Илленче көн бәйрәме җиткәнче, Иерусалимдә булырга ашыга иде ул.

17 Паул, Милиттән Эфескә кешеләр җибәреп, бердәмлектәге өлкәннәрне үз янына чакыртты.

18 Алар килеп җиткәч, ул болай диде: – Асия өлкәсендә сезнең белән беренче көннән үк ничек яшәгәнемне үзегез беләсез, – диде ул аларга. –

19 Яһүдиләрнең явыз ниятләре аркасында үткән сынауларыма карамастан, тыйнаклык һәм күз яшьләре белән Хакимебез Гайсәгә хезмәт иттем.

20 Сезгә файдалы булырлык һәрнәрсәне әйтмичә калдырмадым, сезне халык алдында да, өйдән-өйгә йөреп тә өйрәттем.

21 Тәүбә итеп, Аллаһыга таба борылуның һәм Хакимебез Гайсәгә инануның кирәклеге турында яһүдиләргә дә, яһүди булмаганнарга да җитди рәвештә игълан иттем.

22 Ә хәзер, Рухның ихтыярына буйсынып, Иерусалимгә барам. Анда мине нәрсә көтәсен белмим.

23 Мин фәкать шуны беләм: булачак һәр шәһәремдә мине богаулар һәм хәсрәт көтүен раслый Изге Рух.

24 Ләкин минем өчен үз тормышымның кадере юк, тик юлымны ахырга кадәр үтәргә һәм Хакимебез Гайсәдән кабул итеп алган хезмәтне – Аллаһының мәрхәмәте турындагы Яхшы хәбәрне вәгазьләү вазифасын төгәлләргә телим.

25 Хәзер беләм: Аллаһы Патшалыгын, арагызда йөреп, вәгазьләвемне ишеткәннәрегезнең берсе дә мине башка күрмәс.

26 Шуңа күрә бүген сезгә әйтәм: әгәр берәрегез һәлак булса, сезнең каныгызда гаебем юк.

27 Мин бит сезгә Аллаһының ихтыярын тулысы белән бәян иттем.

28 Үзегез һәм Изге Рух сезне көтүче итеп куйган көтү турында кайгыртыгыз. Углының каны аша Аллаһы Үзенә алган бердәмлеккә көтүчеләр булыгыз.

29 Мин киткәннән соң, сезнең яныгызга рәхимсез, көтүгә карата аяусыз бүреләрнең киләчәген беләм.

30 Гайсә шәкертләрен үзләренә ияртү өчен, сезнең үзегезнең арагыздан да ялган сөйләүчеләр чыгачак.

31 Шуңа күрә сак булыгыз, өч ел буе сезнең һәрберегезгә күз яшьләре белән көне-төне нәсыйхәт бирүемне хәтерегездән чыгармагыз.

32 Хәзер сезне Аллаһы кулына һәм Аның мәрхәмәте турындагы сүзгә тапшырам. Ул сүз сезне тагын да ныгытырга һәм барлык изге ителгәннәр арасында сезгә мирас бирергә сәләтле.

33 Мин һичкемнең алтын-көмешен дә, киемен дә теләмәдем.

34 Үзегез беләсез, ихтыяҗларымны һәм минем белән булганнарның хаҗәтләрен менә шушы кулларым канәгатьләндерде.

35 Хакимебез Гайсәнең: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» дигән сүзләрен истә тотып, тырышлык куеп, хәлсезләргә ярдәм итәргә кирәк. Шулай эшләргә кирәклекне мин һәр эштә күрсәттем.

36 Сөйләп бетергәч, Паул, тезләнеп, алар белән бергә дога кылды.

37 Һәммәсе күз яше түкте, Паулны кочаклап үптеләр.

38 Бигрәк тә «Мине бүтән күрмәячәксез инде» дигән сүзләренә кайгырдылар. Аннары аны корабка чаклы озата бардылар.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan