Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Рәсүлләр 2 - Изге Язма


Изге Рухның иңүе

1 Илленче көн бәйрәме җиткәндә, имандашлар барысы бергә иделәр.

2 Кинәт күктән көчле җил искәнгә охшаш тавыш ишетелде һәм ул алар булган йортны тутырды.

3 Имандашлар арасында ялкын телләре кебек нәрсәләр күренде, һәм ул телләр аларның һәрберсенә берәрләп кунды.

4 Барысы да Изге Рух белән сугарылдылар һәм Изге Рух биргән сүзләр белән башка телләрдә сөйли башладылар.

5 Иерусалимдә исә җир йөзендәге һәр халыктан килгән диндар яһүдиләр яши иде.

6 Бу тавышка җыелган халык аптырады, чөнки һәркем үз телендә сөйләнүен ишетте.

7 Алар хәйран калдылар һәм, шаккатып: – Бу сөйләүчеләр барысы да Гәлиләядән түгелме соң? – диделәр. –

8 Ничек инде һәрберебез үз туган телендә сөйләүне ишетә?

9 Безнең арабызда пәртиялеләр, мадайлылар, эламлылар, Месопотамиядә, Яһүдиядә, Кәппәдүкиядә, Понтта, Асия өлкәсендә,

10 Фрүгиядә, Памфулиядә, Мисырда һәм Ливиянең Күринигә якын өлешләрендә яшәүчеләр, Римнан килүчеләр,

11 арабызда яһүдиләр һәм мәҗүсилектән яһүдиләр диненә күчкән кешеләр, критлылар һәм Гарәпләр җиреннән килгәннәр бар. Аллаһының бөек эшләре турындагы сөйләүләрен барыбыз да үз телләребездә ишетәбез!

12 Барысы да хәйран калдылар һәм, аптырашып, бер-берсенә: «Бу нәрсәне аңлата икән?» – диештеләр.

13 Ә кайберләре: «Алар шәраб эчеп исергәннәр», – дип көлделәр.


Петернең Илленче көн бәйрәмендә сөйләгән нотыгы

14 Шунда Петер унбер рәсүл белән бергә торып басты һәм кычкырып сөйли башлады: – Яһүдиләр һәм Иерусалимдә яшәүчеләр! Мин сезгә моның нәрсә икәнен аңлатырмын. Сүзләремне игътибар белән тыңлагыз, – диде ул халыкка. –

15 Алар, сез уйлаганча, исерек түгел, хәзер сәгать иртәнге тугызынчы гына бит әле.

16 Бу – Йоил пәйгамбәр аркылы алдан әйтелгән хәл:

17 «Соңгы көннәрдә, – ди Аллаһы, – һәр кешегә Мин Үземнең Рухымны яудырырмын: угылларыгыз вә кызларыгыз пәйгамбәрлек кылыр, егетләрегезгә Аллаһыдан күренешләр иңәр, өлкәннәрегез гаиптән хәбәр бирүче төшләр күрер.

18 Ул көннәрдә кол ирләр белән кол хатыннарыма да Үземнең Рухымны яудрырмын, һәм алар пәйгамбәрлек кылыр.

19-20 Раббының бөек вә шөһрәтле көне җитәр алдыннан югарыда, күктә, – могҗизалар, түбәндә, җирдә, галәмәтләр күрсәтермен: кан, ут вә төтен баганалары күренер, кояш каралыр, ай исә кан төсенә керер.

21 Раббы исемен телгә алып, Аңа мөрәҗәгать иткән һәркем котылачак».

22 Исраилиләр! Бу сүзләрне тыңлагыз: белгәнегезчә, Аллаһы сезнең арагызда Гайсә аркылы кодрәтле эшләр, могҗизалар, галәмәтләр кылды һәм шул эшләре белән насаралы Гайсәнең сезнең өчен сайланган Зат икәнен исбат итте.

23 Аллаһының алдан билгеләнгән максаты һәм алдан белеп торуы белән сезнең карамакка бирелгән шушы Кешене канунсызлар кулы белән хачка кадаклап үтердегез.

24 Әмма Аллаһы, үлем богауларын өзеп, Гайсәне үледән терелтте, чөнки үлемнең Аны тотып калырга көче җитмәде.

25 Давыт Аның хакында болай дигән иде: «Мин Раббыны һәрвакыт Үз алдымда күрдем. Ул Минем уң ягымда, кымшанмам шуңа күрә.

26-27 Җанымны үлеләр дөньясында калдырмассың Син, Үз Изгеңне кабердә черетмәссең Син. Шуңа күрә куана Минем күңелем, шатлана Минем телем, өмет баглап яшәр хәтта Минем бәдәнем.

28 Тормыш бирә торган юлны күрсәттең Син Миңа. Миңа шатлык иңдерерсең Үз каршыңда».

29 Туганнар! Ыругыбыз башлыгы Давыт хакында кыюлык белән сезгә шуны әйтә алам: ул үлде һәм күмелде. Билгеле булганча, аның кабере бүгенге көнгә кадәр сакланган.

30 Ә Аллаһы Давытның нәсел орлыгыннан берәүне аның тәхетенә утыртырга ант иткән. Давыт бу ант турында белеп һәм пәйгамбәр буларак,

31 Мәсихнең үледән тереләчәге, Аның үлеләр дөньясында калдырылмаячагы һәм тәненең черемәячәге хакында алдан белеп әйткән.

32 Аллаһы шушы Гайсәне үледән терелтте, һәм без һәммәбез – моның шаһитлары.

33 Шулай итеп, Аллаһы Аны Үзенең уң ягына күтәргәч, Ул, Атасыннан вәгъдә ителгән Изге Рухны кабул итеп, өстебезгә сез хәзер күреп һәм ишетеп торган бүләкне койды.

34-35 Давыт үзе күккә күтәрелмәгән, әмма ул болай дигән: «Раббы әйтте минем Хакимемә: „Дошманнарыңны аяк астыңа баскыч басмасы итеп түндергәнче, уң ягымда утыр“».

36 Шуңа күрә бөтен Исраил халкы моның дөреслеген белсен: Аллаһы сез хачка кадаклаган бу Гайсәне Хаким һәм Мәсих итте, – диде Петер.

37 Тыңлаучылар ишеткән бу сүзләр йөрәкләренә барып кадалды: – Туганнар, безгә нәрсә эшләргә соң инде? – диделәр алар Петергә һәм башка рәсүлләргә.

38 – Һәркайсыгыз, гөнаһларыгыз кичерелсен өчен, тәүбә итеп, Гайсә Мәсих исеме белән суга чумдыру йоласын үтәгез, һәм сез Изге Рухны бүләк итеп алырсыз.

39 Бу вәгъдә Раббы Аллабыз Үзенә чакырган һәркемгә – сезгә, балаларыгызга һәм еракта яшәүче барлык кешеләргә дә бирелгән, – дип җавап бирде Петер.

40 Ул тагын да күбрәк дәлилләр китереп: – Бу бозык буыннан котылыгыз, – дип өндәде.

41 Аның сүзләрен кабул итүчеләр суга чумдырылдылар, һәм иман итүчеләргә ул көнне өч меңгә якын кеше кушылды.


Имандашларның бердәм тормышы

42 Имандашлар рәсүлләрнең өйрәтүләрен һәрвакыт кабул итеп, бер-берсе белән аралашып яшәделәр, бергә икмәк сындырдылар һәм бергәләп дога кылдылар.

43 Рәсүлләр аркылы күп могҗизалар һәм галәмәтләр күрсәтелде, бу исә һәркемнең күңелендә курку хисе уятты.

44 Барлык иман итүчеләр бергә булдылар һәм һәрнәрсә алар өчен уртак иде.

45 Хуҗалыкларын һәм милекләрен сатып, һәркемнең хаҗәтенә карап, үзара бүлештеләр.

46-47 Алар һәр көн даими рәвештә Аллаһы йортында бердәм җыелдылар, өйләрендә Аллаһыны мактап, шат һәм ихлас йөрәктән икмәк сындырып, ризыкны бергәләп ашадылар. Бар халык аларны ярата иде, Раббы исә коткарылучыларның санын һәр көн саен арттырып торды.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan