Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Рәсүлләр 19 - Изге Язма


Паул Эфестә

1 Апуллус Көринттә вакытта, илнең таулы урыннары аша үтеп, Паул Эфескә килде. Анда берничә шәкертне очратты.

2 – Сез иманга килгәндә, Изге Рухны кабул иттегезме? – дип сорады ул алардан. – Изге Рух хакында безнең ишеткәнебез дә юк, – диделәр аңа.

3 – Сез нинди чумдыру йоласын үтәдегез соң? – Яхъя кылган чумдырылуны, – дип җавап бирделәр шәкертләр.

4 – Яхъя кылган чумдырылу гөнаһларыннан тәүбә итүче кешеләр өчен иде. Ул кешеләрне үзеннән соң Килүчегә, ягъни Гайсәгә иман китерергә өндәде, – диде аларга Паул.

5 Моны ишеткәч, алар Хаким Гайсә исеме белән суга чумдырылдылар.

6 Шунда Паул алар өстенә кулларын куйды да шәкертләргә Изге Рух иңде һәм алар таныш булмаган телләрдә сөйли һәм пәйгамбәрлек итә башладылар.

7 Анда уникеләп кеше бар иде.

8 Паул өч ай буе, гыйбадәтханәгә йөреп, әңгәмәләр корды, кешеләргә Аллаһы Патшалыгы турында тәвәккәллек белән һәм ышандырырлык итеп сөйләде.

9 Әмма кайберәүләр, усалланып һәм иман китерергә теләмичә, җыелган халык алдында Хаким Гайсәнең юлын яманладылар. Шуңа күрә Паул алардан китте һәм шәкертләрне үзе белән алып, Туран атлы берәүнең дәресләр уза торган бер зур бүлмәсендә һәр көн әңгәмәләр корып утырды.

10 Ике ел буе шулай дәвам итте. Шунлыктан Асия өлкәсендә яшәүчеләрнең һәммәсе – яһүдиләр дә, яһүди булмаганнар да – Раббы сүзен ишеттеләр.


Ә сез кемнәр?

11 Аллаһы Паулның куллары белән искитәрлек кодрәтле эшләр кылды.

12 Хәтта элек Паулның тәненә тиеп алган кулъяулыкларны, билбауларны авырулар өстенә салдылар һәм шуннан соң авырулар савыкты, алардан явыз рухлар чыкты.

13 Кайбер ырымчы илгизәр яһүдиләр дә, җенлеләрдән явыз рухларны куып чыгарырга теләп: – Мин сезгә Паул вәгазьләгән Гайсә вәкаләте белән боерык бирәм, – дип, Хаким Гайсәнең исемен кулланырга тырыштылар.

14 Яһүдиләрнең Эскевә атлы бер баш руханиеның җиде углы да шулай эшләде.

15 Әмма явыз рух: – Гайсәне беләм, Паул да миңа таныш, ә сез кемнәр? – дип җавап бирде.

16 Шунда явыз рухлы кеше аларга ташланды һәм аларны шундый итеп кыйнады ки, тегеләр ул йорттан киемнәре ертылган, яраланган хәлдә чыгып качтылар.

17 Бу вакыйга Эфестә яшәүче барлык яһүдиләргә һәм башка халык кешеләренә мәгълүм булды. Бар кешеләр куркуга төште, һәм Хаким Гайсәнең исеме тагын да ныграк ихтирам ителә башлады.

18 Иманга килгәннәрнең күпчелеге үзләре кылган начар эшләрне танып сөйләп бирделәр.

19 Ә сихерчелек белән шөгыльләнүчеләрнең күбесе, үзләренең китапларын җыеп, аларны бар кеше алдында яндырды. Яндырылган китапларның бәясен исәпләделәр: бөтенесе илле мең көмеш тәңкә чыкты.

20 Раббы сүзе менә шундый көч белән таралды һәм ныгыды.


Эфестә чуалыш

21 Шушы вакыйгалардан соң Паул Македуния һәм Ахая җирләре аша Иерусалимгә барырга булды. – Иерусалимнән соң мин Римга барып күрергә тиешмен, – диде Паул.

22 Ике ярдәмчесе – Тимутәй белән Эрастыны, Македуниягә җибәреп, үзе бераз вакытка Асия өлкәсендә калды.

23 Шул көннәрдә Хаким Гайсә юлына каршы зур чуалыш булды.

24 Эфестә Димитер атлы бер көмешче бар иде. Ул греклар алиһәсе Артемиданың изге йортының көмеш сурәтен ясый, шушы эш белән һөнәрчеләргә шактый күп табыш алырга ярдәм итә иде.

25 Ул көмешчеләрне һәм башка шундый һөнәрчеләрне бергә җыйды. – Дуслар! Сез беләсез, безнең мул тормышыбыз шушы кәсепкә бәйләнгән, – диде ул. –

26 Хәлбуки, сез күрәсез һәм ишетәсез, шушы Паул, кеше кулы белән ясалган нәрсәләр илаһлар түгел, дип сөйләп, Эфестә генә түгел, ә бөтен Асия өлкәсендә диярлек күп кешеләрне инандырды һәм юлдан яздырды.

27 Бу исә кәсебебез өчен генә куркыныч түгел, бөек алиһә Артемиданың изге йортының да әһәмияте бетәр, бөтен Асия өлкәсе һәм бөтен дөнья табына торган алиһә үзенең бөеклегеннән мәхрүм ителер.

28 Шушы сүзләрне ишеткәч, һөнәрчеләрнең ачуы кабарды: – Эфеслеләрнең Артемидасы бөек! – дип кычкыра башладылар алар.

29 Бөтен шәһәрдә чуалыш башланды. Паулның юлдашлары – македунияле Гәй һәм Аристархны тотып алып, барысы бергә тамаша урынына омтылдылар.

30 Паул халык төркеме алдына чыгарга теләгән иде, ләкин шәкертләр аны җибәрмәделәр.

31 Шулай ук Паулның дуслары булган Асия өлкәсенең кайбер башлыклары да, кешеләр артыннан хәбәр җибәреп, аның тамаша урынында күренмәвен үтенделәр.

32 Халык җыелган урында берәүләр бер нәрсә, икенчеләр башка нәрсә кычкырды. Җыелышта тәртипсезлек хөкем сөрде, андагыларның күбесе ни өчен җыелганнарын да белмиләр иде.

33 Кайберәүләр Искәндәр исемле бер кешене гаепле дип уйладылар, чөнки яһүдиләр аны халык алдына чыгарга мәҗбүр иттеләр. Искәндәр, халыкка сөйләргә теләп, кулы белән ишарә ясады.

34 Аның яһүди икәнлеген белеп алгач, һәммәсе бер тавыштан: – Эфеслеләрнең Артемидасы бөек! – дип кычкыра башладылар. Алар ике сәгать буе диярлек шулай кычкырып тордылар.

35 Ниһаять, шәһәр сәркатибе, халыкны тынычландырып: – Эфеслеләр! Бөек алиһә Артемиданың изге йортын һәм күктән төшкән изге ташны саклаучы шәһәр Эфес икәнен кем генә белми? – диде. –

36 Моның шулай икәнлеге бәхәссез икән, сез тыныч булырга һәм дуамал эш итмәскә тиеш.

37 Сез тотып китергән бу кешеләр Артемиданың изге йортын да таламаган, сезнең алиһәгезне дә хурламаган.

38 Димитернең һәм аның белән булган башка һөнәрчеләрнең кемгә дә булса дәгъвасы бар икән, моның өчен мәхкәмәләр һәм өлкә башлыклары бар. Шунда барып, бер-берсенә шикаять белдерсеннәр.

39 Әгәр тагын сорауларыгыз бар икән, сез аларны кануни халык җыелышында күтәрә аласыз.

40 Бүгенге вакыйга аркасында безнең фетнә куптаруда гаепләнү куркынычыбыз бар. Ә бит мондый чуалышны акларлык һичбер дәлилебез юк. Шундый сүзләр әйтеп, шәһәр сәркатибе җыелышны таратты.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan