Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Рәсүлләр 16 - Изге Язма


Тимутәйнең Паулны озатып баруы

1 Шуннан соң Паул Дербигә, ә аннары Лустрага килде. Анда Тимутәй атлы бер шәкерт бар иде. Аның анасы – Гайсәгә иман итүче яһүди, ә атасы грек иде.

2 Лустрадагы һәм Икүниундагы имандашлар Тимутәй турында яхшы сүзләр генә сөйләделәр.

3 Паул аның үзе белән юлга чыгуын теләде, шуңа күрә аны сөннәткә утыртты. Ул бу эшне анда яшәүче яһүдиләр хакына эшләде, чөнки барысы да атасының грек икәнен беләләр иде.

4 Шәһәрләр аша үткәндә, алар иман итүчеләргә Иерусалимдәге рәсүлләр һәм өлкәннәр тарафыннан чыгарылган карарларны тапшырдылар, аларны үтәргә үгетләделәр.

5 Бердәмлекләр иманда ныгыды һәм көннән-көн иман итүчеләрнең саны арта барды.


Паулның Македуния өлкәсенә чакырылуы

6 Паул һәм аның белән булган кешеләр Фрүгия һәм Гәләтия аша киттеләр, чөнки Изге Рух аларга Асия өлкәсендә Аллаһы сүзен хәбәр итәргә рөхсәт итмәде.

7 Мусия төбәгенә килгәч, алар Битуния төбәгенә барырга булдылар, әмма Гайсәнең Рухы аларны җибәрмәде,

8 һәм алар Мусияне узып, Троас шәһәренә килделәр.

9 Төнлә Паулга Аллаһыдан шундый бер күренеш иңде: македунияле берәү Паул каршында басып тора. Ул: «Македуниягә кил һәм безгә ярдәм ит», – дип ялвара.

10 Шушы күренештән соң, Аллаһы безне шунда Яхшы хәбәрне сөйләргә чакыра, дигән нәтиҗәгә килеп, шундук Македуниягә китәргә булдык.


Лудиянең Хаким Гайсәгә иман китерүе

11 Троастан су юлы белән китеп, без туп-туры Самутрәки утравына, ә икенче көнне Неаполис шәһәренә килдек.

12 Аннары Македуниянең беренче өлешендәге Рим хакимлегендәге Филиппуй шәһәренә юл тоттык. Без бу шәһәрдә берничә көнгә тукталдык.

13 Шимбә көнне, шәһәрдән чыгып, елга буена киттек, чөнки дога кылу урынын шунда дип уйладык. Без анда җыелган хатын-кызлар белән сөйләшеп утырдык.

14 Анда Түәтәйрә шәһәрендә куе кызыл төстәге кыйммәтле тукымалар сатучы, Аллаһыны хөрмәт итә торган Лудия исемле бер хатын бар иде. Паул сөйләгән сүзләргә Хаким Гайсә аның йөрәген ачты.

15 Үзе һәм өендәгеләре суга чумдыру йоласын үтәгәннән соң, ул безгә: – Мине Хаким Гайсәгә иман итүче дип санасагыз, өемә кереп, кунак булыгыз, – диде. Ул безне күндерде.


Филиппуйда тоткынлыкта

16 Бер көнне дога кылу урынына барганда, безгә күрәзәче рухлы бер хезмәтче кыз очрады. Ул, күрәзәлек итеп, үзенең хуҗаларына күп табыш китерә икән.

17 Паул артыннан һәм безнең арттан: – Бу кешеләр – Аллаһы Тәгалә коллары, алар сезгә котылу юлын күрсәтәләр, – дип кычкырып барды кыз.

18 Ул берничә көн шулай эшләде. Ниһаять, Паулның түземлеге бетте һәм ул, борылып, рухка: – Гайсә Мәсих вәкаләте белән сиңа аның эченнән чыгарга боерам, – диде. Һәм рух шундук чыкты.

19 Кызның хуҗалары, табыш чыганагы юкка чыгуын аңлагач, Паул белән Силасны тотып алдылар һәм мәйданга шәһәр башлыклары каршына өстерәп алып киттеләр.

20-21 Аларны идарәчеләр янына китерделәр һәм: – Бу кешеләр – яһүдиләр. Алар безгә, римлыларга, кабул итәргә дә, башкарырга да ярамаган йолаларны вәгазьләп, шәһәрдә тынычсызлык тудыралар, – диделәр.

22 Халык та Паул белән Силаска каршы чыккан кешеләргә кушылды. Шәһәр идарәчеләре аларның киемнәрен йолкып салдырдылар һәм таяк белән кыйнарга боердылар.

23 Нык кына кыйнаганнан соң, аларны зинданга ташладылар һәм зиндан каравылчысына тоткыннарны бик нык итеп сакларга әмер бирделәр.

24 Шундый әмер алгач, каравылчы аларны зинданның эчке бүлмәсенә япты да аякларын агач богауларга беркетеп куйды.

25 Төн уртасындарак Паул белән Силас дога кылдылар, Аллаһыны мактап, мәдхияләр җырладылар, ә тоткыннар аларны тыңлап утырдылар.

26 Кинәт бик нык итеп җир тетрәде, хәтта зинданның нигезе селкенеп куйды. Шундук һәммә ишекләр ачылды, барысының да аякларыннан богаулары төшеп китте.

27 Зиндан каравылчысы йокысыннан уянды да ишекләрнең ачык булуын күреп, тоткыннар качкандыр, дип уйлады һәм, кылычын чыгарып, үзен-үзе үтерергә теләде.

28 Әмма Паул: – Үзеңә һичбер явызлык эшләмә, чөнки без барыбыз да монда, – дип кычкырды.

29 Каравылчы ут сорап алды да бүлмә эченә йөгереп керде һәм, калтыранып, Паул белән Силас алдына егылды.

30 Ул аларны тышкы якка алып чыкты. – Әфәнделәрем! Котылу өчен миңа нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорады ул алардан.

31 Алар болай дип җавап бирделәр: – Хаким Гайсәгә иман китер. Шулай эшләсәң, үзең дә котылырсың, бөтен өең дә котылыр.

32 Аңа һәм өендә булганнарның барысына Раббы сүзен вәгазьләделәр.

33 Шул ук сәгатьтә төнлә белән каравылчы аларның җәрәхәтләрен юды. Шундук ул үзе һәм өендәгеләр барысы да суга чумдыру йоласын үтәделәр.

34 Үзенең өенә алып килеп, аларга табын тәкъдим итте һәм Аллаһыга иман китергәне өчен бөтен йорты белән куанды.

35 Көн тугач, шәһәр идарәчеләре хезмәтчеләрен аларны азат итәргә дигән боерык белән җибәрделәр.

36 Зиндан каравылчысы бу турыда Паулга: – Шәһәр идарәчеләре сезне азат итәргә дигән боерык җибәргәннәр. Барыгыз, иминлек сезгә, – диде.

37 Әмма Паул: – Безне, Рим гражданнарын, халык алдында хөкемсез кыйнадылар һәм зинданга яптылар, ә хәзер яшерен рәвештә чыгарырга телиләрме? Юк! Килсеннәр дә үзләре безне чыгарсыннар, – диде.

38 Хезмәтчеләр бу сүзләрне шәһәр идарәчеләренә җиткерделәр, ә идарәчеләр аларның Рим гражданнары икәнен ишеткәч куркып калдылар.

39 Яннарына килеп гафу үтенделәр, аларны иреккә чыгардылар һәм шәһәрдән китүләрен сорадылар.

40 Паул һәм Силас исә, зинданнан чыккач, Лудиянең йортына килделәр. Анда имандашларын очратып, аларга үгет-нәсыйхәт бирделәр һәм соңыннан юлга чыктылар.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan