Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Рәсүлләр 15 - Изге Язма


Сөннәтле булу мәҗбүриме?

1 Яһүдиядән Антиухиягә килгән ниндидер кешеләр имандашларны: – Муса кануны кушканча сөннәткә утыртылмасагыз, котыла алмыйсыз, – дип өйрәтә башладылар.

2 Паул һәм Барнаб әлеге кешеләр белән килешмәделәр һәм алар арасында зур бәхәс чыкты. Шуңа күрә Паул белән Барнабны һәм тагын берничә кешене бу мәсьәлә буенча Иерусалимгә рәсүлләр һәм өлкәннәр янына җибәрергә булдылар.

3 Шулай итеп, андагы бердәмлек аларны юлга озатты. Фойникә һәм Самарея өлкәләрен үткәндә, алар, яһүди булмаган халыкларның Аллаһыга йөз тотулары турында сөйләп, барлык имандашлар арасында зур куаныч уяттылар.

4 Иерусалимгә килеп җиткәч, аларны бердәмлек тә, рәсүлләр дә, өлкәннәр дә ачык йөз белән кабул иттеләр. Паул белән Барнаб аларга үзләре аша Аллаһының нинди эшләр башкарганы турында сөйләп бирделәр.

5 Шуннан соң фарисейлар арасыннан иманга килгән кайберәүләр, урыннарыннан торып: – Яһүди булмаганнарны сөннәткә утыртырга һәм алардан Муса канунын тотуны таләп итәргә кирәк, – диделәр.

6 Бу мәсьәләне тикшерү өчен, рәсүлләр һәм өлкәннәр бергә җыелдылар.

7 Озак бәхәсләрдән соң Петер, урыныннан торып: – Имандашлар! – дип сүз башлады. – Сез беләсез, минем аша Яхшы хәбәрне ишетеп, яһүди булмаган халыклар иманга килсеннәр өчен, Аллаһы мине сезнең арагыздан инде күптән сайлаган иде.

8 Аллаһы кеше күңелен белә һәм Ул безгә биргән Изге Рухны яһүди булмаганнарга да биреп, аларны хуплавын күрсәтте.

9 Алар белән безнең арада бернинди аерма калдырмыйча, күңелләрен иман белән сафландырды.

10 Шулай булгач, аталарыбыз да, без үзебез дә күтәрә алмаган йөкне шәкертләр җилкәсенә салып, сез хәзер ни өчен Аллаһыны сыныйсыз?

11 Ә бит без дә алар кебек үк Хакимебез Гайсәнең мәрхәмәте аркылы котылуыбызга инанабыз.

12 Бөтен җыелыш тынып калды. Барнаб белән Паул үзләре аша Аллаһының башка халыклар арасында кылган галәмәтләре һәм могҗизалары турында сөйләделәр, халык аларны тыңлады.

13 Алар сүзләрен тәмамлагач, Ягъкуб сөйли башлады: – Имандашлар, мине тыңлагыз!

14 Аллаһының яһүди булмаган халыкларны кайгыртуын беренче тапкыр күрсәтеп, алар арасыннан Үзенә Үз халкын алуы турында сөйләде Шимун.

15 Пәйгамбәрләрнең Изге язмада язган сүзләре дә моңа туры килә:

16-17 «Шуннан соң, – дигән Раббы, – Минеке дип игълан ителгән барча халыклар, кешеләрнең калганнары Раббыны эзләсеннәр дип, Мин кире кайтырмын. Давытның җимерелгән йортын яңадан торгызырмын, җимерекләрдән торгызып, әүвәлге хәленә кайтарырмын. Шулай дип әйтә Раббы!

18 Борынгыдан билгеле булган бу эшләрне Ул кыла».

19 Шуңа күрә башка халыклар арасыннан Аллаһыга таба борылучыларга кыенлык тудырырга кирәк түгел,

20 ә аларга, потларга китерелгән хәрәм нәрсәләрдән, җенси азгынлыктан, буып үтерелгән хайван итеннән һәм каннан тыелыгыз, дип язарга кирәк хатта, минемчә.

21 Элек-электән Муса кануны һәр шәһәрдә вәгазьләнеп килә, һәр шимбә гыйбадәтханәләрдә укыла бит.


Башка халыклардан булган имандашларга җавап

22 Шуннан соң рәсүлләр һәм өлкәннәр бөтен бердәмлек белән бергә үзләре арасыннан берничә кешене сайлап, Антиухиягә Паул белән Барнабка ияртеп җибәрергә карар кылдылар. Имандашлар арасында җитәкчелек итә торган Барсаб дип аталучы Яһүдәне һәм Силасны сайладылар да

23 алар белән шундый хат җибәрделәр: «Рәсүлләрдән һәм өлкәннәрдән – сезнең имандашларыгыздан – Антиухия, Сүрия һәм Киликиядәге башка халыклардан булган имандашларга сәлам.

24 Бездән килгән кешеләр, аларга шундый эшне тапшырмаган булсак та, сезне борчыганнар һәм күңелегезне тынычсызлаганнар дип ишеттек.

25-26 Шуңа күрә без, барыбызның ризалыгы белән берничә кешене сайлап, аларны сезнең янга җибәрергә дигән фикергә килдек. Алар сезнең янга үзләренең гомерләрен Хакимебез Гайсә Мәсихкә багышлаган яраткан имандашларыбыз Барнаб һәм Паул белән бергә барырлар.

27 Шуңа күрә без Яһүдәне һәм Силасны җибәрәбез, алар сезгә бу хатта язылганнарны телдән аңлатып бирерләр.

28 Изге Рух һәм без шундый карарга килдек: хәзер язылачак таләпләрдән башка сезнең өскә һичнинди йөк салырга кирәк түгел.

29 Потларга корбан итеп китерелгән ризыктан, каннан, буып үтерелгән хайван итеннән һәм җенси азгынлыктан тыелыгыз. Үзегезне шушы эшләрдән сакласагыз, бик яхшы булыр. Сәламәт булыгыз!»

30 Шулай итеп, җибәрелгән имандашлар Антиухиягә килеп җиттеләр һәм, андагы бердәмлекне җыеп, хатны тапшырдылар.

31 Хатны укыгач, барысы да бу юанычлы хәбәргә куандылар.

32 Яһүдә һәм Силас, үзләре пәйгамбәр буларак, бик күп сүзләр әйтеп, имандашларны рухландырдылар һәм ныгыттылар.

33 Шул рәвешле Антиухиядә күпмедер вакыт булганнан соң, имандашлар, иминлек теләп, аларны үзләрен җибәргән кешеләр янына озаттылар. [

34 Әмма Силас Антиухиядә калырга булды.]

35 Паул белән Барнаб исә Антиухиядә калдылар. Алар күп кешеләр белән бергә Раббы сүзен өйрәттеләр һәм вәгазьләделәр.


Паул белән Барнабның юллары аерылу

36 Берникадәр вакыт үткәннән соң, Паул Барнабка: «Әйдә, без Раббы сүзен вәгазьләп йөргән барлык шәһәрләрдәге имандашлар янына барып, аларның хәлләрен белик», – диде.

37 Барнаб исә Марк исемле Яхъяны да үзләре белән алырга теләде.

38 Әмма Паул аны алырга теләмәде, чөнки Яхъя Памфулиядә алардан аерылып калган һәм тапшырылган эшне башкарып чыгарга ярдәм итмәгән иде.

39 Паул белән Барнаб арасында җитди каршылык туды һәм алар икесе ике якка китәргә булдылар: Барнаб, Маркны алып, су юлы белән Кипрга китте.

40 Ә Паул үзенә Силасны сайлап алды һәм имандашлар аны Раббы мәрхәмәтенә тапшырганнан соң юлга чыкты,

41 бердәмлекләрне ныгытып, Сүрия һәм Киликия өлкәләре аша үтте.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan