Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Рәсүлләр 14 - Изге Язма


Паул белән Барнаб Икүниун шәһәрендә

1 Икүниунда Паул белән Барнаб, гадәттәгечә, яһүдиләр гыйбадәтханәсенә керделәр. Аларның тәэсирле итеп сөйләүләреннән бик күп яһүдиләр һәм башка халык кешеләре иманга килделәр.

2 Ә иманга килмәгән яһүдиләр яһүди булмаганнарны иманга килгән туганнарына каршы котырттылар.

3 Паул белән Барнаб анда шактый озак вакыт булдылар, Хаким Гайсә турында тәвәккәллек белән вәгазьләделәр. Ә Хаким, Үзенең мәрхәмәте хакындагы хәбәрне раслап, аларның кулы белән галәмәтләр һәм могҗизалар кылды.

4 Шәһәрдәге халык икегә бүленде: бер өлеше – яһүдиләр, икенчеләре рәсүлләр ягында булды.

5 Яһүди булмаганнар һәм яһүдиләр, үзләренең башлыклары белән берлектә, рәсүлләргә һөҗүм итеп, ташлар атып үтерергә булдылар.

6 Ә рәсүлләр бу хакта ишеткәч, Лукәүниягә качып киттеләр. Андагы Лустра, Дерби шәһәрләрендә һәм шул тирәдәге җирләрдә

7 халыкка Яхшы хәбәрне сөйләүләрен дәвам иттеләр.


Лустра шәһәрендә булган хәлләр

8 Лустра шәһәрендә аяклары йөрми торган бер кеше бар иде. Ул кеше, тумыштан ук гарип булып, беркайчан да йөри алмаган.

9 Ул да Паул сөйләгән сүзләрне тыңлап утырды. Паул аңа туп-туры карады да, шифа алачагына гарипнең ышанычы булганын күреп:

10 – Аякларыңа туры итеп бас, – дип, көчле тавыш белән әйтте. Гарип шундук сикереп торды да йөри башлады.

11 Халык исә, Паулның нәрсә эшләгәнен күреп, лукәүния телендә: – Безнең яныбызга кеше кыяфәтендә илаһлар иңде, – дип кычкыра башлады.

12 Барнабны грекларның илаһы Зевс дип, ә Паулны Гермес дип атадылар, чөнки ул күбрәк сөйли иде.

13 Шәһәр читенә урнашкан Зевс гыйбадәтханәсенең каһине исә, капка алдына үгезләр һәм чәчәк бәйләмнәре алып килеп, халык белән бергә корбан китерергә теләде.

14 Бу хакта ишеткәч, рәсүлләр өсләрендәге киемнәрен ертып төшереп, халык төркеме арасына йөгереп керделәр һәм:

15 – Кешеләр, сез нәрсә эшлисез? – дип кычкырдылар. – Без дә – сезнең кебек үк кешеләр. Без сезгә Яхшы хәбәр сөйлибез, сезне бу мәгънәсез әйберләрдән арындырырга, күк, җир, диңгез һәм алардагы барлык нәрсәләрне яраткан мәңге тере Аллаһыга таба борырга өндибез.

16 Алдагы буыннар вакытында Ул барлык халыкларга үз юллары белән барырга ирек бирде.

17 Хәер, яхшылыклар кылып, Үзен күрсәтеп торды: вакытында күкләрдән яңгыр яудырып һәм мул уңыш биреп, безне ризык белән тәэмин итте, йөрәкләребезне куаныч белән тутырып торды.

18 Шулай дип әйтеп тә, алар көчкә-көчкә генә халыкны үзләренә корбан китермәскә күндерә алдылар.

19 Шулай да Антиухиядән һәм Икүниун шәһәреннән килгән кайбер яһүдиләр халыкны рәсүлләргә каршы котырттылар. Паулны ташлар атып кыйнадылар һәм, үлде дип уйлап, шәһәр читенә чыгарып ташладылар.

20 Янына шәкертләр җыелгач исә, ул торды һәм шәһәргә китте. Икенче көнне ул Барнаб белән Дерби шәһәренә юл тотты.

21 Әлеге шәһәрдә Яхшы хәбәрне вәгазьләп, күп кешеләрне шәкерт иттеләр. Аннары Лустра, Икүниун һәм Антиухия шәһәрләренә кайттылар.

22 Шәкертләрнең күңелләрен дәртләндереп, иманда нык торырга өндәделәр. – Аллаһы Патшалыгына керү өчен, безгә күп михнәтләр чигәргә кирәк, – диделәр.

23 Һәр бердәмлектә өлкәннәрне билгеләп куйдылар һәм, ураза тотып дога кылганнан соң, аларны үзләре иман китергән Хаким Гайсәнең кулларына тапшырдылар.


Сүриядәге Антиухиягә әйләнеп кайту

24 Шуннан соң алар, Писидия аша үтеп, Памфулия өлкәсенә килделәр.

25 Пергидә Аллаһы сүзен вәгазьләгәннән соң, Атталея шәһәренә юнәлделәр.

26 Корабка утырып, Атталеядән Антиухиягә киттеләр. Үзләре әле генә төгәлләгән эшне башкару өчен, Паул белән Барнаб Аллаһының мәрхәмәтенә шушы шәһәрдә тапшырылган иделәр.

27 Антиухиягә кайтып җиткәч, алар, бердәмлекне җыеп, үзләре аша Аллаһының нәрсәләр эшләгәнен, яһүди булмаган халыкларга иман ишеген ачканын – барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирделәр.

28 Паул белән Барнаб шәкертләр янында шактый озак вакытка калдылар.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan