Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Рәсүлләр 13 - Изге Язма


Барнаб белән Шаулга изге хезмәтнең йөкләнүе

1 Антиухиядәге иман итүчеләр бердәмлегендә Барнаб, Шимун (аны тагын Нигер дип тә атыйлар), күриниле Луки, өлкә идарәчесе Һируд белән бергә тәрбияләнгән Манаин һәм Шаул исемле пәйгамбәрләр, мөгаллимнәр бар иде.

2 Алар ураза тоткан вакытта, Раббыга хезмәт иткәндә Изге Рух: – Хезмәтемне башкару өчен, Үзем сайлаган Барнаб һәм Шаулны Миңа аерып бирегез, – диде.

3 Догалар кылып, ураза тотканнан соң, пәйгамбәрләр һәм мөгаллимнәр, Барнаб белән Шаулның башларына кулларын куеп, бу икене хезмәт итү өчен җибәрделәр.


Рәсүлләр Кипрда

4 Изге Рух тарафыннан җибәрелгән Барнаб һәм Шаул Селәүкия шәһәренә килделәр, аннан су юлы белән Кипр утравына киттеләр.

5 Утраудагы Саламис шәһәренә килгәч, яһүдиләрнең гыйбадәтханәләрендә Аллаһы сүзен вәгазьләделәр. Аларга Яхъя да ярдәм итте.

6 Бөтен утрауны үтеп, Паф шәһәренә килделәр. Анда алар сихерче һәм ялган пәйгамбәр Бар-Ешуа исемле бер яһүдигә тап булдылар.

7 Ул өлкә башлыгы Серги Паул яраннарының берсе иде. Серги Паул акыллы кеше иде. Ул, Барнаб белән Шаулны сараена чакырып, Аллаһы сүзен тыңларга теләде.

8 Ә сихерче Элум (Бар-Ешуаның «сихерче» мәгънәсендәге икенче исеме), өлкә башлыгының иманга килүенә комачауларга тырышып, аларга каршы торды.

9 Изге Рух белән сугарылган Шаул, димәк, Паул, Элумга туп-туры карап:

10 – Син һәртөрле ялган һәм мәкерлелек белән тулгансың. Син – иблис углы, һәртөрле дөреслекнең дошманы! Раббының туры юлларын бозып күрсәтүдән туктамыйсыңмы син? – диде. –

11 Менә хәзер Раббының кулы синең өстеңдә: сукыраячаксың һәм билгеле бер вакытка кадәр кояшны күрмәячәксең. Кинәт Элумны томан һәм караңгылык каплап алды, һәм ул, берәрсе җитәкләп юл күрсәтмәсме икән дип, әле бер якка, әле икенче якка таба атлады.

12 Өлкә башлыгы, бу хәлне күреп, Хаким Гайсә турындагы тәгълиматның кодрәтенә таң калды һәм Хакимгә иман китерде.


Паул һәм Барнаб Антиухия шәһәрендә

13 Паул һәм аның белән бергә булганнар, Пафтан китеп, су юлы белән Памфулия өлкәсендәге Перги шәһәренә килделәр. Яхъя, алардан аерылып, Иерусалимгә кайтты,

14 ә калганнар Пергидән Писидия өлкәсендәге Антиухиягә килделәр. Шимбә көнне алар яһүдиләр гыйбадәтханәсенә кереп утырдылар.

15 Муса кануныннан һәм пәйгамбәрләр китапларыннан өзекләр укыганнан соң, гыйбадәтханә башлыклары кешеләр аша аларга: «Туганнар! Халыкка әйтергә теләгән нәсыйхәт сүзегез булса, әйтегез» дигән хәбәр тапшырдылар.

16 Паул, кулы белән ишарә итеп, тынычланырга чакырды: – Исраил ирләре һәм Аллаһыга табынучы башкалар, тыңлагыз!

17 Исраил халкының Алласы ата-бабаларыбызны сайлап алган һәм Мисыр җирендә булган чагында бу халыкны бөек иткән, Үзенең кодрәтле кулы белән аларны Мисыр җиреннән чыгарган.

18 Чүлдә Ул аларга кырык ел буе түзеп торган.

19 Аннан соң Кәнган җирендә җиде халыкны юк иттергәч, ул җирне аларга мирас итеп биргән.

20 Бу вакыйгалар чама белән дүрт йөз илле ел дәвам итә. Моннан соң, Шемуил пәйгамбәр яшәгән чорга кадәр, Аллаһы аларга хөкемчеләр биргән.

21 Аннары алар патша сораганнар, һәм Аллаһы аларга Беньямин нәселеннән булган Кыйш углы Шаулны биргән. Ул кырык ел чамасы идарә иткән.

22 Аны тәхеттән төшергәннән соң, патша итеп Давытны куйган һәм аның хакында: «Мин Үз күңелемә хуш килердәй бер ирне – Ишай углы Давытны таптым. Ул теләгән һәр эшемне башкарачак», – дигән.

23 Үз вәгъдәсе буенча Аллаһы Исраилгә Давыт нәселеннән Коткаручы Гайсәне бирде.

24 Коткаручы килер алдыннан Яхъя, тәүбә итәргә һәм суга чумдыру йоласын үтәргә өндәп, бөтен Исраил халкына вәгазь сөйләде.

25 Үз хезмәтенең ахырында Яхъя: «Сез мине кем дип уйлыйсыз? Мин – сез көткән түгел. Миннән соң бер Зат килә, мин Аның аяк киеме каешын чишәргә дә лаеклы түгелмен», – диде.

26 Туганнар! Ибраһим нәселенең балалары һәм Аллаһыга табынучы башка кешеләр! Котылу хакындагы бу хәбәр безгә җибәрелде.

27 Иерусалимдә яшәүчеләр һәм аларның башлыклары Мәсихне танымадылар, Аны хөкем итеп, пәйгамбәрләрнең һәр шимбә укыла торган сүзләрен гамәлгә ашырдылар.

28 Аны үлемгә дучар итәрдәй һичнинди гаеп тапмасалар да, Пилаттан Аның үтертелүен катгый рәвештә сорадылар.

29 Аның хакында язылганнарның бөтенесен тормышка ашыргач, Аны, агачтан төшереп, кабергә салдылар.

30 Әмма Аллаһы Аны үледән терелтеп торгызды.

31 Ул Үзе белән Гәлиләядән Иерусалимгә килгән кешеләргә күп көннәр буе күренде, хәзер ул кешеләр – халык алдында Аның шаһитлары.

32-33 Без сезгә Яхшы хәбәр алып килдек: Аллаһы аталарыбызга биргән вәгъдәсен аларның балалары – безнең өчен Гайсәне терелтеп торгызуы белән гамәлгә ашырды. Бу икенче мәдхиядә язылганча булды: «Син – Минем Углым, бүген Мин Синең Атаң булдым».

34 Гәүдәсен черетмичә, Аны үледән терелтеп торгызу турында исә Аллаһы болай дигән: «Давытка бирелгән изге һәм ышанычлы вәгъдәне сезнең өчен тормышка ашырачакмын».

35 Һәм башка бер урында: «Үз Изгеңнең гәүдәсен һичкайчан черетмәссең» – дип язылган.

36 Үз дәверендә Аллаһы ихтыяры буенча хезмәт иткәннән соң, Давыт вафат булган һәм үзенең аталары янына күмелгән. Аның гәүдәсе черегән.

37 Ә Аллаһы терелтеп торгызган Зат черемәде.

38-39 Шулай итеп, туганнар, сезгә мәгълүм булсын: бу Зат аркылы сезгә гөнаһларыгызның кичерелүе игълан ителә. Муса кануны гөнаһлардан аклану бирә алмады, ләкин ышанучы һәркем Аның аша барлык үз гөнаһларыннан аклану таба.

40 Сак булыгыз, пәйгамбәрләр әйткән сүзләр сезгә карата булмасын:

41 «Тәкәбберләр, карагыз! Таң калыгыз һәм юк булыгыз. Сез яшәгән көннәрдә Мин шундый эш эшләячәкмен ки, аны сезгә сөйләгән булсалар, сез ышанмас та идегез».

42 Паул белән Барнаб гыйбадәтханәдән чыкканда, алардан киләсе шимбәдә дә бу хакта сөйләүләрен үтенделәр.

43 Җыелыш таралганнан соң, күп яһүдиләр һәм мәҗүсилектән яһүдиләр диненә күчкән, Аллаһыны хөрмәт итә торган диндар кешеләр Паул белән Барнаб артыннан бардылар, рәсүлләр исә, алар белән әңгәмә корып, аларны Аллаһы мәрхәмәтендә торырга үгетләделәр.

44 Икенче шимбәдә бөтен шәһәр диярлек Раббы сүзен тыңларга җыелды.

45 Яһүдиләр халыкның күплеген күреп көнләштеләр һәм Паулның сүзләренә каршы яман телләнделәр.

46 Ә Паул һәм Барнаб исә кыюлык белән: – Аллаһы сүзе иң элек сезгә игълан ителергә тиеш иде, – диделәр. – Әмма сез аны кире кагасыз һәм шуның белән үзегезне мәңгелек тормышка лаек түгел дип саныйсыз. Шуңа күрә без башка халыкларга таба борылабыз.

47 Чөнки Раббы безгә «Синең аша котылу җирнең читләренә барып җитсен дип, Мин Сине башка халыкларга яктылык чыганагы итеп куйдым» дигән әмер бирде.

48 Яһүди булмаган кешеләр Паул белән Барнаб әйткән сүзләрне ишетеп куандылар һәм Раббыны сүзе өчен данладылар. Мәңгелек тормыш өчен сайлап алынганнарның барысы да иман китерделәр.

49 Раббы сүзе шул тирәдәге бар җирләргә таралды.

50 Әмма яһүдиләр атаклы гаиләләрдән булган диндар хатыннарны һәм шәһәрдәге җитәкчеләрне Паул белән Барнабка каршы котыртып эзәрлекли башладылар һәм үз җирләреннән кудырттылар.

51 Паул белән Барнаб исә, аларга каршы шаһитлык билгесе итеп, аякларындагы тузанны кактылар һәм Икүниун шәһәренә киттеләр.

52 Ә шәкертләр куаныч һәм Изге Рух белән сугарылдылар.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan