Рәсүлләр 12 - Изге ЯзмаПетернең кулга алынуы 1 Шул вакытларда Һируд патша иман итүчеләр бердәмлегендәге кайбер кешеләрне эзәрлекли башлады. 2 Яхъяның бертуганы Ягъкубны кылыч белән чабып үтертте. 3 Бу эшнең яһүдиләргә ошавын күреп, Петерне дә кулга алды – ул вакытта Төче күмәч бәйрәме көннәре иде. 4 Һируд аны зинданга утыртты һәм, Котылу бәйрәменнән соң халык алдына чыгарырга уйлап, дүртәр гаскәридән торган дүрт төркемгә аны сакларга әмер бирде. 5 Петер зинданда сак астында булганда, иман итүчеләр бердәмлегендә аның өчен Аллаһыга бик тырышып дога кылдылар. Петернең азат ителүе 6 Һируд Петерне халык алдына чыгарырга теләгән көнгә каршы төндә Петер ике гаскәри уртасында ике богау белән богауланган килеш йоклап ята иде. Ә ишек янында каравылчылар сакта тора иде. 7 Кинәт Раббының бер фәрештәсе пәйда булды да бүлмә эче яктырып китте. Фәрештә Петерне төртеп уятты. – Тизрәк тор! – диде ул аңа. Шул вакыт Петернең кулларыннан богаулары шуып төште. 8 – Билеңне бу да аягыңа ки, – диде фәрештә. Ул шулай эшләде. – Өс киемеңне ки дә минем арттан бар, – диде аннары. 9 Петер, фәрештә кылган бу эшләрнең чынбарлыкта икәнен дә аңламыйча, аның артыннан китте. Аллаһыдан иңгән күренешне күрәмдер, дип уйлады ул. 10 Беренче һәм икенче сакчыны үтеп, шәһәргә чыга торган тимер капка янына килеп җиттеләр. Капка үзеннән-үзе ачылды, алар урамга чыктылар һәм, бер урам узгач, кинәт фәрештә аның берүзен калдырды. 11 Шул вакыт Петер аңына килде: – Хәзер мин чынлап та беләм: Раббы Үзенең фәрештәсен җибәргән. Ул мине Һируд кулыннан һәм яһүд халкы миңа теләгән явызлыктан коткарды, – дип уйлады ул. 12 Барын да аңлагач, Марк дип йөртелгән Яхъяның анасы Мәрьям йортына килде. Анда җыелган халык дога кыла иде. 13 Петер капканы шакыды, тавышка Роди исемле хезмәтче кыз чыкты. 14 Петернең тавышын таныгач, ул шатлыгыннан ишекне ачарга да онытып йөгереп кереп китте һәм йорттагыларга Петернең ишек янында торуын әйтте. 15 – Син үз акылыңдамы? – диделәр аңа. Әмма кыз үз сүзендә торды. Ә тегеләр: – Ул аның фәрештәседер, – диештеләр. 16 Петер исә шакыды да шакыды. Ишекне ачтылар һәм аны күреп хәйран калдылар. 17 Ул, кулы белән ишарә ясап, тавышланмаска кушты һәм аларга үзен зинданнан Раббының ничек итеп чыгаруын сөйләп бирде. – Бу хакта Ягъкубка да, башка имандашларга да әйтегез, – диде ул. Шуннан соң Петер башка урынга китте. 18 Көн тугач, Петер белән нәрсә булды икән дип, гаскәриләр борчыла башладылар. 19 Һируд исә, аны эзләтеп тә таптыра алмагач, сакчылардан сорау алды һәм аларны үтерергә әмер бирде. Шуннан соң Һируд Яһүдиядән Кайсариягә китте һәм шунда калды. Һирудның үлеме 20 Ул Сур һәм Сидун шәһәрләрендә яшәүчеләргә бик ачулы иде. Алар исә, үзара сүз беркетеп, аның янына килделәр һәм, патшаның сарай идарәчесе Бластыны үз якларына аударып, солых сорадылар, чөнки аларның өлкәсе патшаныкыннан туена иде. 21 Билгеләнгән көнне Һируд, патша киемнәренә киенеп, хөкем итү урынына утырды һәм алар алдында чыгыш ясады. 22 Ә халык: «Бу тавыш – кеше тавышы түгел, бу – илаһ тавышы», – дип кычкырды. 23 Шунда ук Раббының бер фәрештәсе Һирудны орды, чөнки ул Аллаһыга тиеш шөһрәтне Аңа бирмәгән. Ул кортларга җимеш булып үлде. 24 Аллаһы сүзе исә киң таралды һәм аны кабул итүчеләрнең саны үсә барды. 25 Ә Барнаб белән Шаул, тапшырылган эшне башкарганнан соң, Марк дип йөртелгән Яхъяны үзләре белән алып, Иерусалимгә кайттылар. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia