Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Рәсүлләр 11 - Изге Язма


Аллаһы хәләл иткәнне шакшы дип исәпләмә

1 Рәсүлләр һәм бөтен Яһүдиядә яшәгән имандашлар яһүди булмаган кешеләрнең дә Аллаһы сүзен кабул итүләре хакында ишеттеләр.

2-3 Шулай Петер Иерусалимгә килгәч, сөннәтле имандашлар: – Син, сөннәтсез кешеләр янына кереп, алар белән ашагансың, – дип, аны тиргәделәр.

4 Шунда Петер аларга җентекләп аңлата башлады:

5 – Мин Яфу шәһәрендә дога кыла идем һәм гадәти булмаган гыйбадәт кылу халәтендә Аллаһыдан иңгән бер күренешне күрдем: зур тукымага охшаган бер әйбер, дүрт почмагыннан тотып, күктән минем яныма төшерелде.

6 Мин аның эченә күз ташладым һәм җирдә яшәүче дүрт аяклы хайваннар, җәнлекләр, сөйрәлүчеләр һәм киек кошларны күрдем.

7 Шуннан соң: «Тор, Петер, суй һәм аша» дигән тавыш ишеттем.

8 «Һич юк, Раббым, беркайчан да минем авызыма шакшы яки хәрәм нәрсәнең кергәне юк», – дидем мин.

9 Күктән аваз миңа икенче тапкыр: «Аллаһы хәләл иткәнне шакшы дип исәпләмә», – диде.

10 Бу өч тапкыр кабатланды һәм бөтенесе тагын күккә тартып алынды.

11 Нәкъ шул вакыт мин торган йорт алдына Кайсариядән яныма җибәрелгән өч кеше килеп басты.

12 Рух миңа һич тә шикләнмичә алар белән барырга кушты. Хәзер минем янымда торучы бу алты имандаш та минем белән бергә барды. Без ул кешенең өенә килеп җиттек.

13 Ул безгә үз өендә фәрештәне ничек итеп күрүе турында сөйләде. Фәрештә аңа: «Петер исемле Шимунны чакыру өчен, Яфуга кешеләр җибәр.

14 Ул сиңа сөйләячәк сүзләр аша син үзең һәм бөтен йортың котылачак», – дигән.

15 Мин сөйли башлагач, элек безгә иңгән кебек үк, аларга да Изге Рух иңде.

16 Шулвакыт мин Хакимебезнең: «Яхъя суга чумдырды, ә сез Изге Рухка чумдырылырсыз» дигән сүзләрен искә төшердем.

17 Шулай итеп, Хакимебез Гайсә Мәсихкә иман китергәч, безгә биргән бүләкне Аллаһы аларга да биргән икән, Аллаһыга каршы торырга кем мин? – диде Петер.

18 Моны ишеткәч, алар тынычландылар һәм Аллаһыны данлап: – Димәк, тормыш бирә торган тәүбә итү юлын Аллаһы яһүди булмаган халыкларга да ачкан, – диделәр.


Гайсә Мәсихкә иман итүчеләрнең Антиухия шәһәрендәге бердәмлеге

19 Эстефән белән булган вакыйгалар аркасында килеп чыккан эзәрлекләүләр нәтиҗәсендә таралышкан иман итүчеләр Фойникә өлкәсенә, Кипрга һәм Антиухия шәһәренә кадәр барып җиттеләр. Ләкин алар Аллаһы сүзен фәкать яһүдиләргә генә тараттылар.

20 Әмма алар арасындагы кайсыбер кипрлылар һәм күринилеләр, Антиухиягә килгәч, яһүди булмаганнарга да Хаким Гайсә хакындагы Яхшы хәбәрне сөйләделәр.

21 Раббының көче алар белән булды, һәм бик күпләр, инанып, Хаким Гайсәгә таба борылдылар.

22 Бу хактагы хәбәр Иерусалимдәге иман итүчеләр бердәмлегенә барып җитте, һәм алар Барнабны Антиухиягә җибәрделәр.

23 Антиухиягә килгәч, ул Аллаһы мәрхәмәте җимешләрен күреп шатланды һәм андагы кешеләрне Хаким Гайсәгә чын күңелдән тугры булып калырга өндәде.

24 Барнаб Изге Рух һәм иман белән тулы яхшы кеше иде, һәм Хакимгә иман итеп күп халык иярде.

25 Шуннан соң Барнаб, Шаулны эзләп, Тарска китте һәм, аны табып, Антиухиягә алып килде.

26 Алар бер ел буе иман итүчеләр бердәмлеге белән очрашып тордылар, күп кешеләрне өйрәттеләр. Иң беренче тапкыр шәкертләрне «мәсихчеләр» дип Антиухия шәһәрендә атый башладылар.

27 Шул көннәрдә Антиухиягә Иерусалимнән пәйгамбәрләр килде.

28 Һагәб исемлесе торып басты да бөтен җирдә зур ачлык булачагы хакында Рух аркылы алдан күреп әйтте. (Ул ачлык Клавдий кайсар заманында булды.)

29 Шуннан соң шәкертләр Яһүдиядә яшәүче имандашларга һәрберсенең хәленнән килгәнчә ярдәм күрсәтергә булдылар.

30 Шулай эшләделәр дә: җыелган бүләкләрне Барнаб белән Шаул аша Гайсә Мәсихкә иман итүчеләр бердәмлегенең өлкәннәренә җибәрделәр.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan