Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Нәхәмия 7 - Изге Язма

1 Дивар төзелеп бетеп, капкалар эленгәннән соң, капка сакчылары, җырчылар вә левиләр үзләренең хезмәтен башлады.

2 Иерусалим белән идарә итәргә мин ир туганым Ханани белән Иерусалим кальгасы башлыгы Хананияне куйдым, чөнки әлеге Ханания ышанычлы һәм Аллаһыны бик тә ихтирам итүче кеше иде.

3 Мин аларга болай дип әйттем: – Иртән кояш җылыта башлаганчы, Иерусалим капкаларын ачмагыз, сакчылар каравылда торган чакта, капкалар биктә булсын. Сакчылар итеп Иерусалим кешеләрен куегыз: кайберләре – билгеләнгән урыннарда, икенчеләре исә үз йортлары каршында кизү торсын, – дидем.


Сөргеннән кайтучыларның исемлеге

4 Иерусалим бик зур һәм иркен шәһәр булып, халык анда әле аз санлы, йортлар да төзәтелмәгән иде.

5 Шунда Аллам минем күңелгә бер уй салды, һәм мин, дәрәҗәле кешеләрне, башлыкларны һәм бар халыкны җыеп, нәселләре буенча исемлеккә теркәргә булдым. Әсирлектән беренче булып кайткан кешеләрнең шәҗәрә язуын таптым, анда болай дип язылган иде:

6-7 Заманында Бабил патшасы Нәбухаднессар әсир кылып өлкәбездән Бабилгә алып киткән кешеләр Зеруббабел, Ешуа, Нәхәмия, Азария, Рагамия, Нахамани, Мәрдәкәй, Билшан, Мисперет, Бигвәй, Нәхум вә Багъна җитәкчелегендә Иерусалимгә вә Яһүдәгә әйләнеп кайттылар – һәркем үз шәһәренә кайтып урнашты. Әлеге исраилиләрнең исемлеге түбәндәгечә:

8 Паргош нәселеннән – ике мең йөз җитмеш ике кеше;

9 Шефатия нәселеннән – өч йөз җитмеш ике кеше;

10 Арах нәселеннән – алты йөз илле ике кеше;

11 Ешуа һәм Йоав нәселеннән Пахат-Мәаб угыллары – ике мең сигез йөз унсигез кеше;

12 Элам нәселеннән – мең ике йөз илле дүрт кеше;

13 Затту нәселеннән – сигез йөз кырык биш кеше;

14 Зәккәй нәселеннән – җиде йөз алтмыш кеше;

15 Биннуй нәселеннән – алты йөз кырык сигез кеше;

16 Бебай нәселеннән – алты йөз егерме сигез кеше;

17 Әзгәд нәселеннән – ике мең өч йөз егерме ике кеше;

18 Адоникам нәселеннән – алты йөз алтмыш җиде кеше;

19 Бигвәй нәселеннән – ике мең алтмыш җиде кеше;

20 Әдин нәселеннән – алты йөз илле биш кеше;

21 Хизәкыйя нәселеннән Әтир угыллары – туксан сигез кеше;

22 Хашум нәселеннән – өч йөз егерме сигез кеше;

23 Бесай нәселеннән – өч йөз егерме дүрт кеше;

24 Харип нәселеннән – йөз унике кеше;

25 чыгышы белән Гибгоннан булганнар – туксан биш кеше;

26 чыгышы белән Бәйт-Лехем һәм Нетофадан булганнар – йөз сиксән сигез кеше;

27 чыгышы белән Анатоттан булганнар – йөз егерме сигез кеше;

28 чыгышы белән Бәйт-Азмаветтан булганнар – кырык ике кеше;

29 чыгышы белән Кыръят-Ягарим, Кепира вә Беһероттан булганнар – җиде йөз кырык өч кеше;

30 чыгышы белән Рамаһ вә Гебадан булганнар – алты йөз егерме бер кеше;

31 чыгышы белән Микмәстән булганнар – йөз егерме ике кеше;

32 чыгышы белән Бәйт-Эл вә Гайдан булганнар – йөз егерме өч кеше;

33 чыгышы белән Икенче Нәбудан булганнар – илле ике кеше;

34 чыгышы белән Икенче Эламнан булганнар – мең ике йөз илле дүрт кеше;

35 чыгышы белән Харимнән булганнар – өч йөз егерме кеше;

36 чыгышы белән Әрихәдән булганнар – өч йөз кырык биш кеше;

37 чыгышы белән Лод, Хадид һәм Һонодан булганнар – җиде йөз егерме бер кеше;

38 чыгышы белән Сенаһадан булганнар – өч мең тугыз йөз утыз кеше.

39 Руханилар: Ешуа нәселеннән Едагыйя угыллары – тугыз йөз җитмеш өч кеше;

40 Иммер нәселеннән – мең илле ике кеше;

41 Пашхур нәселеннән – мең ике йөз кырык җиде кеше;

42 Харим нәселеннән – мең унҗиде кеше.

43 Левиләр: Ешуа нәселеннән (Кадмиел токымыннан, Һодавиянең нәсел җебе буенча) – җитмеш дүрт кеше.

44 Җырчылар: Асаф нәселеннән – йөз кырык сигез кеше.

45 Капка сакчылары: Шаллум, Әтир, Талмун, Гаккуб, Хатита вә Шобай нәселеннән – йөз утыз сигез кеше.

46 Аллаһы йорты хезмәтчеләреннән: Сиха нәселе, Хасупа нәселе, Таббагот нәселе,

47 Кыйрос нәселе, Сыйга нәселе, Падон угыллары,

48 Лебана нәселе, Хәгәбә нәселе, Шалмай нәселе,

49 Ханан нәселе, Гиддел нәселе, Гәхәр нәселе,

50 Реһая нәселе, Рәсин нәселе, Ныкода нәселе,

51 Гәззәм нәселе, Узза нәселе, Пасеах нәселе,

52 Бесай нәселе, Мыгуним нәселе, Нәпушесим нәселе,

53 Баквук нәселе, Хакупа нәселе, Хархур нәселе,

54 Баслит нәселе, Мехида нәселе, Харша нәселе,

55 Баркыс нәселе, Сисера нәселе, Темах нәселе,

56 Нәсиах нәселе, Хатипа нәселе.

57 Сөләйман колларының угыллары: Сотай нәселе, Соперет нәселе, Перида нәселе,

58 Ягъла нәселе, Даркон нәселе, Гиддел нәселе,

59 Шефатия нәселе, Хаттил нәселе, Пөкерет-Һассебаим нәселе, Амон нәселе.

60 Аллаһы йорты хезмәтчеләре вә Сөләйман колларының угыллары – барысы өч йөз туксан ике кеше.

61-62 Тел-Мелах, Тел-Харша, Керуб, Аддун, Иммер шәһәрләреннән килүчеләр: Делая нәселе, Тобия нәселе, Ныкода нәселе – алты йөз илле ике кеше. Алар ата-бабаларының Исраил тумасы булуын исбатлый алмады.

63 Руханилардан: Хобая, Һаккос вә Барзиллай (ул, гилыгадлы Барзиллай кызларыннан хатын алып, алар исемен йөртә башлый) угыллары.

64 Үзләренең шәҗәрә кәгазьләрен таба алмаганга, алар руханилыктан чыгарылдылар.

65 Өлкә башлыгы аларга: «Урим һәм туммим белән эш итүче рухани килеп хәл итмичә, сез руханиларга тәгаенләнгән корбанлык малның итен ашый алмыйсыз», – диде.

66 Җәмгыятьтә барлыгы кырык ике мең өч йөз алтмыш кеше исәпләнә иде.

67 Аларда ир вә хатын-кызлардан җиде мең өч йөз утыз җиде кол, ике йөз кырык биш җырчы ир вә хатын-кыз,

68 шулай ук җиде йөз утыз алты ат, ике йөз кырык биш качыр,

69 дүрт йөз утыз биш дөя, алты мең җиде йөз егерме ишәк бар иде.

70 Ыруг башлыкларының кайберләре, төзү эшләрен башкарыр өчен, ихтыяри иганә бирделәр. Өлкә башлыгы казнага мең дарик алтын, илле җамаяк, биш йөз утыз руханины киендерерлек кием бирде.

71 Ә ыруг башлыкларының бүтәннәре, төзү эшләрен башкарыр өчен, хәзинәгә егерме мең дарик алтын вә ике мең ике йөз мина көмеш тапшырдылар.

72 Калган халык егерме мең дарик алтын, ике мең мина көмеш вә алтмыш җиде руханины киендерерлек кием бирде.

73 Шулай итеп, барча исраилиләр – руханилар, левиләр, капка сакчылары, җырчылар, гади халык, Аллаһы йорты хезмәтчеләре – үз шәһәрләрендә яши башлады.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan