Нәхәмия 3 - Изге ЯзмаДиварны яңадан төзү 1 Шуннан баш рухани Эльяшиб белән бүтән руханилар, эшкә тотынып, Сарык капкасын төзеделәр. Изгеләштерү йоласын үткәреп, капканың ишекләрен элделәр, Меа манарасыннан алып Хананел манарасына кадәр булган диварны изгеләштерделәр. 2 Руханилар күршесендә диварны – әрихәлеләр, әрихәлеләрдән соң Имри углы Зәкүр төзеде. 3 Балык капкасын Һассенаһа нәселе төзеде: алар борысларны, ишекләрне, йозакларны вә бикләрне куйды. 4 Алардан арырак диварны Һаккостан туган Урия углы Меремот төзеде; алар белән янәшәдә Мишезәбелдән туган Бәрәхия углы Мешуллам, ә тагын да арырак Баһана углы Садыйк эшләде. 5 Алар белән янәшәдә тыкуалылар эшләде, әмма Тыкуа аксөякләре, Хуҗа-Хакимнәре өчен эшләп, билләрен бөкрәйтмәде. 6 Иске капканы Пасеах углы Йояда вә Бәсүдия углы Мешуллам төзеде: алар борысларны, ишекләрне, йозакларны, бикләрне куйды. 7 Алар күршесендә – гибгонлы Мелатия, меронотлы Ядон һәм Елга аръягының өлкә башлыгына буйсынган Гибгон вә Миспа кешеләре эшләде. 8 Алардан арырак диварны – Харһая углы көмешче Уззиел, тагын да арырак хушбуй ясаучы Ханания төзеде. Иерусалим диварларын алар Киң диварга җиткәнче төзәттеләр. 9 Алар белән янәшәдә Иерусалим өлкәсенең бер яртысы белән идарә итүче Хүр углы Репая эшләде. 10 Арырак – үз йорты каршында – Харумап углы Едайя, ә аның янында Хәшәбния углы Хаттуш эшләде. 11 Тагын да арырак диварны Харим углы Малкия вә Пахат-Мәаб углы Хашшуб төзеде; алар Мичләр манарасын да төзәттеләр. 12 Алар күршесендә Иерусалим өлкәсенең икенче яртысы белән идарә итүче Һаллухеш углы Шаллум һәм аның кызлары эшләде. 13 Үзәнлек капкасын Зануах кешеләре вә Ханун төзәтте: алар, аны төзеп, ишекләрен, йозакларын вә бикләрен куйды. Алар тагын Тирес капкасына кадәр мең терсәк диварны төзәттеләр. 14 Ә Тирес капкасын Бәйт-Һаккерем өлкәсе башлыгы Рехаб углы Малкия төзәтте; ул, аны төзеп, ишекләрен, йозакларын вә бикләрен куйды. 15 Чишмә капкасын Миспа өлкәсе башлыгы, Хөл-Хөзе углы Шаллун төзәтте; ул, аны төзеп, түбәсен япты, ишекләрен, йозакларын вә бикләрен куйды. Ул әле тагын патша бакчасы каршында Шелах сусаклагычы янындагы һәм Давыт шәһәреннән төшүче басмаларга кадәрге диварны төзеде. 16 Аңардан соң – Давыт гаиләсенең төрбәләре каршына, казылган буага, Батырлар йортына кадәр – Бәйт-Сур өлкәсенең бер яртысы белән идарә итүче Әзвук углы Нәхәмия эшләде. 17 Аңардан арырак – Леви нәселеннән булган Бани углы Рәхум, ә аның янында, үз төбәгенең вәкиле буларак, Кыгыйлә өлкәсенең бер яртысы белән идарә итүче Хәшәбия эшләде. 18 Тагын да арырак аның ир кардәше – Кыгыйлә өлкәсенең икенче яртысы белән идарә итүче Хенадад углы Баввай эшләде. 19 Аның күршесендә – үр өстендәге коралханәгә илтүче юл каршында, почмакка кадәр – Миспа башлыгы Ешуа углы Эзер эшләде. 20 Аңардан арырак – почмактан алып баш рухани Эльяшиб йортының ишегенә кадәр – диварны Заббай углы Барух төзеде. 21 Тагын да арырак – Эльяшиб йорты ишегеннән алып, шул йортның азагына кадәр – Һаккос углы Уриядән туган Меремот төзеде. 22 Аның күршесендә Иерусалимнең әйләнә-тирәсеннән килгән руханилар эшләде. 23 Алардан арырак – үз йортлары каршында – Беньямин вә Хашшуб, тагын да арырак – үз йорты каршында – Ананиядән туган Магасея углы Азария эшләде. 24 Янәшәдә – Азария йортыннан алып почмакка, борылышка кадәр – Хенадад углы Биннуй эшләде. 25 Аңардан арырак – каравыл йортының ишегалды белән чиктәш булган Өске патша сараеннан алгарак чыгып торган манара почмагыннан башлап – диварны Узай углы Палал төзеде. Паргош углы Пәдая 26 һәм Офел калкулыгында яшәүче Аллаһы йорты хезмәтчеләре эшләде. Алар диварны көнчыгышка таба – Су капкасы каршына һәм алгарак чыгып торган манарага кадәр төзәттеләр. 27 Тагын да арырак – алгарак чыгып торган манара каршыннан башлап, Офел диварына кадәр – тыкуалылар эшләде. 28 Диварның Ат капкасыннан арырак өлешен руханилар төзәтте; аларның һәркайсы үз йорты каршында эшләде. 29 Алар күршесендә, үз йорты каршында, – Иммер углы Садыйк, ә аның белән янәшәдә Көнчыгыш капканы саклаучы Шекания углы Шәмәгыйя эшләде. 30 Аңардан арырак диварны Шелемия углы Ханания вә Салапның алтынчы углы Ханун төзеде. Тагын да арырак, үз бүлмәсе каршында, Бәрәхия углы Мешуллам эшләде. 31 Диварның шуннан соңгы өлешен – Аллаһы йорты хезмәтчеләре вә сәүдәгәрләр бинасына (ул бина Күзәтү капкасы каршында иде), өске бүлмәсе булган дивар почмагына кадәр – көмешче Малкия төзеде. 32 Ә шул почмак бүлмәдән башлап, Сарык капкасына кадәр диварны көмешчеләр вә сәүдәгәрләр төзеде. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia