Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Нәхәмия 2 - Изге Язма


Иерусалимне яңадан төзү өчен, Нәхәмиянең шунда баруы

1 Артахшаста патша хакимлегенең егерменче елы иде. Нисан аеның бер көнендә патшага шәраб китерделәр, һәм мин аны патша алдына куйдым. Моңарчы патшаның беркайчан да мине кайгылы кыяфәттә күргәне юк иде.

2 Шуңа күрә патша миңа: – Нигә йөзең шулай борчулы? Югыйсә авырмыйсың да кебек. Йөрәгеңдә хәсрәт бар, ахры, – диде. Куркудан котым алынып,

3 патшага мин: – Патшабызның гомере озын булсын! Ата-бабаларым җирләнгән шәһәр вәйран хәлгә килеп, капкалары янып беткәч, ничек итеп йөзем кайгылы булмасын?! – дидем.

4 Патша миннән: – Нишләр идең соң син? – дип сорады. Шуннан мин Күкләр Алласына дога кылдым да

5 патшага болай дип җавап бирдем: – Әгәр патша мәгъкуль күрә, һәм колы аның күңеленә хуш килә икән, мине Яһүдәгә, ата-бабаларымның каберләре булган урынга җибәрсен – мин ул шәһәрне яңабаштан корыр идем, – дидем.

6 Патшабикә белән янәшә утырган патшабыз миннән: – Сәфәрең озакка сузылырмы? Кайчан әйләнеп кайтачаксың? – дип сорады. Күпме вакыт үтәсен әйткәннең соңында патша мине җибәрергә кирәк дип тапты.

7 Патшага мин: – Әгәр мөмкин булса, мине Яһүдәгә тоткарлыксыз үткәрсеннәр өчен, патшабыз Елга аръягының өлкә түрәләренә хатлар язып бирсә иде.

8 Шулай ук Аллаһы йортының капкасын, шәһәр диварларын һәм минем үземә өй салыр өчен, агач бирүен сорап, патша урманнарын саклаучы Асафка да хат язып бирсә иде, – дидем. Патша сораганымны бирде, чөнки миңа Аллам ярдәм итә иде.

9 Шуннан мин, Елга аръягының өлкә түрәләренә барып, аларга патшаның хатларын тапшырдым. Патша минем белән бергә гаскәрбашларын вә атлы сугышчыларын да җибәргән иде.

10 Хорунлы Санбаллат вә аммониләр түрәсе Тобия, исраилиләрнең иминлеген кайгыртучы кешенең килүен ишетеп, тәмам кайгыга калдылар.

11 Шуннан соң мин Иерусалимгә киттем. Анда өч көн торганнан соң,

12 үзем белән берничә ир-атны алып, төнлә юлга кузгалдым. Алламның Иерусалим өчен нәрсә эшләргә кирәклеген күңелемә салганны һичкемгә әйтмәдем. Атланып килгән ишәгемнән башка безнең бер хайваныбыз да юк иде.

13 Төнлә мин, Үзән капкасы аша чыгып, Аждаһа чишмәсе янындагы Тирес капкасыннан үттем, Иерусалимнең җимерек диварларын, янган капкасын карадым.

14 Шуннан Чишмә капкасы вә патша сусаклагычына таба юнәлдем, ләкин анда ишәккә атланып үтәрлек түгел иде.

15 Аннары мин, диварларны карап, үзәнлек буйлап югары күтәрелдем дә Үзән капкасы аша төнлә үк шәһәргә әйләнеп кайттым.

16 Түрәләр минем кая барып, ни эшләп йөргәнемне белмәделәр, чөнки яһүдиләрнең берсенә дә – руханиларга да, дәрәҗәле кешеләргә дә, түрәләргә дә, бу эшне башкарырга тиешле кешеләргә дә мин һичнәрсә әйтмәдем.

17 Ниһаять, мин аларга: – Хәлебезнең аяныч икәнен күрәсездер. Иерусалим җимерелгән, капкалары янып беткән. Әйдәгез, Иерусалим диварларын төзеп, бу хурлыкны өстебездән төшерик! – дидем.

18 Мин аларга Алламның миңа ягымлы булуын әйттем, шулай ук патшаның сүзләрен дә җиткердем. Алар: – Әйдәгез, төзибез! – диделәр һәм шул игелекле эшкә әзерләнә башладылар.

19 Моны ишеткәч, хорунлы Санбаллат, аммониләр түрәсе Тобия һәм гарәп Гешем, бездән көлеп һәм мыскыллап: – Сез башкарасы эш нидән гыйбарәт? Патшага каршы бармакчы буласызмы әллә? – диде.

20 Ләкин мин аларга болай дип җавап бирдем: – Күкләр Алласы безгә уңышка ирешергә насыйп итәчәк! Без, Аның коллары, төзүгә керешәбез. Ә сезнең Иерусалимдә өлешегез дә, аңа хокукыгыз да юк; бу урын сезне хәтерендә сакламый, – дидем.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan