Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Нәхәмия 13 - Изге Язма


Барлык чит нәрсәдән арыну

1 Ул көнне халыкка Муса китабын кычкырып укыдылар. Анда болай дип язылган урынны таптылар: «Аммониләр вә мәабиләрдән берәү дә беркайчан Аллаһы халкы исәбенә керергә тиеш түгел,

2 чөнки алар Исраил угылларын икмәк вә су белән каршы алмадылар; киресенчә, исраилиләрне каргар өчен, Билгамны ялладылар, ләкин безнең Аллабыз каргышны фатихага әверелдерде».

3 Канун сүзләрен ишеткәч, халык исраилиләр арасыннан барча чит кавемнәрне куып җибәрде.

4 Моңарчы Аллабыз йортының келәтләре өчен рухани Эльяшиб җаваплы иде. Ул, Тобияне туганыдай якын күреп,

5 әүвәле икмәк бүләкләре, хуш исле сумала-майлар, савыт-саба, шулай ук левиләргә, җырчыларга, капка сакчыларына Канун нигезендә билгеләнгән икмәкнең, шәрабның вә зәйтүн маеның уннан бер өлеше һәм руханиларга тәгаенләнгән бүләкләр сакланган зур бүлмәне аңа бирде.

6 Бу эшләр кылынганда, мин Иерусалимдә түгел идем: Бабил патшасы Артахшаста хакимлегенең утыз икенче елында патша янына киткән идем. Күпмедер вакыттан соң мин патшаның рөхсәте белән

7 кабат Иерусалимгә әйләнеп кайттым һәм Эльяшибнең, Тобиягә ярарга тырышып, Аллаһы йортының ишегалдында аңа бүлмә бирүен – яман эш кылуын белдем.

8 Минем бик нык ачуым чыкты, һәм мин Тобиянең бар әйберсен бүлмәдән чыгарып аттым.

9 Шуннан соң мин бүлмәләрне чистартырга куштым һәм Аллаһы йорты савытларын, икмәк бүләкләрен вә хуш исле сумала-майларны урынына кертеп куйдым.

10 Шуның өстенә, мин левиләргә тәгаенләнгән өлешнең аларга бирелмәвен, левиләр вә җырчыларның, Раббы йортындагы хезмәтләрен башкармыйча, үз кырларына китеп баруын белдем.

11 Шул уңайдан мин, түрәләргә шелтә белдереп: «Ни сәбәпле Аллаһы йорты караусыз калган?!» – дидем. Левиләрне һәм җырчыларны җыеп алып, һәрберсен үз вазифасын башкарырга куйдым.

12 Шуннан соң барлык яһүдиләр икмәк, шәраб вә зәйтүн маеның уннан бер өлешен янә келәтләргә китерделәр.

13 Келәтләрнең башлыгы итеп мин рухани Шелемияне, кәтип Садыйкны, левиләрдән Пәдаяны билгеләдем, алар янына Маттаниядән туган Зәкүр углы Хананны куйдым, чөнки алар ышанычлы кешеләр булып исәпләнә иде. Алар хезмәттәшләренә тәгаенләнгән өлешне таратырга тиеш булдылар.

14 Йа Аллам, бу гамәлләремне онытмасаң иде! Синең йортың өчен һәм шунда гыйбадәтләр кылынсын өчен башкарган игелекле эшләремне исеңдә тотсаң иде!

15 Шул вакытларда мин кайберәүләрнең шимбә көнне йөзем изүләрен, ишәкләргә төяп, ашлык, шәраб, йөзем, инҗир вә башка төрле йөк ташуларын, аларны Иерусалимгә илтүләрен күзәттем. Шул көнне ашамлык әйберләре сатуларын күреп, мин аларны бик нык орыштым.

16 Тумышлары белән Сурдан булган кешеләр, Иерусалимдә яшәп, шимбә көнне балык вә һәртөрле башка әйбер китерә һәм яһүдиләргә сата иделәр.

17 Шул сәбәпле мин Яһүдәнең дәрәҗәле кешеләренә шелтә белдердем: «Ни өчен, шундый яманлык кылып, шимбә көнне мәсхәрәлисез?!

18 Сезнең аталарыгыз да шулай эшләгән иде, Аллабыз шуның өчен безгә вә шәһәребезгә бәла-казалар җибәрде. Ә сез, шимбә көнне мәсхәрә кылып, Аллаһының Исраилгә булган ачуын арттырасыз», – дидем.

19 Шуннан соң мин шимбә көн алдыннан, кичке эңгер төшә башлауга, Иерусалим капкаларын бикләп куярга да шимбә көн үтмичә аларны ачмаска боердым. Шимбә көнне һичнинди йөк үтеп кермәсен өчен, капка янына үземнең хезмәтчеләремне куйдым.

20 Сәүдәгәрләр вә һәртөрле сатучылар бер-ике мәртәбә Иерусалим читендә төн үткәрделәр.

21 Ләкин мин аларны бик нык орышып әйттем: «Ни өчен сез дивар буенда төн үткәрәсез?! Тагын шулай эшли калсагыз, сезгә каршы мин көч кулланачакмын», – дидем. Шуннан соң алар шимбә көннәрендә килми башладылар.

22 Аннары мин, шимбә көннең изгелеген саклар өчен, левиләргә, пакьләнеп, капка янына сакка басарга куштым. Йа Аллам, шушы эшемне дә исеңнән чыгарма һәм, чиксез мәрхәмәтеңне күрсәтеп, миңа миһербанлы бул!

23 Шул көннәрдә мин яһүдиләрнең Ашдод, Аммон вә Мәаб хатыннарына өйләнгән булуын ачыкладым.

24 Шунлыктан аларның балаларының яртысы Ашдод яисә башка халыклар телендә сөйләшә, ә яһүдчә белми иде.

25 Моның өчен мин аларны бик нык ачуландым, каргадым, кайберләрен кыйнадым, чәчләрен йолкыдым. Мин аларны Аллаһы белән ант иттердем, әйттем: «Кызларыгызны аларның угылларына хатынлыкка бирмәгез, үзегезгә вә угылларыгызга аларның кызларын алмагыз.

26 Исраил патшасы Сөләйман чит хатыннар аркасында гөнаһ эшләде түгелме?! Халыклар арасында Сөләйманга охшаш патша юк иде. Ул Үз Алласының сөеклесе иде, Аллаһы аны бөтен Исраилгә патша итеп куйды, ләкин чит халыктан булган хатыннар хәтта аны да гөнаһ юлына этәрде.

27 Менә хәзер без сезнең дә шундый зур явызлыкка батуыгызны күрәбез. Чит халыклардан хатыннар алып, сез Аллабызга хыянәт итәсез!»

28 Баш рухани Эльяшибтән туган Йояда угылларыннан берсе хорунлы Санбаллатның кияве иде. Мин аны үз янымнан кудым.

29 Йа Аллам, аларны исеңдә тот, чөнки алар руханилыкка, руханилар вә левиләр белән Син төзегән килешүгә тап төшерделәр.

30 Шулай эшләп, мин халыкны пакьләдем – чит кавемнәр тәэсиреннән арындырдым. Руханилар белән левиләрнең һәммәсенә мин аерым вазифа йөкләдем.

31 Мин шулай ук билгеләнгән вакытта утын китерүне һәм беренче уңышны җыеп кайтаруны тиешенчә оештырдым. Йа Аллам, мине онытмыйча игелекләреңне кылсаң иде!

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan