Нәхәмия 11 - Изге ЯзмаИерусалимдә һәм башка шәһәрләрдә яшәүче кешеләр 1 Халык башлыклары Иерусалимдә урнашты, ә бүтәннәр жирәбә салды: ун кешенең берсе изге шәһәр Иерусалимдә, калган тугызы исә башка шәһәрләрдә яшәргә тиеш булды. 2 Иерусалимдә яшәргә теләк белдергән бар кешегә халык үзенең хәер-фатихасын бирде. 3-4 Шулай итеп, исраилиләрнең бер өлеше, руханилар, левиләр, Аллаһы йорты хезмәтчеләре вә Сөләйман колларының угыллары Яһүдә шәһәрләрендә, үз биләмәләрендә, ә Яһүдә вә Беньямин ыругларыннан кайберәүләр Иерусалимдә төпләнеп калды. Иерусалимдә яшәгән өлкә башлыклары түбәндәгеләр: Яһүдә ыругыннан: Атая (ул – Уззия углы, Уззия – Зәкәрия, Зәкәрия – Амария, Амария – Шефатия, Шефатия – Маһалалел, Маһалалел – Перес углы иде), 5 Магасея (ул – Барух углы, Барух – Хөл-Хөзе, Хөл-Хөзе – Хазая, Хазая – Адая, Адая – Йояриб, Йояриб – Зәкәрия, Зәкәрия – Шела углы иде). 6 Перес нәселеннән Иерусалимдә яшәүче дүрт йөз алтмыш сигез кешенең һәммәсе гаярь сугышчы иде. 7 Беньямин ыругыннан: Саллу (ул – Мешуллам, Мешуллам – Йогыд, Йогыд – Пәдая, Пәдая – Колая, Колая – Магасея, Магасея – Итиел, Итиел – Ишагыйя углы иде). 8 Саллу туганнары Гәббәй вә Саллайны кертеп исәпләгәндә, алар тугыз йөз егерме сигез кеше иде. 9 Зихри углы Йоил аларның башлыгы булды, ә Һассенуһа углы Яһүдә шәһәрдә икенче дәрәҗәдәге башлык иде. 10 Руханилардан: Йояриб углы Едагыйя, Яхин, 11 Аллаһы йорты өчен җаваплы Сераяһ (ул – Хилкыйя углы, Хилкыйя – Мешуллам, Мешуллам – Садыйк, Садыйк – Мәрают, Мәрают – Әхитүб углы иде). 12 Аллаһы йортында хезмәт итүче туганнарын кертеп исәпләгәндә, алар сигез йөз егерме ике кеше иде. Шулай ук Адая (ул – Ерухам углы, Ерухам – Пелалия, Пелалия – Амси, Амси – Зәкәрия, Зәкәрия – Пашхур, Пашхур – Малкия углы иде). 13 Ыруг башлыклары булган туганнарын кертеп исәпләгәндә, алар ике йөз кырык ике кеше иде. Шулай ук Амашсай (ул – Азарел углы, Азарел – Ахзай, Ахзай – Мәшиллемот, Мәшиллемот – Иммер углы иде). 14 Гаярь сугышчылар булган туганнарын кертеп исәпләгәндә, алар йөз егерме сигез кеше иде. Аларның башлыгы Һаггедолим углы Зәбдиел булды. 15 Левиләрдән: Шәмәгыйя (ул – Хашшуб углы, Хашшуб – Азрикам, Азрикам – Хәшәбия, Хәшәбия – Бунни углы иде), 16 тышкы эшләр буенча Аллаһы йорты башлыклары Шаббетай вә Йозабад; 17 гыйбадәт кылганда, башлап шөкрана мәдхияләре башкаручы Маттания (ул – Михә углы, Михә – Зәбди, Зәбди – Асаф углы иде), аның ярдәмчесе Баквукыйя, шулай ук Абда (ул – Шаммуа углы, Шаммуа – Гәләл, Гәләл – Едутун углы иде). 18 Изге шәһәрдә барлыгы ике йөз сиксән дүрт леви яшәде. 19 Капка сакчыларыннан: Гаккуб, Талмун һәм аларның капка янында сакта торучы иптәшләре – барлыгы йөз җитмеш ике кеше. 20 Исраил халкының, руханиларның, левиләрнең калганнары Яһүдә шәһәрләрендә, һәркем үз биләмәсендә яшәде. 21 Аллаһы йорты хезмәтчеләре Офел калкулыгында яшәде; Сиха белән Гишпа алар өчен җаваплы булды. 22 Иерусалимдә левиләрнең башлыгы итеп Уззи билгеләнде (ул – Бани углы, Бани – Хәшәбия, Хәшәбия – Маттания, Маттания – Михә углы иде). Әлеге Уззи Аллаһы йортында хезмәт итүче җырчылар нәселеннән – Асаф нәселеннән иде. 23 Җырчыларның көндәлек вазифалары патша фәрманы белән расланган иде. 24 Яһүдә углы Зерах нәселеннән Мишезәбел углы Петахия халыкка кагылышлы һәртөрле эшләр буенча патша вәкиле булды. 25 Үзләренең авыл-кырларында яшәүчеләргә килгәндә, Яһүдә ыругы Кыръят-Арба, Дибон, Екабсиел шәһәрләрендә һәм алар тирәсендәге авылларда төпләнде. 26 Алар шулай ук Ешуада, Моладада вә Бәйт-Пелетта, 27 Хатсар-Шугалда, Беер-Шеба һәм аның тирәсендәге авылларда, 28 Сыйкләгтә, Мекүн һәм аның тирәсендәге авылларда, 29 Эн-Риммунда, Соргада, Ярмутта, 30 Зануахта, Адуллам һәм аның тирәсендәге авылларда, Лахиш һәм аның тирәсендәге авылларда, Азыка һәм аның тирәсендәге авылларда гомер итте. Аларның ыругы Беер-Шеба шәһәреннән Һинном үзәнлегенә кадәр сузылган җирләрдә көн күрде. 31 Беньямин ыругы Гебада, Микмәстә, Әйядә, Бәйт-Элдә һәм алар тирәсендәге авылларда, 32 Анатотта, Нобта, Ананиядә, 33 Хатсорда, Рамаһта, Гиттаимдә, 34 Хадидтә, Сәбогыймда, Нәбаллатта, 35 Лодта, Һонода, Осталар үзәнендә көн күрде. 36 Леви ыругына караган нәселләрнең кайберләре – Яһүдә җиренә, кайберләре исә Беньямин җиренә килеп төпләнде. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia