Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Нахум 3 - Изге Язма

1 Кан коючы шәһәргә – кайгы! Алдау вә талау белән тулы ул; юлбасарлык туктап тормый анда.

2 Камчылар шартлавы, ат тоякларының дөпелдәве, тәгәрмәчләр, сугыш арбаларының дөбердәве яңгырап тора анда.

3 Томырылып, атлы гаскәр килә, кылычлар ялтырый, сөңгеләр ялык-йолык итә. Күпме кеше үтерелгән! Мәетләр өелеп ята, бихисаптыр алар – мәетләргә абынып йөриләр.

4 Үтә чибәр, сихри көчкә ия шушы фахишә Ниневәнең азгынлыгы аркасында килеп чыкты болар. Азгынлыгы белән – халыкларны, тылсымы белән кавемнәрне үзенә җәлеп итте ул.

5 «Менә, Мин сиңа каршы чыгам! – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. – Күлмәгеңнең итәген йөзеңә каплыйм да халыкларга шәрә тәнеңне, патшалыкларга оят җиреңне күрсәтәм!

6 Өстеңә пычрак ыргытам, сине хурлыкка калдырам, кешеләр алдында оятлы итәм!

7 Күргән һәркем синнән качар һәм: „Ниневә тар-мар ителгән! Кем аны кызганыр?! Юатучы аны табылырмы?!“ – дияр».

8 Нил елгасы ярында торган, су белән уратып алынган Но-Амоннан яхшыракмы син?! Но-Амонны елга саклый, һәм су аның өчен дивар сыман иде;

9 Хәбәшстан вә Мисыр аңа чик-чамасыз көч биреп тора, Пут вә Луб аның ярдәмчеләре иде.

10 Шуңа да карамастан, Но-Амон сөрелгән, әсир ителгән; аның сабый балаларын урам чатларында бәреп үтергәннәр, аксөякләрен, жирәбә салып, кол иткәннәр, түрәләренә богау салганнар.

11 Әй Ниневә, син дә шундый касәдән эчеп сәрхуш булырсың, син дә дошманыңнан котылып сыеныр урын эзләрсең.

12 Синең барлык ныгытмаларың җимеше өлгергән инҗир агачы кебек: агачны селкетсәң, җимеше туп-туры авызга килеп төшәчәк.

13 Күрче: синең гаскәриләр хатын-кыздай куркак! – Илең капкалары дошман алдында төбенә кадәр ачык, аларның бикләре янып беткән.

14 Камалышта калырга әзерлән! Эчәр өчен су җый! Ныгытмаларыңны төзекләндер! Пычракка кереп, балчык из, кирпеч сугарга калыбыңны ал!

15 Тик шулай да сине ут йотар, саранча йә чикерткә кебек үрчесәң дә, саранча уңышны юк иткәндәй, кылыч тураклар үзеңне.

16 Сәүдәгәрләрең күктәге йолдызлардан күбрәк, ләкин алар, канатын җәеп очып киткән саранча сыман, бик тиз юкка чыгар.

17 Синең сакчыларың – чикерткә, гаскәр башлыкларың саранча күче кебек: салкын көндә алар диварларга килеп куна, кояш чыкты исә – кайсы кая очып тарала.

18 Көтүчеләрең йоклый синең, Ашшур патшасы, түрәләрең ял итә, халкың тауларга сибелгән, аларны бергә җыярдай һичкем юк.

19 Синең җәрәхәтне дәвалап булмас, синең яраң – үлем ярасыдыр. Синең хакта ишеткән һәркем кул чабар: чик-чамасыз явызлыгың кемгә генә кагылмады икән?!

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan