Нахум 2 - Изге ЯзмаНиневәнең җимерелүе 1 Синең өскә җимерүче дошман килә, Ниневә: ныгытмаларыңа сакчылар куй, юлларны күзәт, билеңне ныгытып бу да бар көчеңне бер йодрыкка төйнә! 2 Чөнки Раббы Ягъкубның – Исраилнең бөеклеген кире кайтарыр, гәрчә бөлдерүчеләр инде илне вәйран итеп, йөзем куакларына кадәр бар нәрсәне кырып бетергән булса да. 3 Дошман баһадирлары кызыл калкан тоткан, сугышчылары куе кызыл кием кигән; сугышка әзерләнгән көнне арбалары ялт-йолт итә, сөңгеләре чайкала. 4 Ялкындай ялтырап, яшендәй атылып, урамнар буйлап арбалар чаба, мәйданнардан ашкынып уза. 5 Дошман үзенең гаскәрбашларына фәрман биреп, тегеләр абына-абына шәһәр диварына, җимерүче җайланма янына омтыла. 6 Елга капкалары инде ачылган, сарай җимерелә. 7 Хәл ителгән: шәрә калган Ниневә әсирлеккә китәчәк. Аның кол кызлары, күкрәкләрен төя-төя, күгәрченнәр кебек ыңгыраша. 8 Ниневә хәзер суы агып киткән буа кебек булды: качып баручыларга: «Туктагыз, туктагыз!» – дип кычкыралар, тик һичкем әйләнеп кайтмый. 9 «Урлагыз көмешләрен, алтыннарын урлагыз! Бихисап зур Ниневәнең байлыгы!» – дип кычкыра баскынчылар. 10 Ниневә таланган, бушап калган, тәмам бөлгән! Куркудан йөрәкләр туктап кала, тез буыннары калтырый; гәүдәләр дер-дер килә, йөзләр ап-ак. 11 Арысланның өне, яшь арысланнар туена торган урын кайда хәзер? Анда ата вә ана арыслан үзләренең балалары белән йөри, һәм аларга куркыныч янамый иде. 12 Балаларын туйдырыр өчен, арыслан күпме киек өзгәләде, ана арысланнары өчен күпме корбаннар буды, табыш белән – мәгарәсен, ботарланган киек белән өнен тутырды! 13 «Менә, Мин сиңа каршы чыгам! – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. – Мин синең арбаларыңны яндырырмын – алар төтенгә әйләнер; кылыч синең яшь арысланнарыңны юк итәр; син инде җир йөзендә үтереп-талап көн күрмәссең, илчеләреңнең тавышы бүтән ишетелмәс». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia