Михә 6 - Изге ЯзмаАллаһының зары 1 Раббының ни сөйләгәнен тыңлагыз: «Аягүрә торып бас, таулар каршында дәгъваңны белдер, калку җирләр тавышыңны ишетсен!» – ди Ул. 2 Әй таулар, Раббының гаепләү сүзен ишетегез, җирнең мәңгелек нигезләре, сез дә тыңлагыз! Раббы Үзенең халкын гаепли – Исраилне хөкем итә. 3 Раббы болай ди: «Әй халкым, сиңа каршы нәрсә эшләдем Мин?! Нинди авырлык китердем?! Җавап бир! 4 Мин сине Мисырдан алып чыктым, коллыктан йолып алдым. Сине җитәкләп йөртсен өчен, Мусаны, Һарунны вә Мәрьямне җибәрдем. 5 Әй халкым, Мәаб патшасы Бәлакның ни кылырга ниятләгәнен һәм Бигур углы Билгамның аңа нәрсә дип җавап биргәнен исеңә төшер. Шиттимнән Гилгәлгә ясаган сәяхәтеңне хәтереңә ал һәм Раббының сиңа күпме яхшылыклар кылганын күрерсең». 6 Раббыга мин нәрсә алып барырмын, Сәҗдә кылырга барганда, Аллаһы Тәгаләгә нәрсә белән килермен? Тулаем яндыру корбаннары – бер яшьлек бозаулар беләнме? 7 Аңа багышлап, меңләгән сарык тәкәсе суйсам, зәйтүн маен елгалар итеп агызсам, Раббы канәгать калырмы икән?! Әллә, җинаятьләремне йолыр өчен, беренче баламны, гөнаһларым өчен үземнең бәгырь җимешемне корбан итәргәме? 8 Әй адәм баласы, нәрсәнең яхшы булуын һәм синнән нәрсә таләп ителгәнне Раббы сиңа әйтте: гадел бул, шәфкать кылудан тәм тап, Аллаң алдында күндәмлек күрсәтеп яшә. 9 Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү – зирәклектер! Раббы, шәһәргә мөрәҗәгать итеп: «Әй кавемем халкы, әй җәмәгать, тыңлагыз әле сүземне! – ди. – 10 Яманнарның өйләрендәге хәрәм байлыкны, каһәр төшкән бозык үлчәүләрне күрәлмыйм Мин! 11 Дөрес үлчәми торган үлчәүләр вә герләр белән эш итүчене акларгамы Миңа?! 12 Бу шәһәрдә байлар җәбер-золым кыла, халкы ялганлаша, телләре дөрес сүз сөйли белми. 13 И шәһәр, әнә шуның өчен Мин сине тар-мар китерермен, гөнаһларың өчен вәйран итәрмен. 14 Син ашарсың, ләкин тамагың туймас, ашказаның һаман буш булыр. Байлыгыңны саклап калырга тырышырсың, ләкин саклый алмассың, саклап калдырганыңны исә кылычка тапшырырмын. 15 Игенне чәчәрсең, ләкин җыеп ала алмассың, зәйтүн җимешен сыгарсың, ләкин маеннан файдалана алмассың, йөзем җимешен сыгарсың, ләкин шәрабыннан авыз итмәссең. 16 Син Омри патшаның һәм Ахаб йортының гадәт-йолаларын саклап калгансың. Шуңа күрә Мин сине тар-мар китерәм, халкыңны хур итәм, һәм син барча кавемнәр алдында мәсхәрәгә калачаксың». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia