Михә 3 - Изге Язма1 Мин, Михә, шулай дидем: «Ягъкуб халкының башлыклары, Исраил йортының хакимнәре! Тыңлагыз мине: гаделлек саклауны кайгыртырга тиеш түгелмени сез?! 2 Әмма сез яхшылыкны күрәлмыйсыз, яманлыкны яратасыз, халкымның тиресен тунап, итен сөякләреннән аерасыз. 3 Сез халкымның итен ашыйсыз: тиресен тунап, сөякләрен сындырасыз, казанга, табага салырга җыенгандай, итен кискәлисез». 4 Килер бер вакыт, һәм алар Раббыга ялвара башлаячак, ләкин Ул аларга җавап бирмәячәк, кылган явызлыклары өчен алардан йөз чөерәчәк. 5 Ашарга биргән кешеләргә – тынычлык, ә ризык бирмәгәннәргә сугыш игълан итеп, бу пәйгамбәрләр минем халкымны алдыйлар. Раббы аларга болай ди: 6 «Менә шуңа күрә өстегезгә бастырып караңгылык, төн килә, һәм сез гаиптән хәбәрләр бирә, күрәзәлек итә алмассыз. Пәйгамбәрләр өчен кояш батар, көн караңгылыкка чумар». 7 Гаиптән хәбәр бирүчеләр оятка калыр, күрәзәчеләр хурлыкка төшәр. Алар авызларын томалар, чөнки Аллаһыдан аларга җавап килмәс. 8 Мин исә Ягъкуб нәселе кылган җинаятьне, Исраил халкы кылган гөнаһны фаш итәр өчен, Раббы Рухы белән, гаделлек вә ныклык белән тулганмын! 9 Гадел хөкемне санламаган, барлык хак нәрсәне бозып күрсәткән Ягъкуб йорты башлыклары һәм Исраил хакимнәре, тыңлагыз! 10 Сионны сез – кан өстендә, Иерусалимне гаделсезлек өстендә төзисез. 11 Биредә җитәкчеләр ришвәт алып хөкем кылалар, руханилар акча өчен гыйлем бирәләр, пәйгамбәрләр сәмән алып киләчәкне әйтәләр һәм шул ук вакытта, Раббыга аркаланмакчы булып: «Раббы безнең белән түгелме соң?! Безгә бәла-каза килмәячәк!» – диләр. 12 Сезнең аркада Сионны басу кебек сөрәчәкләр, Иерусалим хәрабәләр өеменә әйләнәчәк, һәм Аллаһы йорты урнашкан тау урман белән капланачак. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia