Михә 1 - Изге Язма1 Яһүдә патшалары Иотам, Әхәз һәм Хизәкыйя идарә иткән заманнарда морешетлы Михә пәйгамбәргә Раббы Үз сүзен җиткерә торды. Самарея белән Иерусалим хакында аңа Раббыдан менә нинди вәхи булды: 2 Әй халыклар, һәммәгез тыңлагыз, җир дә, җирдәге һәрбер җан иясе дә тыңласын: Хуҗа-Раббы Үзенең изге йортыннан сезгә каршы шаһитлык бирә. 3 Күрегез: Раббы, Үзенең яшәгән урыныннан чыгып, тау башларына басып, түбән төшә. 4 Аның аяк астында таулар утка төшкән балавыз сыман эри, таудан агып төшкән ташкыннан ерылган сыман, үзән җирләр икегә аерыла. 5 Бу – Ягъкуб нәселе кылган җинаятьләр, Исраил халкы кылган гөнаһлар өчендер. Ягъкуб нәселен гөнаһ юлына кем этәрде соң? Самарея түгелмени?! Яһүдә җирендәге потханәләр төзүдә кем гаепле соң? Иерусалим түгелмени?! 6 «Шуңа күрә Самареяне хәрабәләр өеменә, йөзем үрчетә торган урынга әйләндерермен, – ди Раббы, – шәһәр ташларын үзәнлеккә аударып, нигезенә кадәр җимерермен! 7 Аның барча потларын ватып бетерермен, уйнашчылык итеп алган бүләкләрен утка салырмын, бөтен пот-санәмнәрен җимерермен! Уйнашчылык итеп алган бүләкләре яңадан да фахишәләргә бүләккә китәр». 8 Шуңа күрә мин үкереп елармын, яланөс, яланаяк йөрермен; чүл бүресе кебек улармын, ябалак кебек ухылдармын. 9 Чөнки Самареянең ярасы төзәлерлек түгел, аның авыруы Яһүдәгә кадәр таралды – халкымның капка төбенә, Иерусалимнең үзенә кадәр барып җитте. 10 Бу хакта Гәттә сөйләмәгез, кычкырып еламагыз анда. Бәйт-Лыгапрада көлдә аунагыз. 11 Ә сез, Шапирдә яшәүчеләр, шәрә калган, хурлыкка төшкән хәлдә әсир китәрсез. Саананда яшәүчеләр шәһәрдән чыгарга җөрьәт итмәс. Бәйт-Әсәлдә яшәүчеләр кайгыга баткан: сезгә һичнинди ярдәм булмас! 12 Маротта яшәүчеләр, борчылып, яхшы хәбәр көтәләр, әмма Раббы Иерусалим капкасына һәлакәт җибәрде. 13 Әй Лахишта яшәүчеләр, атларыгызны арбаларга җигегез! Сион-кызның гөнаһ юлына аяк басуына сез сәбәпче булдыгыз, чөнки Исраилнең җинаятьләре сездән башланды. 14 Ә хәзер, яһүдиләр, хушлашу бүләкләрен Морешет-Гәткә озатыгыз. Әкзиб шәһәренә өметләнеп, Исраил патшалары алдана гына. 15 Әй Марешада яшәүчеләр, Раббы сезгә каршы баскынчылар җибәрер, һәм Исраил түрәләре Адулламга качып китәр. 16 И-и яһүдиләр, сөекле балаларыгыз өчен кайгырып, чәчләрегезне кырыгыз. Башыгыз бөркетнеке сыман шәрәләнеп калсын, чөнки балаларыгыз сөрген китәр. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia