Маттай 6 - Изге ЯзмаХәер-сәдака бирү турында 1 Тәкъва эшләрегезне кешеләргә күрсәтүдән сакланыгыз. Югыйсә Күктәге Атагыздан әҗер алмассыз. 2 Шуңа күрә, сәдака биргәндә, ул хакта кычкырып йөрмә. Кешеләр аларга мактау яудырсын дип, гыйбадәтханәләрдә һәм урамнарда икейөзлеләр шулай эшлиләр. Сезгә хак сүз әйтәм: алар тулысынча әҗерләрен алдылар. 3-4 Ләкин син фәкыйрьгә сәдака биргәндә, ярдәмең яшерен эшләнсен өчен, сул кулың уң кулыңның ни эшләгәнен белмәсен. Яшерен кылынган һәммә эшне күрүче Атаң сиңа әҗереңне бирер. Гайсәнең дога кылырга өйрәтүе 5 Дога кылганда, икейөзлеләр кебек булмагыз. Алар, барысы да күрсен дип, гыйбадәтханәләрдә һәм юл чатында басып дога кылырга яраталар. Сезгә хак сүз әйтәм: алар тулысынча әҗерләрен алдылар. 6 Ә син, дога кылганда, бүлмәңә кереп, артыңнан ишегеңне яп һәм күзгә күренмәгән Атаңа дога кыл. Яшерен кылынган һәммә эшне күрүче Атаң сиңа әҗереңне бирер. 7 Дога кылганда, мәҗүсиләр кебек, буш сүзләр әйтмәгез. Догаларыбызда күп сүзләр әйтсәк, илаһларыбыз безне ишетер, дип уйлыйлар алар. 8 Аларга охшамагыз. Атагыздан сораганчы ук, нәрсәгә мохтаҗ булуыгызны Ул белә бит. 9 Ә сез болай дога кылыгыз: Күктәге Атабыз! Исемең изге дип икърар ителсен, 10 Синең Патшалыгың килсен. Күктәге кебек җирдә дә Синең ихтыярың гамәлгә ашсын. 11 Көндәлек икмәгебезне безгә бүген бир. 12 Без дә үзебезгә явызлык кылучыларны кичергәндәй, безнең явыз эшләрне Син кичер. 13 Безне сынауга дучар итмә, ә явыздан сакла. 14 Кешеләрнең гаеп эшләрен кичерсәгез, Күктәге Атагыз сезнекен дә кичерер. 15 Ләкин сез үзегез башкаларны кичермәсәгез, сезнең гаеп эшләрне Күктәге Атагыз кичермәс. Ураза тоту турында 16 Ураза тотканда, икейөзлеләр кебек караңгы чырайлы булмагыз. Үзләренең ураза тотуларын кешеләр күрсен дип, алар шулай моңсу булып йөриләр. Сезгә хак сүз әйтәм: алар әҗерләрен тулысынча алдылар. 17 Ә син исә, ураза тотканда, чәчләреңне майла һәм битеңне ю: 18 шунда синең ураза тотуыңны кешеләр түгел, күзгә күренмәгән Атаң гына күрер. Яшерен эшләнгән барча эшләрне күрүче Атаң сиңа әҗереңне бирер. Чын хәзинә 19 Җирдә үзегезгә байлык җыймагыз. Анда аны көя тапый, ул тутыга, караклар урлап чыга. 20 Әмма сез хәзинәне күктә җыегыз: анда аны көя дә тапамый, ул тутыкмый да, караклар да кереп урлап чыкмый. 21 Хәзинәң кайда булса, күңелең дә шунда булыр. 22 Күзләр кешене яктырта торган чырагтыр. Күзләрең якты икән, үзең дә яктылык белән тулырсың. 23 Ләкин күзләрең тонык булса, бөтен тәнең караңгы булыр. Әгәр эчеңдәге яктылык караңгылык икән, ул вакытта караңгылык турында нәрсә әйтергә?! Борчылмагыз 24 Берәү дә ике хуҗага хезмәт итә алмас: берсен яратмас, ә икенчесен яратыр; берсенә тугры булыр, ә икенчесен санга сукмас. Аллаһыга да, байлыкка да берьюлы хезмәт итә алмассыз. 25 Шуңа күрә, Мин сезгә әйтәм: җан асрар өчен, нәрсә белән тукланыйм һәм нәрсә эчим, тәнемне каплар өчен, нәрсә киим дип борчылмагыз. Җан – ризыктан, тән киемнән мөһимрәк түгелме соң? 26 Кошларга карагыз: алар чәчмиләр дә, урмыйлар да, ашлыкны амбарларга да салмыйлар, шулай да аларны Күктәге Атагыз туендыра. Ә сез кошлардан кадерлерәк түгелме соң? 27 Кайсыгыз, кайгырганга карап, үз гомерен бер сәгатькә булса да озайта ала? 28 Кием өчен ник борчыласыз? Кыр чәчәкләренә карагыз, алар ничек үсәләр: эшләмиләр дә, эрләмиләр дә. 29 Әмма сезгә әйтәм: хәтта Сөләйман патша да, никадәр мәһабәт булмасын, аларның берсе кадәр дә киенә алмаган. 30 Бүген кырда үсеп утырган, ә иртәгә учакка ташланасы үләнне Аллаһы шулай киендерә икән, сезне ничек киендермәсен ди инде, сай иманлылар? 31 Шулай итеп: „Ни ашарбыз, ни эчәрбез, ни киярбез?“ – дип борчылмагыз. 32 Мәҗүсиләрнең төп кайгылары шулдыр. Ә боларның һәммәсенә мохтаҗ булуыгызны Күктәге Атагыз белә. 33 Барыннан да бигрәк Аллаһының Патшалыгын һәм гадел ихтыярын эзләгез, һәм боларның барысы да сезгә насыйп ителер. 34 Иртәгә булачак көн өчен борчылмагыз. Ул үзе хакында үзе кайгыртыр. Һәр көннең үз мәшәкатьләре җитәрлек. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia