Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Маттай 28 - Изге Язма


Гайсә Мәсихнең үледән терелүе

1 Шимбә көн үтеп, атнаның беренче көне таңында магдалалы Мәрьям белән икенче Мәрьям кабер-мәгарәне карарга бардылар.

2 Кинәт бик каты җир тетрәде, чөнки Раббы фәрештәсе күктән төште. Кабер янына килеп, ташын аударып ташлады һәм шул таш өстенә утырды.

3 Аның килүе яшендәй, ә киемнәре кар кебек ак иде.

4 Сакчылар куркуларыннан калтырап, үледәй катып калдылар.

5 Фәрештә исә хатыннарга болай диде: – Курыкмагыз! Мин хачка кадакланган Гайсәне эзләвегезне беләм.

6 Ул монда юк. Үзе әйткәндәй, үледән терелтеп торгызылды. Килегез монда, Ул монда яткан иде, карагыз.

7 Тизрәк барып, шәкертләренә: «Гайсә үледән терелтеп торгызылды! Ул сездән алда Гәлиләягә бара торыр. Сез Аны шунда күрерсез», – дип әйтегез. Мин сезгә шуны әйтер өчен килдем.

8 Хатыннар ашыга-ашыга кабер яныннан киттеләр. Куркып һәм бик нык шатланып, шәкертләренә сөйләргә йөгерделәр.

9 Кинәт алар алдына Гайсә Үзе килеп чыкты. – Иминлек сезгә! – диде Ул. Алар Гайсә янына килеп, аякларын кочаклап, алдында тезләнделәр.

10 Шунда Гайсә: – Курыкмагыз! – диде. – Барыгыз, шәкертләремә Гәлиләягә барырга кушыгыз. Алар Мине шунда күрерләр.


Кабер сакчыларын җавапка тарту

11 Хатыннар киткәч, кайбер сакчылар, шәһәргә барып, баш руханиларга булган бөтен хәлне сөйләп бирделәр.

12 Баш руханилар өлкәннәр белән җыелышып киңәшләшкәч, гаскәриләргә күп итеп акча бирделәр

13 һәм аларга: – «Без йоклаганда, шәкертләре төнлә килеп, гәүдәсен урлап киткәннәр», – дип әйтегез.

14 Бу хәбәр идарәчегә барып җитсә, борчылмагыз, сезнең гаебегез юк, дип без аны күндерә алырбыз, – диделәр.

15 Сакчылар акчаларны алып, ничек кушылган булса, шулай эшләделәр. Бу хәбәр яһүдиләр арасында хәзерге көнгә кадәр киң тарала.


Гайсә шәкертләре нәрсә эшләргә тиешләр

16 Унбер шәкерт исә Гәлиләягә, Гайсә барырга кушкан тауга китте.

17 Аны күреп, алар каршында тез чүктеләр, әмма кайберләре шикләнделәр.

18 Гайсә, алар янына килеп, болай диде: – Күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлек Миңа бирелде.

19 Шуңа күрә барыгыз һәм бөтен халыкларны Минем шәкертләрем итегез. Аларны Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз

20 һәм Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез. Шуны белегез: Мин, дөнья беткәнгә тикле, һәрвакыт сезнең белән булам.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan