Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Маттай 27 - Изге Язма


Гайсәнең Пилатка тапшырылуы

1 Иртән иртүк барлык баш руханилар һәм халык өлкәннәре, киңәшләшеп, Гайсәне үтерү турында сүз куештылар.

2 Аны бәйләп, идарәче Пилатка алып барып тапшырдылар.


Яһүдәнең үлеме

3 Гайсәгә хыянәт иткән Яһүдә, Аның үлемгә хөкем ителүен белгәч, эшләгән эшенә үкенеп, баш руханиларга һәм өлкәннәргә утыз көмеш тәңкәне кайтарып биреп:

4 – Гөнаһ кылдым мин, гаепсез Кешегә хыянәт иттем, – диде. – Безгә ни, ул – синең эшең, – дип җавап бирделәр тегеләр.

5 Ул тәңкәләрне Аллаһы йортында атып бәреп чыгып китте дә асылынды.

6 Баш руханилар тәңкәләрне алып: – Боларны Аллаһы йортындагы хәзинәгә салу канунга сыймый: бу – канлы тәңкәләр, – диделәр.

7 Алар, киңәшләшеп, бу тәңкәләргә, үлгән чит ил кешеләрен күмәр өчен, чүлмәкче кырын сатып алырга, дигән карар чыгардылар.

8 Шуңа күрә бу кыр Кан кыры дип атала башлады һәм хәзерге көнгә кадәр шулай атала.

9 Шулай Иремия пәйгамбәр аша әйтелгән сүзләр гамәлгә ашты: «Алар Исраил халкы тарафыннан Аның өчен билгеләнгән бәяне – утыз көмеш тәңкәне алдылар,

10 һәм, Раббы миңа кушканча, ул акча белән чүлмәкче кырын сатып алдылар».


Гайсә Пилат алдында

11 Гайсә идарәче каршына бастырылды. – Син – яһүдиләр Патшасымы? – дип сорады Аңардан Пилат. – Бу – синең сүзләрең, – дип җавап бирде Гайсә.

12 Баш руханилар һәм өлкәннәр Аны гаепли башлагач, Ул аларга җавап бирмәде.

13 Шуннан соң Пилат: – Үзеңә каршы шулкадәр күп гаепләүләрне ишетмисеңме әллә Син? – дип сорады.

14 Әмма Гайсә җавап итеп бер сүз дә әйтмәде, моның белән Ул идарәчене бик нык гаҗәпләндерде.

15 Гадәттәгечә, идарәче бәйрәм уңаеннан халык сораган бер тоткынны азат итә торган иде.

16 Ул вакытта даны киң таралган Бараб исемле бер тоткын бар иде.

17 Шуңа күрә, халык җыелгач, Пилат алардан: – Сезгә кемне азат итүемне телисез: Барабнымы, әллә Мәсих дип аталган Гайсәнеме? – дип сорады

18 Яһүдиләрнең башлыклары Гайсәдән көнләшкәнгә, Аны тотып бирүләрен Пилат белә иде.

19 Ул хөкем итү урынында утырган чакта, хатыны аңа: «Бу тәкъва Кешегә каршы бернәрсә дә эшләмә! Бүген төшемдә Аның аркасында бик нык газапландым», – дип хәбәр иттерде.

20 Баш руханилар һәм өлкәннәр исә Барабны азат итүен, ә Гайсәне үлем җәзасына тартуын таләп итәргә дип халыкны котырттылар.

21 Идарәче халык төркеменнән: – Сез кемне телисез? Сезгә икенең кайсысын азат итим? – дип сорады. – Барабны, – дип җавап бирделәр алар.

22 – Ә Мәсих дип аталган Гайсә белән нәрсә эшлим? – дип сорады Пилат. – Аны хачка кадакларга! – дип җавап бирде аларның барысы да.

23 – Ул нинди явызлык эшләгән соң? – дип сорады ул. – Аны хачка кадакларга! – дип, тагын да катырак итеп кычкырды җыелган халык.

24 Пилат бернәрсә дә эшли алмавын, хәтта чуалыш чыгу мөмкинлеген күреп, су китерергә кушты һәм халык алдында кулларын юды. – Бу Кешенең үлемендә гаебем юк, үзегезгә карагыз! – диде ул.

25 – Аның каны өчен без һәм балаларыбыз җаваплы булсын! – дип җавап бирде бөтен халык.

26 Шунда Пилат аларга Барабны азат итте. Ә Гайсәне камчы белән суктыргач, хачка кадаклатырга тапшырды.


Гаскәриләрнең Гайсәне мәсхәрәләве

27 Шуннан соң гаскәриләр Гайсәне идарәченең сараена алып киттеләр. Аларның бар гаскәре Гайсә тирәли җыелды.

28 Алар Гайсәнең киемнәрен салдырып, җете кызыл төстәге япанча кидерделәр,

29 чәнечкеле ботаклардан таҗ үреп, башына кидерделәр, уң кулына таяк тоттырдылар һәм каршында тез чүгеп: «Яшәсен яһүдиләр Патшасы!» – дип мыскылладылар.

30 Аннары Гайсәгә төкерделәр, таяк алып, башына сугып кыйнадылар.

31 Мәсхәрәләүләрен тәмамлагач, алар Гайсәдән япанчаны салдырып, Аңа Үз киемнәрен кидерделәр һәм хачка кадакларга алып киттеләр.


Гайсәне хачка кадаклау

32 Алар, чыгып барганда, Күринидән килгән Шимун исемле бер кешене очратып, аны Гайсәнең хачын күтәреп барырга мәҗбүр иттеләр.

33 Гөлгетә, ягъни «Баш сөяге» дип аталган урынга килеп җиткәч,

34 алар Гайсәгә үт катыш шәраб бирделәр. Ул татып карады, әмма эчәргә теләмәде.

35 Гайсәне хачка кадаклагач, алар, жирәбә салып, Аның киемнәрен бүлештеләр

36 һәм Аны анда саклап утырдылар.

37 Гайсәнең баш өстенә гаебен күрсәтүче «Бу – Гайсә, яһүдиләр Патшасы» дигән язу беркетеп куйдылар.

38 Аның белән бергә ике юлбасарны да кадакладылар: берсен уң ягына, берсен сул ягына.

39 Үтеп баручылар, башларын чайкый-чайкый, Аны хурладылар.

40 – Син, Аллаһы йортын җимереп, аны өч көндә төзүче, Үзеңне коткар! Аллаһы Углы булсаң, төш хачтан! – диделәр алар.

41 Баш руханилар да канун белгечләре һәм өлкәннәр белән бергә Аны мыскылладылар:

42 – Башкаларны коткарды, ә Үзен коткара алмый! Ә Үзе – Исраил Патшасы! Төшсен хачтан, шунда без Аңа ышанырбыз!

43 Ул Аллаһыга таяна. Әгәр Ул Аллаһыга яраклы булса, ул чакта Аны Аллаһы коткарсын! Ул Үзен Аллаһы Углы дип атый бит.

44 Аның белән бергә кадакланган юлбасарлар да Аны шундый ук сүзләр белән мәсхәрәләделәр.


Гайсәнең үлеме

45 Көн уртасында бөтен җир йөзен караңгылык каплап алды, һәм көндезге сәгать өчкә кадәр шулай дәвам итте.

46 Ә сәгать өчләр тирәсендә Гайсә: – Эли, Эли, лема сабахтани? – дип каты итеп кычкырып җибәрде. (Бу «Әй Аллам, Аллам! Нигә ташладың Син Мине?» дигәнне аңлата.)

47 Анда торучыларның кайберләре, сүзләрен ишетеп: – Ильясны чакыра, – диделәр.

48 Шунда аларның берсе йөгереп килеп, губка кисәген әче шәрабка манчып, аны таякка элде һәм Гайсәгә эчәргә бирде.

49 Калган кешеләр аңа: – Тукта! Әйдә карыйк: Ильяс Аны коткарырга килерме икән? – диделәр.

50 Ә Гайсә тагын бер тапкыр каты итеп кычкырып җан бирде.

51 Менә Аллаһы йортындагы пәрдә өстән аска кадәр урталай ертылып төште. Җир тетрәде, таш кыялар ярылдылар,

52 каберләр ачылып китеп, үлгән изгеләр арасыннан күбесе терелтеп торгызылдылар.

53 Алар каберләрдән чыктылар, ә Гайсә терелгәч, алар изге Иерусалим шәһәренә керделәр, һәм күпләр аларны күрде.

54 Йөзбашы һәм аның белән Гайсәне саклаучы гаскәриләр, җир тетрәүне һәм башка хәлләрне күреп, бик нык курыктылар. – Ул, чыннан да, Аллаһы Углы булган икән, – диделәр.

55 Анда читтән карап торучы күп хатыннар да бар иде (алар Гайсәгә Гәлиләядән ияреп килгән һәм Аңа хезмәт иткән иделәр).

56 Алар арасында магдалалы Мәрьям, Ягъкуб белән Йосыфның анасы Мәрьям һәм Зебедәй угылларының анасы бар иде.


Гайсәне кабергә салу

57 Кич белән Ариматайдан Йосыф исемле бай кеше килде. Ул да Гайсәнең шәкерте иде.

58 Пилат янына килеп, ул Гайсәнең җәсәден алып китәргә сорады. Шунда Пилат Аның җәсәден Йосыфка бирергә кушты.

59 Гәүдәне алып, Йосыф аны чиста җитен тукымага төрде

60 һәм күптән түгел кыяда уелган кабер-мәгарәгә салды. Зур таш тәгәрәтеп алып килеп, кабер авызын томалады да китеп барды.

61 Магдалалы Мәрьям белән икенче Мәрьям исә кабер каршында утыра иделәр.


Кабер сакчылары

62 Икенче көнне (ул шимбә көн иде) Пилат янына баш руханилар һәм фарисейлар килеп:

63 – Әфәндебез, бу ялганчының исән чагында: «Мин өч көннән соң терелтелеп торгызылачакмын», – дип әйткәнен хәтерлибез, – диделәр алар. –

64 Өченче көнгә кадәр каберне сакларга әмер бир, югыйсә шәкертләре килеп, гәүдәсен урлап китүләре мөмкин. Халыкка: «Ул үледән терелтеп торгызылды», – дип әйтерләр. Һәм бу соңгы ялган беренчесеннән дә яманрак булыр.

65 – Сакчыларны алып барып, белгәнегезчә каберне саклагыз, – диде Пилат.

66 Алар, барып, кабер авызын томалаган ташка мөһер сугып, каберне сакларга гаскәриләрен куйдылар.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan