Маттай 26 - Изге ЯзмаГайсәне үтерү нияте 1 Гайсә бу сүзләрен тәмамлагач, шәкертләренә: 2 – Ике көннән Котылу бәйрәме буласын сез беләсез. Ул көннәрдә Адәм Углын хачка кадакларга тапшырачаклар, – дип әйтте. 3 Шул вакытта баш руханилар һәм халык өлкәннәре Кәяфәс исемле олуг рухани сараенда җыелдылар да 4 Гайсәне хәйлә белән кулга алып үтерергә сүз куештылар. 5 – Ләкин, халык арасында чуалыш килеп чыкмасын өчен, бәйрәм вакытында ярамас, – диделәр алар. Гайсәне Бәйт-Әниядә майлау 6 Гайсә Бәйт-Әниядә махаулы Шимунның өендә иде. 7 Ул анда ашап утырганда, янына бик кыйммәтле хуш исле май салынган алебастр савыт тотып, бер хатын килде һәм майны Гайсәнең башына койды. 8 Ә моны күргән шәкертләре, ачуланып: – Майны нигә алай әрәм итәргә? – диделәр. – 9 Ул майны зур бәягә сатып, акчасын фәкыйрьләргә өләшергә була иде бит! 10 Әмма шәкертләренең канәгатьсезлеген белгән Гайсә: – Бу хатынны ник битәрлисез? Минем өчен ул изге эш эшләде. 11 Фәкыйрьләр һәрвакыт сезнең белән бит, Мин исә сезнең белән һәрвакыт булмам. 12 Ул хатын, тәнемә май коеп, Мине күмәргә әзерләде. 13 Сезгә хак сүз әйтәм: җир йөзенең бу Яхшы хәбәр килеп ирешкән һәр почмагында, әлеге хатынны искә алып, аның нәрсә эшләве хакында сөйләячәкләр, – диде. Яһүдәнең Гайсәгә хыянәт итүе 14 Шуннан соң, унике шәкертнең берсе Яһүдә Искариот баш руханилар янына барып: 15 – Әгәр сезгә Гайсәне тапшырсам, миңа нәрсә бирерсез? – диде. Алар аңа утыз көмеш тәңкә санап бирделәр. 16 Шушы вакыттан алып, ул, Гайсәне аларның кулларына тапшырыр өчен җай чыкканны көтеп йөри башлады. Гайсәнең Котылу бәйрәме ризыгын соңгы тапкыр ашавы 17 Төче күмәч бәйрәменең беренче көнендә шәкертләре Гайсә янына килеп: – Котылу бәйрәме хөрмәтенә табынны Синең өчен кайда әзерләвебезне телисең? – дип сорадылар. 18 Гайсә аларга: – Шәһәрдәге шул-шул кешегә барып, болай әйтегез: «„Билгеләгән сәгатем якынлашып килә. Шәкертләрем белән Котылу бәйрәме ашын синдә ашармын“, – дип әйтте Остазыбыз», – диде. 19 Шәкертләре Гайсә кушканны үтәделәр һәм Котылу бәйрәме табынын әзерләделәр. 20 Кич җиткәч, Гайсә унике шәкерте белән бергә табын янына утырды. 21 Алар ашап утырган чакта Гайсә: – Мин сезгә хак сүз әйтәм: арагыздан берәү Миңа хыянәт итәчәк, – диде. 22 Алар, хафага төшеп, берсе артыннан берсе: – Хакимем, мин түгелдер бит? – дип сорый башладылар. 23 Ә Ул аларга болай дип җавап бирде: – Минем белән бер савыттан ашаучы кеше Миңа хыянәт итәчәк. 24 Изге язмада язылганча, Адәм Углы китә. Әмма Адәм Углына хыянәт иткән кешегә – ни кайгы! Ул кеше бөтенләй дә тумаса, аның өчен яхшырак булыр иде! 25 Шуннан соң, хыянәт итәчәк Яһүдә Аңардан: – Остаз, мин түгелдер бит? – дип сорады. – Моны син үзең әйттең! – дип җавап бирде Гайсә. 26 Ашап утырганда, Гайсә икмәк алып шөкрана кылды һәм аны, сындырып, шәкертләренә бирде. – Алып ашагыз, бу Минем тәнемдер, – диде Ул. 27 Аннары касәне алды һәм, шөкрана кылып, аларга сузды һәм: – Шуңардан эчегез. Барыгыз да эчегез. 28 Бу, гөнаһлар кичерелсен дип, күпләр өчен түгелә торган канымдыр. Бу кан Аллаһы килешүен раслый. 29 Сезгә әйтәм: бүгеннән алып, Атам Патшалыгында сезнең белән бергә яңа шәраб эчәр көн җитми торып, Мин инде йөзем шәрабы эчмәячәкмен, – диде. 30 Мәдхия җырлаганнан соң, алар Зәйтүн тавына киттеләр. Петернең ваз кичәчәген Гайсәнең алдан әйтүе 31 Шунда Гайсә аларга: – Изге язмада: «Көтүчене сугып егармын һәм сарыклар таралышыр», – дип язылганча, сез барыгыз да бу төндә Миннән баш тартырсыз. 32 Әмма, Мин терелеп торганнан соң, сездән алда Гәлиләягә бара торырмын, – дип әйтте. 33 Петер исә: – Синнән һәммәсе баш тартканда да, мин һичкайчан баш тартмам! – дип каршы төште. 34 Ләкин Гайсә аңа: – Сиңа хак сүз әйтәм: бу төнне, әтәч кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең, – дип әйтте. 35 – Синең белән бергә үләргә туры килсә дә, мин Синнән һичкайчан ваз кичмәячәкмен! – диде Петер. Башка шәкертләре дә шулай диештеләр. Гайсәнең Гетсимәни бакчасында дога кылуы 36 Шуннан соң Гайсә шәкертләре белән Гетсимәни дип аталган урынга килде. Шунда Ул аларга: – Мин тегендә барып дога кылыйм. Сез шушында утырып торыгыз, – дип әйтте. 37 Ул Үзе белән Петерне һәм Зебедәйнең ике углын ияртеп алып китте. Аның күңелен сагыш һәм шом биләп алды. 38 Ул аларга: – Йөрәгемне үлем сагышы басты, шушында көтеп торыгыз һәм Минем белән бергә уяу булыгыз! – диде. 39 Ул читкәрәк китте дә җиргә йөзтүбән капланып дога кылды: – Атам! Әгәр мөмкин булса, бу газаплар касәсе Мине читләтеп үтсә иде! Хәер, Мин теләгәнчә түгел, Син теләгәнчә булсын. 40 Гайсә шәкертләре янына әйләнеп килгәндә, аларның йоклап ятуын күрде. – Ничек сез Минем белән бергә бер сәгать тә уяу утыра алмадыгыз? – диде Ул Петергә. – 41 Уяу булыгыз, вәсвәсәгә дучар булмас өчен, дога кылыгыз. Рух көчле, ә тән зәгыйфьтер! 42 Гайсә тагын, икенче тапкыр читкә китеп, дога кылды: – Атам, Миңа бу касәне эчмичә үткәрергә мөмкин булмаса, Синең ихтыярың буенча булсын! 43 Әйләнеп килгәч, аларның тагын йоклауларын күрде: күзләрен йокы баскан иде. 44 Аларны калдырып, Гайсә тагын читкәрәк китте һәм өченче тапкыр шул ук сүзләрне әйтеп дога кылды. 45 Шуннан соң, шәкертләре янына әйләнеп килеп, аларга: – Сез һаман йоклыйсызмы, ял итәсезме? Менә Адәм Углы гөнаһлылар кулына тапшырылачак вакыт җитте. 46 Торыгыз, киттек! Күрегез, Миңа хыянәт итүче килә, – дип әйтте. Гайсәне кулга алу 47 Гайсә әле әйтеп тә бетермәде, унике шәкертнең берсе – Яһүдә килеп чыкты. Аның белән бергә баш руханилар, өлкәннәр җибәргән күп санлы халык төркеме кылычлар һәм чукмарлар күтәреп килделәр. 48 Хыянәтче: «Мин кемне үпсәм, шул Гайсә булыр. Аны кулга алыгыз», – дип, алар белән алдан сүз беркеткән иде. 49 Яһүдә туп-туры Гайсә янына килде. – Исәнме, Остаз! – дип, Гайсәне үбеп алды. 50 Әмма Гайсә аңа: – Син нәрсә өчен килгән булсаң, шуны эшлә, дустым! – диде. Шуннан соң Яһүдә белән булган кешеләр алга чыктылар һәм, Гайсәне кулга алып, сак астына куйдылар. 51 Гайсә белән булганнарның берсе, кулын сузып, кылычын чыгарды һәм, олуг рухани хезмәтчесенә селтәнеп, аның колагын чабып өзде. 52 Шунда Гайсә аңа: – Кылычыңны кынына тыгып куй! Кылыч алучы һәркем кылычтан һәлак булыр! 53 Әллә Мин Атама мөрәҗәгать итә алмыйм, дип уйлыйсыңмы?! Ул шунда ук Миңа унике гаскәрдән дә артыграк фәрештәләрен җибәргән булыр иде! 54 Әмма ул вакытта Изге язмаларда болар булырга тиеш дип язылганнар ничек гамәлгә ашсын? – дип әйтте. 55 Шуннан соң Гайсә халык төркеменә болай диде: – Юлбасар тотарга чыккандай, Минем янга кылыч һәм чукмарлар күтәреп килгәнсез! Һәр көнне Аллаһы йортында утырып гыйлем бирдем, һәм сез Мине кулга алмадыгыз. 56 Әмма болар һәммәсе пәйгамбәрләрнең язганнары гамәлгә ашсын өчен булды. Шулвакыт барлык шәкертләре Аны калдырып качып киттеләр. Гайсә Югары киңәшмә каршында 57 Гайсәне кулга алган кешеләр Аны олуг рухани Кәяфәс янына китерделәр. Анда канун белгечләре һәм өлкәннәр җыелган иде инде. 58 Ә Петер исә, арттарак калып, олуг руханиның ишегалдына кадәр Гайсә артыннан барды һәм, эчкә кереп, боларның һәммәсенең нәрсә белән бетүен күрергә теләп, хезмәтчеләр белән бергә утырды. 59 Ә баш руханилар һәм бөтен Югары киңәшмә, Гайсәне үтертү өчен, Аңа каршы ялган шаһитлык эзләде. 60 Әмма күп ялган шаһитлар килеп ялганласалар да, бернинди гаеп таба алмадылар. Ниһаять, шаһитлык күрсәтеп, ике кеше чыкты. 61 Алар: – Бу кеше: «Мин Аллаһы йортын җимереп, өч көн эчендә яңадан төзи алам», – дип әйтте, – диделәр. 62 Шуннан олуг рухани торып, Гайсәгә: – Аларның Сиңа каршы әйткән сүзләренә берничек тә җавап бирмисеңме? – дип сорады. 63 Әмма Гайсә эндәшмәде. Шуннан соң олуг рухани Аңа: – Мәңге тере Аллаһы исеме белән әйтергә өндимен, әйт безгә: Син – Мәсих, Аллаһы Углымы? – диде. 64 Гайсә аңа: – Моны син үзең әйттең. Әмма Мин сезгә әйтәм: «Кодрәт Иясенең уң ягында Адәм Углының утыруын һәм күктәге болытлар өстеннән килүен күрерсез», – дип әйтте. 65 Шунда олуг рухани, өстендәге киемен ертып җибәреп: – Көферләнү бу! Тагын нинди шаһитлар кирәк безгә? Көфер сүз сөйләвен хәзер үзегез ишеттегез! 66 Бу хакта сез нәрсә уйлыйсыз? – диде. – Ул гаепле һәм үләргә тиеш, – дип җавап бирделәр калганнар. 67 Шуннан соң алар Гайсәнең битенә төкерделәр һәм кыйнадылар; башкалар суктылар һәм: 68 – Әй, Мәсих, пәйгамбәрлек итеп әйт безгә: Сиңа кем сукты? – диделәр. Петернең Гайсәдән ваз кичүе 69 Петер исә тышта, ишегалдында утыра иде. Янына хезмәтче кыз килеп: – Син дә бит гәлиләяле Гайсә белән идең, – диде. 70 Әмма Петер, аларның барысы алдында ваз кичеп: – Мин синең нәрсә хакында сөйләвеңне белмим, – диде. 71 Капка янына килгәч, аны икенче хезмәтче кыз күреп, анда торучыларга: – Менә бу кеше насаралы Гайсә белән булган, – дип әйтте. 72 Петер тагын, ант итеп, ваз кичте: – Мин ул Кешене белмим! 73 Бераздан шунда басып торган кешеләр янына килеп: – Син чыннан да аларның берсе бит. Ничек сөйләшүеңнән беленеп тора, – диделәр алар. 74 Шунда Петер Аллаһы белән ант итә башлады һәм: – Мин ул Кешене белмим! – дип әйтте. Нәкъ шул вакытта әтәч кычкырды. 75 Гайсәнең: «Әтәч кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең», – дип әйткән сүзләрен Петер исенә төшерде дә, урам якка чыгып, ачы күз яшьләре түкте. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia