Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Маттай 24 - Изге Язма


Аллаһы йортының җимерелүе

1 Гайсә Аллаһы йортыннан чыгып киткәндә, Аның игътибарын Аллаһы йортының биналарына юнәлтер өчен, янына шәкертләре килделәр.

2 Ә Гайсә: – Боларның һәммәсен да күрәсезме? – диде. – Сезгә хак сүз әйтәм: монда таш өстендә таш калмаячак, бар нәрсә җимереләчәк!


Ахыр заман билгеләре

3 Гайсә Үзе генә Зәйтүн тавында утырганда, янына шәкертләре килде. – Әйт әле безгә: бу хәлләр кайчан булыр икән? Без Синең килүеңне һәм бу дөньяның бетәчәген нинди билге аша беләчәкбез? – дип сорадылар алар.

4 Гайсә җавап бирде: – Карагыз аны, алдамасыннар үзегезне,

5 чөнки күпләр, үзләрен Минем исем белән атап килеп, «Мин – Мәсих» диярләр һәм күпләрне алдарлар.

6 Сез якындагы сугышлар авазын һәм ерактагы сугышлар хакында хәбәрләр ишетерсез – карагыз, курыкмагыз! Шулай булырга тиеш. Әмма моның белән генә бетмәс әле:

7 халык халыкка һәм патшалык патшалыкка каршы чыгар, төрле урыннарда ачлык һәм җир тетрәүләр булыр,

8 әмма боларның барысы – тулгак тоту газапларының башы гына.

9 Шушы вакытта сезне газаплауга дучар итәрләр һәм үлемгә тартырлар, бөтен халыклар да Минем өчен сезгә нәфрәтләнер.

10 Шул вакытта күпләр иманнан ваз кичәр, бер-беренә хыянәт итәр һәм нәфрәтләнер.

11 Ялган пәйгамбәрләр күбәеп, күпләрне алдар.

12 Явызлык артканлыктан, күпләрнең мәхәббәте суыныр.

13 Әмма ахырга тикле чыдаган кеше котылыр.

14 Барча халыкларга дәлил итеп, Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне бөтен җиһанда таратырлар. Менә шуннан соң ахыры килер.

15 Шуңа күрә, сез Даниил пәйгамбәр язган «ташландык хәлгә китерә торган нәҗес нәрсәнең» изге урында торуын күргәч (бу сүзләрне укыган кеше аңласын),

16 Яһүдия җирендәгеләр тауларга качсыннар,

17 өй түбәсендәгеләр, әйберләрен алырга дип, өйгә төшеп тормасын,

18 кырдагылар исә өс киемен алырга өенә кайтмасын.

19 Ул көннәрдә авырлы һәм бала имезгән хатыннарга – кайгы!

20 Качуыгыз кышка һәм шимбә көненә туры килмәсен дип, дога кылыгыз,

21 чөнки ул вакытта дөнья яратылганнан бирле бүгенге көнгә кадәр булмаган һәм киләчәктә дә булмаячак зур афәт килер.

22 Әгәр ул көннәр кыскартылмаса, һичкем исән калмас иде. Әмма сайланганнар хакына ул көннәр кыскартылачак.

23 Әгәр сезгә шул вакытта: «Кара, Мәсих менә монда!» яки «Ул тегендә!» – дип әйтсәләр, ышанмагыз,

24 чөнки ялган мәсихләр вә ялган пәйгамбәрләр килер, әгәр килеп чыкса, хәтта Аллаһы тарафыннан сайланганнарны алдамакчы булып, искиткеч галәмәтләр һәм могҗизалар күрсәтер.

25 Менә Мин сезгә барысы хакында алдан әйтеп куйдым.

26 Шулай итеп, әгәр: «Кара, Ул чүлдә», – дисәләр, анда бармагыз яки: «Менә Ул эчке бүлмәләрдә», – дисәләр, ышанмагыз.

27 Чөнки Адәм Углының килүе күкне көнчыгыштан көнбатышка кадәр яшен ярып үткән кебек булыр.

28 Мәет кайда булса, үләксә кошлары шунда җыелыр.

29 Шунда ук, ул көннәрдәге афәттән соң, «кояш каралыр, ай яктыртмас, күкләрдән йолдызлар коелыр һәм күк җисемнәре тетрәнер».

30 Шулвакыт Адәм Углының билгесе күренер, Аның күк болытлары өстендә кодрәт вә дан белән килүен күреп, җирнең бөтен халыклары кычкырып, бик нык кайгырырлар.

31 Адәм Углы фәрештәләрен көчле быргы тавышы белән җибәрер. Алар дөньяның дүрт тарафыннан, җирнең бер читеннән башлап икенче читенә кадәр Аның сайланганнарын җыярлар.

32 Менә инҗир агачына күз салыйк: бөреләре бүртеп, яфрак яра башласа, сез тиздән җәй җитәсен беләсез.

33 Монда да нәкъ шулай: бу хәлләрнең гамәлгә ашуын күргәндә белеп торыгыз: ул вакыт якын, инде ишек төбендә!

34 Хак сүз әйтәм сезгә: болар һәммәсе гамәлгә ашканчы, бүгенге буын әле юкка чыкмас.

35 Күк һәм җир юкка чыгар, әмма Минем сүзләрем һичкайчан юкка чыкмас.


Көне һәм сәгате билгесез

36 Ул көннең һәм сәгатьнең кайчан җитәсен һичкем белми: күктәге фәрештәләр дә, Угыл да. Бу турыда бары тик Ата гына белә.

37 Нух көннәрендә ничек булса, Адәм Углы килгән вакытта да шулай булачак.

38 Туфан алдыннан кешеләр ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар. Нух көймәгә кергән көнгә кадәр шулай дәвам иткән.

39 Туфан килеп, барын да агызып киткәнгә кадәр, алар нәрсә буласын аңламаганнар. Адәм Углы килгән вакытта да нәкъ шулай булачак.

40 Ул вакытта кырда ике кеше булыр: берсе алыныр, икенчесен калдырырлар.

41 Бер кул тегермәнендә тартучы ике хатынның берсе алыныр, икенчесен калдырырлар.

42 Шуңа күрә, уяу булыгыз! Хакимегез кайсы көндә киләчәген сез белмисез бит.

43 Шуны аңлагыз: йорт хуҗасы каракның төнлә белән кайсы сәгатьтә киләсен белсә, йокламыйча, аңа үз йортына керергә ирек бирмәс иде.

44 Шуңа күрә, сез дә әзер булып торыгыз: Адәм Углы сез уйламаган сәгатьтә киләчәк.

45 Шулай итеп, хезмәтчеләргә ризыкны үз вакытында өләшү өчен, хуҗа тарафыннан башлык итеп куелган ышанычлы һәм акыллы хезмәтче нинди була соң?

46 Хуҗасы әйләнеп кайтып, аның шулай эшләвен күрсә, менә шул хезмәтче сәгадәтле.

47 Сезгә хак сүз әйтәм: хуҗасы аны бөтен милкенә башлык итеп куяр.

48 Ләкин ул хезмәтче начар булса һәм: «Хуҗам тиз кайтмас әле», – дип уйлап,

49 башка хезмәтчеләрне кыйный, үзе эчкечеләр белән ашап-эчә башласа,

50 хуҗасы ул көтмәгән көндә һәм уйламаган сәгатьтә кайтып керер дә

51 аны җәзага тартыр һәм икейөзлеләр белән бер язмышка дучар итәр: анда елау һәм теш шыкырдату булыр.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan