Маттай 23 - Изге ЯзмаГайсәнең канун белгечләреннән сакланырга кушуы 1 Шуннан соң Гайсә халыкка һәм Үзенең шәкертләренә мөрәҗәгать итте: 2 – Муса урынын фарисейлар һәм канун белгечләре алдылар. 3 Шуңа күрә, аларның сезгә кушканнарын тыңлагыз һәм үтәгез, әмма алар кебек эшләмәгез, чөнки алар үзләре өйрәткәннәре буенча гамәл кылмыйлар. 4 Алар кешеләр җилкәсенә авыр йөкләрне бергә бәйләп салалар, ә үзләре бармаклары белән дә кыймылдатырга теләмиләр. 5 Нәрсә генә эшләсәләр дә, аны кешеләр күрсен дип эшлиләр. Алар догалар салган тартмачыкларын зурайталар, кием чукларын озынайталар. 6 Мәҗлесләрдә алар иң түрдә, гыйбадәтханәләрдә дәрәҗәле урыннарда утырырга яраталар, 7 мәйданнарда үзләрен ихтирам белән сәламләүне һәм кешеләрнең аларны «остаз» дип атауларын яраталар. 8 Ә сезне «остаз» дип атамасыннар, чөнки сезнең тик бер Остазыгыз бар һәм сез – бер-берегезгә туганнар. 9 Җирдә «ата» дип беркемне дә атамагыз – сезнең бер генә – Күктәге Атагыз гына бар. 10 Сезне «нәсыйхәтче» дип тә атамасыннар, чөнки бердәнбер Нәсыйхәтчегез – Мәсих. 11 Ә арагыздагы иң бөеге сезнең өчен хезмәтче булсын. 12 Үзен-үзе күтәрүчене Аллаһы түбәнсетер, ә үзен түбәнсеткәнне Аллаһы күтәрер. 13 Кайгы сезгә, канун белгечләре һәм фарисейлар! Икейөзлеләр! Сез кешеләрдән Күкләр Патшалыгын бикләп куясыз, үзегез дә кермисез, керергә теләүчеләрне дә керттермисез. [ 14 ] 15 Кайгы сезгә, канун белгечләре һәм фарисейлар! Икейөзлеләр! Тик берәүне генә булса да үзегез тоткан иманга китерер өчен, сез диңгезләр һәм коры җирләр аша үтәсез. Ә инде берәрсен китерсәгез, аны, үзегезгә караганда да, җәһәннәмгә икеләтә лаеклы итәсез. 16 Кайгы сезгә, сукыр юлбашчылар! Сез: «Аллаһы йорты белән ант иткәннең анты бернигә дә тормый, ә Аллаһы йортының алтыны белән ант итсә, ул антын үтәргә тиеш», – дип өйрәтәсез. 17 Сукыр ахмаклар! Кайсысы мөһимрәк: алтынмы әллә алтынны изге итүче Аллаһы йортымы? 18 Тагын әйтәсез: «Мәзбәх белән ант иткәннең анты бернигә дә тормый, ә мәзбәхтәге бүләк белән ант итсә, ул антын үтәргә тиеш». 19 Сукырлар! Кайсысы мөһимрәк: бүләкме, әллә бүләкне изге итүче мәзбәхме? 20 Шуңа күрә, мәзбәх белән ант итүче кеше аның белән дә, аның өстендәге бөтен нәрсә белән дә ант иткән була. 21 Аллаһы йорты белән ант итүче кеше исә аның белән дә, аның эчендә Яшәүче белән дә ант иткән була. 22 Күк белән ант иткән кеше Аллаһы тәхете һәм анда Утыручы белән ант иткән була. 23 Кайгы сезгә, канун белгечләре һәм фарисейлар! Икейөзлеләр! Сез бөтнекне, укропны, ак әнисне гошер сәдакасы итеп бирәсез, ә Канундагы иң мөһим нәрсәне: гаделлек, шәфкатьлек һәм тугрылыкны читтә калдыргансыз. Менә боларны үтәргә һәм Канунның башка өлешләрен дә онытмаска кирәк иде. 24 Сукыр юлбашчылар! Сез черкине сөзеп аласыз, ә дөяне йотасыз! 25 Кайгы сезгә, канун белгечләре һәм фарисейлар! Икейөзлеләр! Касәләрнең һәм савытларның тышкы ягын чистартасыздыр, ә эче исә комсызлык һәм тотнаксызлык белән тулы. 26 Сукыр фарисей! Элек касәләрнең эчен чистарт, шул вакытта гына аның тышы да чиста булыр! 27 Кайгы сезгә, канун белгечләре һәм фарисейлар! Икейөзлеләр! Сез агартылган төрбәләр кебек: тыштан алар матур булып күренәләр, ә эчләре исә мәет сөякләре һәм төрле шакшылык белән тулы! 28 Сез дә шулай ук: тыштан кешеләргә тәкъва булып күренәсез, ә эчегез тулы икейөзлелек һәм канунсызлык. 29 Кайгы сезгә, канун белгечләре һәм фарисейлар! Икейөзлеләр! Сез пәйгамбәрләр өчен төрбәләр төзисез һәм тәкъваларның кабер һәйкәлләрен бизисез. 30 Сез: «Ата-бабаларыбыз чорында яшәгән булсак, алар белән бергә пәйгамбәрләрнең канын түгүдә катнашмаган булыр идек», – дисез. 31 Шулай итеп, үзегезгә каршы үзегез шаһитлык итәсез: сез – пәйгамбәрләрне үтерүче ата-бабаларыгызның угыллары. 32 Шулай ата-бабаларыгыз башлаганны тулыландырыгыз. 33 Сез – еланнар һәм елан токымы! Сез җәһәннәм хөкеменнән ничек качарга уйлыйсыз? 34 Шуңа күрә Мин сезгә пәйгамбәрләрне, акыл ияләрен һәм канун белгечләрен җибәрәм. Берәүләрен сез үтерерсез, хачка кадакларсыз, башкаларын гыйбадәтханәләрдә камчылатып, шәһәрдән шәһәргә куарсыз. 35 Шулай итеп, бөтен тәкъваларның җирдә түгелгән каны башыгызга төшәчәк: тәкъва Һабил каныннан алып, мәзбәх белән Изге йорт арасында сез үтергән Бәрәхия углы Зәкәрия канына кадәр. 36 Сезгә хак сүз әйтәм: боларның һәммәсе шушы буын кешеләренә төшәчәк! 37 Иерусалим! Пәйгамбәрләрне үтерүче һәм хозурыңа җибәрелгәннәрне ташлар атып кыйнаучы Иерусалим! Кош үзенең балаларын канат астына җыйган кебек, Мин дә халкыңны ничә тапкыр шулай бергә җыярга теләдем, әмма сез, Иерусалим кешеләре, каршы килдегез! 38 Инде менә Изге йортыгыз ташландык хәлдә калыр. 39 Сезгә әйтәм: «Раббы исеменнән Килүче мөбарәктер!» – дип әйтми торып, Мине күрмәссез! |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia