Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Маттай 22 - Изге Язма


Туй мәҗлесе хакында гыйбрәтле хикәя

1 Гайсә, алар белән сөйләшкәндә, тагын гыйбрәтле хикәяләр сөйләде:

2 – Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: патша углы өчен туй мәҗлесе үткәргән.

3 Ул, чакырылган кунакларны мәҗлескә җыярга ниятләп, хезмәтчеләрен җибәргән, ләкин кунаклар килергә теләмәгәннәр.

4 «Мәҗлесем инде әзер: үгезләрем һәм симертелгән мал суелган, бөтен нәрсә әзер, кунакка килегез», – дип, тагын хезмәтчеләрен чакырылган кешеләргә әйтергә җибәргән.

5 Әмма, чакыруны санга сукмыйча, аларның һәрберсе үз эшләре белән таралышканнар: берсе – басуына, икенчесе үзенең сәүдә эшенә киткән,

6 ә калганнары исә хезмәтчеләрне тотып кыйнаганнар һәм үтергәннәр.

7 Патша, ярсып, ул үтерүчеләрне юк итәргә, ә шәһәрләрен яндырырга әмер биреп, гаскәрен җибәргән.

8 Аннан соң патша хезмәтчеләренә болай дип әйткән: «Мәҗлес әзер, ә чакырылган кунаклар лаеклы булмадылар.

9 Юл чатларына барыгыз, кемне генә күрсәгез дә, мәҗлескә чакырыгыз».

10 Хезмәтчеләр, юлларга чыгып, очраган бар кешене – яманын да, яхшысын да алып килгәннәр. Бөтен мәҗлес бүлмәсе кунаклар белән тулган.

11 Ләкин патша, кунакларны карарга чыккач, анда бәйрәм киеменә киенмәгән бер кешене күреп алган.

12 Патша аңа: «Дус, син ничек монда бәйрәм киеме кимичә килдең?» – дигән. Тегесе эндәшмәгән.

13 Шуннан соң патша хезмәтчеләренә: «Аяк-кулларын бәйләп, караңгылыкка чыгарып ташлагыз. Анда елау һәм теш шыкырдату булыр», – дигән.

14 Чакырылганнар күп, ләкин сайланганнар аз.


Кайсарга салым түләү хакында сорау

15 Шуннан соң фарисейлар, китеп, Гайсәне ничек сүздә эләктерергә икән дип киңәшләштеләр.

16 Алар үзләренең шәкертләрен Һируд тарафдарлары белән бергә Гайсә янына җибәрделәр. – Остаз, – диделәр алар, – Синең туры сүзле булуыңны һәм Аллаһы юлына хакыйкать кушканча өйрәтүеңне без беләбез. Син берәүгә дә ярарга тырышмыйсың, чөнки кемнең кем булуы Сиңа мөһим түгел.

17 Шуңа күрә әйтче безгә, Син ничек уйлыйсың: кайсарга салым түләү рөхсәт ителәме, әллә юкмы?

18 Әмма Гайсә аларның явыз ниятләрен белеп: – Нәрсәгә дип сыныйсыз сез Мине, икейөзлеләр? – дип җавап бирде. –

19 Салым түли торган акчаны миңа күрсәтегез! Алар Аңа динар бирделәр.

20 – Монда кемнең сурәте төшерелгән, кемнең исеме сугылган? – дип сорады алардан Гайсә.

21 – Кайсарныкы, – дип җавап бирделәр тегеләр. – Димәк, кайсарныкын – кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез, – диде шуннан соң аларга Гайсә.

22 Бу сүзләрне ишетеп, алар хәйран калдылар һәм Аны калдырып киттеләр.


Үледән терелү турында сорау

23 Шул ук көнне Гайсә янына саддукейлар килделәр. Алар исә үлеләрнең терелүен инкяр итәләр иде. Алар Гайсәгә мондый сорау бирделәр:

24 – Остаз, Муса Канунда әйткән: «Әгәр берәү, ата булу бәхетенә ирешмичә, үлеп китсә, аның тол хатынына бертуганы өйләнсен һәм үлгән бертуган кардәшенең нәселен дәвам иттерсен».

25 Менә арабызда бертуган җиде ир кардәш бар иде. Беренчесе өйләнгән, бала күрмичә, хатынын туганына хатынлыкка калдырып, үлеп киткән.

26 Икенчесе, өченчесе дә һәм барлык җидесе белән дә шулай булган.

27 Ә ахырда хатын үлеп киткән.

28 Шулай булгач, үлеләр терелгән вакытта, ул аларның кайсысының хатыны булачак? Җидесе дә аның ире булган бит!

29 – Сез ялгышасыз, чөнки Изге язманы да, Аллаһы кодрәтен дә белмисез, – дип җавап бирде Гайсә.

30 – Үлеләр терелгәндә, алар өйләнмәсләр дә, кияүгә дә чыкмаслар. Алар күктәге фәрештәләрдәй булачаклар.

31 Ә үлеләрнең терелү мәсьәләсенә килгәндә, Аллаһының әйткәннәрен сез укымадыгызмыни?

32 Ул: «Мин – Ибраһим Алласы, Исхак Алласы һәм Ягъкуб Алласы», – дип әйткән. Аллаһы – үлеләр Алласы түгел, Ул тереләрнеке.

33 Гайсәне тыңлаган халык Аның өйрәтүләренә таң калды.


Иң мөһим әмер хакында сорау

34 Гайсәнең саддукейларны эндәшмәслек итүен ишеткәч, фарисейлар бергә җыелдылар.

35 Аларның берсе – канун белгече, Аны сынарга теләп:

36 – Остаз, Канунда кайсы әмер иң мөһиме? – дип сорады.

37 – «Раббы Аллаңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат», – диде Гайсә. –

38 Бу – беренче һәм иң мөһим әмер.

39 Икенчесе дә шундый ук: «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат».

40 Бөтен Муса кануны һәм пәйгамбәрләр шушы ике әмергә нигезләнгәннәр.


Мәсих – Давыт Углымы?

41 Фарисейлар бергә җыелгач, Гайсә алардан болай дип сорады:

42 – Сез Мәсих хакында нәрсә уйлыйсыз? Чыгышы буенча, Ул – кем Углы? – Давыт Углы, – дип җавап бирделәр алар.

43 – Ә ни өчен Давыт, Изге Рух белән илһамланып, Мәсихне Хакимем дип атаган? Ул бит болай дигән:

44 «Раббы минем Хакимемә: „Дошманнарыңны Синең аяк астына түндергәнче, Минем уң ягымда утыр“, – ди».

45 Шулай итеп, Давыт Аны «Хакимем» дип атый икән, ничек инде Ул аның Углы була ала?

46 Беркем дә Аңа җавап кайтара алмады. Шушы көннән алып, бер кеше дә Гайсәдән нәрсә дә булса сорарга батырчылык итмәде.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan