Маттай 20 - Изге ЯзмаЙөзем бакчасында эшләүчеләр хакында гыйбрәтле хикәя 1 Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаш? Күз алдыгызга китерегез: иртән иртүк хуҗа үзенең йөзем бакчасына эшчеләр ялларга барган. 2 Ялчылар белән көненә бер динардан килешкәч, ул аларны йөзем бакчасына җибәргән. 3 Иртәнге сәгать тугызда өеннән чыгып, базар мәйданына килгәч, ул анда эшсез торган башка кешеләрне күреп: 4 «Сез дә минем йөзем бакчасына барыгыз. Мин сезгә тиешенчә түләрмен», – дигән. Алар киткәннәр. 5 Ә хуҗа сәгать уникедә дә, көндезге сәгать өчтә дә шулай ук эшләгән. 6 Сәгать бишләр тирәсендә хуҗа тагын чыгып, басып торган кешеләрне күргән. «Сез нигә монда көне буе эшсез торасыз?» – дип сораган ул алардан. 7 «Безне беркем дә ялламады», – дип җавап кайтарганнар алар. Ул аларга: «Сез дә йөзем бакчасына барыгыз», – дип әйткән. 8 Кич җиткәч, хуҗа идарәчесенә: «Эшчеләрне чакырып, аларга түлә. Соңгы ялланганнарыннан башлап, беренчеләре белән тәмамла», – дигән. 9 Кичке биштә ялланганнар килеп, һәрберсе бер динар акча алган. 10 Шуңа карап, беренчеләре: «Күбрәк алырбыз», – дип уйлаганнар. Әмма алар да берәр динар акча алганнар. 11 Ә алгач, хуҗага зарлана башлаганнар: 12 «Бу соң килгәннәре бары тик бер сәгать эшләделәр, ә син аларны безнең белән тиңләдең. Без бит көннең авырлыгын һәм эсселеген кичердек». 13 Әмма ул аларның берсенә: «Дустым, мин сиңа карата гаделсезлек эшләмәдем. Син минем белән бер динарга килештең түгелме соң?! 14 Үзеңә тиешлесен ал да кит. Ә мин бу соңгысына да сиңа биргән кадәр бирергә телим. 15 Акчам белән үзем теләгәнчә эшләргә хокукым юкмыни?! Әллә син минем юмартлыгымнан көнләшәсеңме?» – дип җавап биргән. 16 Шулай, соңгылар беренче булырлар, ә беренчеләр исә соңгы булырлар, – диде Гайсә. Гайсәнең янә Үзенең үлеме хакында әйтүе 17 Иерусалимгә таба барганда, Гайсә, унике шәкертен читкә чакырып, аларның үзләренә генә болай диде: 18 – Без Иерусалимгә барабыз. Адәм Углын анда баш руханилар һәм канун белгечләре кулына тотып бирерләр. Алар Аны үлемгә хөкем итәрләр, 19 мыскыллау, камчы белән суктыру һәм хачка кадаклату өчен, мәҗүсиләр кулына тапшырырлар. Әмма өченче көнгә Ул үледән терелтеп торгызылачак. Гайсә һәм Зебедәй угыллары 20 Шуннан соң Зебедәйнең хатыны, угыллары белән Гайсә янына килеп, алдында тезләнде. Ул Аңардан нәрсәдер сорарга теләде. 21 – Син нәрсә телисең? – дип сорады Гайсә. – Ике углым Патшалыгыңда берсе уң ягыңа, икенчесе сул ягыңа утырачак, дип вәгъдә итсәң иде, – диде хатын. 22 – Сез нәрсә сораганыгызны аңламыйсыз, – диде Гайсә. – Мин эчәсе касәдән эчә алырсызмы? – Алырбыз, – диделәр алар. 23 – Сез Минем касәмнән эчәрсез, ә менә уң яки сул ягымда утырырга рөхсәт бирү-бирмәү Минем ихтыярымда түгел. Атам ул урыннарны кемнәргә тәгаенләсә, шуларныкы булыр. 24 Бу хакта ишеткәч, калган ун шәкертнең бу икәүгә каршы ачулары чыкты. 25 Ә Гайсә аларны чакырып алып: – Сез беләсез: халык җитәкчеләре халыклар белән хакимлек кыла һәм түрәләр дә алар белән идарә итә. 26 Ләкин сездә алай булмасын! Арагызда бөек булырга теләүче башкаларга – хезмәтче, 27 арагызда беренче булырга теләүче сезнең өчен кол булсын. 28 Адәм Углы да бит Үзенә хезмәт итсеннәр өчен түгел, ә бәлки Үзе хезмәт итәр һәм күпләрне йолып алыр өчен, тормышын бирергә дип килде, – диде. Гайсәнең ике сукырны савыктыруы 29 Гайсә шәкертләре белән Әрихә шәһәрен калдырып киткәндә, артыннан күп санлы халык иярде. 30 Юл читендә ике сукыр утыра иде. Алар Гайсәнең үтеп баруын ишеткәч: – Әфәндем, Давыт Углы! Безне кызган! – дип кычкырып җибәрделәр. 31 Халык, ачуланып, аларны тыймакчы булды, әмма алар тагын да көчлерәк итеп: – Әфәндем, Давыт Углы! Безне кызган! – дип кычкырдылар. 32 Гайсә, туктап, аларны чакырды һәм: – Сезнең өчен нәрсә эшләвемне телисез? – дип сорады. 33 – Әфәндем! Күзләребез ачылсын иде! – диделәр алар. 34 Гайсә, аларны кызганып, күзләренә кагылды: алар шунда ук күрә башладылар һәм Аңа ияреп киттеләр. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia