Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Маттай 18 - Изге Язма


Кем иң бөеге?

1 Шул вакытта Гайсә янына шәкертләре килеп: – Күкләр Патшалыгында кем иң бөеге? – дип сорадылар.

2 Гайсә бер баланы чакырып алып, алар уртасына бастырды

3 һәм: – Сезгә хак сүз әйтәм: әгәр сез үзгәреп, балалар кебек булмасагыз, Күкләр Патшалыгына кермәячәксез, – диде.

4 – Кем шушы бала кебек үзен кече итеп тота, шул Күкләр Патшалыгында иң бөеге булыр.

5 Минем хакка шушындый бер баланы күңеле белән кабул иткән кеше Мине кабул итә.

6 Әмма Миңа иман итүче әлеге кечкенәләрнең берәрсен юлдан яздыручыны, муенына тегермән ташы асып, тирән диңгез суында батырсалар, аның өчен яхшырак булыр иде.

7 Дөньяга кайгы, чөнки юлдан яздырырдай нәрсәләр күп! Вәсвәсәләрнең килүе котылгысыз, әмма алар кем аркылы килә, шуңа кайгы!

8 Әгәр сине кулың яки аягың вәсвәсәгә салса, аны чабып, читкә ташла! Ике кулың һәм ике аягың белән сау килеш мәңгелек утка ташлануга караганда, тормышка бер куллы булып яки аксак килеш керүең синең өчен яхшырак.

9 Әгәр күзең сине вәсвәсәгә салса, аны суырып алып, читкә ташла! Ике күзең сау килеш җәһәннәм утына ташлануга караганда, тормышка бер күзле булып керүең яхшырак.


Югалган сарык хакында гыйбрәтле хикәя

10 Карагыз, әлеге кечкенәләрнең берсен дә түбәнсетмәгез. Сезгә әйтәм: аларның фәрештәләре Күктәге Атамның йөзен һәрвакыт күреп торалар. [

11 ]

12 Сез ничек уйлыйсыз? Әгәр берәүнең йөз сарыгы булып, аның берсе югалса, ул кеше, туксан тугыз сарыгын тауларда калдырып, югалганын эзләп китмәсме икән соң?

13 Әгәр тапса, сезгә хак сүз әйтәм: югалмаган туксан тугызга караганда, табылганына күбрәк куаныр.

14 Күктәге Атагыз да шулай: әлеге кечкенәләрнең берсенең дә һәлак булуын теләми.


Имандашың гөнаһ кылса

15 Имандашың сиңа каршы гөнаһ кылса, барып, гаебен үзенә генә фаш ит. Ул тыңласа, сез бер-берегезне тагын имандашлар дип атый алырсыз.

16 Ләкин тыңламаса, «һәр очрак ике яки өч шаһит белән раслансын өчен», үзең белән бер яки ике кешене ал.

17 Әгәр аларны да тыңламаса, иман итүчеләр бердәмлегендә сөйлә, ә инде бердәмлек әгъзаларын да тыңламаса, ул синең өчен мәҗүси яки салым җыючы кебек булсын.

18 Сезгә хак сүз әйтәм: җирдә нәрсәне тыйсагыз, шуны күктә Аллаһы тыяр һәм нәрсәне рөхсәт итсәгез, күктә Аллаһы да рөхсәт итәр.

19 Тагын сезгә әйтәм: арагыздагы икегез үзара килешеп, җирдә нәрсә генә сорасагыз да, Күктәге Атам аны эшләячәк.

20 Чөнки икәү яки өчәү Минем хакка җыелса, Мин дә алар белән булачакмын.


Мәрхәмәтсез хезмәтче хакында гыйбрәтле хикәя

21 Шуннан соң Аның янына Петер килеп: – Хакимем, туганым миңа каршы гөнаһ кылса, ничә тапкыр кичерергә тиешмен? Җиде тапкырмы?!

22 – Юк, җиде түгел, ә җитмеш тапкыр җиде мәртәбә! – дип җавап бирде аңа Гайсә. –

23 Күкләр Патшалыгы менә нәрсәгә охшаш. Күз алдына китерегез: бер патша хезмәтчеләреннән хисап таләп иткән.

24 Акча хисабы башлангач, аңа ун мең талант бурычы булган бер кешене китергәннәр.

25 Аның бурычын кайтарырга акчасы булмагач, бурычын түләтер өчен, патша аның үзен дә, хатынын да, балаларын да, бар милкен дә сатырга әмер биргән.

26 Хезмәтче патша каршында йөзтүбән капланып: «Бурычымны көтче! Мин сиңа барын да кайтарып бирәчәкмен!» – дип әйткән.

27 Хуҗасы, аны кызганып, бурычын бәхилләгән һәм хезмәтчесен җибәргән.

28 Хезмәтчесе исә чыгып киткән һәм үзенә йөз динар тиешле хезмәттәшләренең берсен очраткан. Ул аны, бугазына ябышып, буа башлаган. «Миңа бурычыңны түлә!» – дип таләп иткән.

29 Тегесе, тезләренә егылып, аңа: «Бурычымны көтче, мин кайтарып бирәчәкмен!» – дигән.

30 Әмма хезмәтче, риза булмыйча, бурычын түләгәнгә кадәр, аны зинданга утырткан.

31 Патшаның башка хезмәтчеләре, моны күреп, бик кайгырганнар һәм бар булган хәлне хуҗаларына килеп сөйләп биргәннәр.

32 Шуннан соң хуҗасы әлеге хезмәтчене чакырып: «Яраксыз хезмәтче! Үтенгәч, мин бөтен бурычыңны бәхилләдем.

33 Мин рәхимлек күрсәткән кебек, хезмәттәшеңә син дә рәхимлек күрсәтергә тиеш түгел идеңмени?!» – дип әйткән.

34 Ачуы чыккан патша, хезмәтчесе бөтен бурычын түләп бетергәнче, аны газаплаучылар кулына тапшырган.

35 Әгәр туганыгызны ихлас күңелдән кичермәсәгез, Күктәге Атам да сезнең белән шулай эшләячәк.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan