Маттай 17 - Изге ЯзмаГайсәнең кыяфәте үзгәрүе 1 Алты көн узганнан соң, Гайсә Петерне, Ягъкубны һәм аның бертуган кардәше Яхъяны Үзе белән алып, биек тауга күтәрелде. Алар анда үзләре генә иде. 2 Шунда аларның күз алдында Гайсәнең кыяфәте үзгәреп китте: йөзе кояштай балкыды, ә киемнәре яктылык кебек ап-ак булды. 3 Менә алар каршында Муса белән Ильяс пәйгамбәрләр пәйда булып, Гайсә белән сөйләштеләр. 4 Шунда Петер Гайсәгә: – Хакимебез! Безнең монда булуыбыз ничек яхшы! Телисеңме, өч чатыр корам: берсен Сиңа, берсен Мусага, берсен Ильяска? – дип әйтте. 5 Петер сөйләгән вакытта, балкып торган болыт төшеп, аларны каплады. Болыт эченнән: «Бу Минем сөекле Углымдыр, Ул – Минем куанычым. Аны тыңлагыз!» дигән өн килеп иреште. 6 Бу тавышны ишетеп, шәкертләр йөзтүбән капландылар һәм нык куркыштылар. 7 Гайсә, яннарына килеп, аларга кагылды һәм: – Торыгыз, курыкмагыз! – диде. 8 Шәкертләр, күтәрелеп карагач, Гайсәдән башка беркемне дә күрмәделәр. 9 Таудан төшкәндә, Гайсә аларга боерып: – Адәм Углы үледән терелтеп торгызылганга кадәр, күргәнегез хакында беркемгә дә сөйләмәгез, – дип әйтте. 10 – Ә канун белгечләре ни өчен, башта Ильяс килергә тиеш, дип әйтәләр соң? – дип сорадылар шәкертләре. 11 – Дөрестән дә, башта Ильяс килеп, бар нәрсәне әзерләп куяр, – дип җавап бирде Гайсә. – 12 Сезгә әйтәм: Ильяс килде инде, ләкин кешеләр аны танымадылар һәм аның белән ни теләсәләр, шуны эшләделәр. Шулай ук Адәм Углы да алар аркасында күп газаплар кичерәчәк. 13 Шунда шәкертләре Гайсәнең Чумдыручы Яхъя хакында сөйләгәнен аңладылар. Гайсәнең җен орган малайны савыктыруы 14 Алар халык төркеме янына әйләнеп кайткач, бер кеше килде дә Гайсә алдында тез чүгеп: 15 – Әфәндем, углымны кызганчы! Аңарда өянәк авыруы, ул бик газаплана. Еш кына әле утка, әле суга ташлана. 16 Мин аны шәкертләреңә китергән идем, әмма алар аны савыктыра алмадылар, – диде. 17 – Әй, имансыз һәм бозык буын! Миңа сезнең белән күпме булырга? Күпме сезгә түзеп торырга? Малайны яныма китерегез! – диде Гайсә. 18 Гайсә җенгә чыгарга әмер бирде. Җен чыгып китте, малай шул мизгелдә үк савыкты. 19 Шәкертләре Гайсә белән ялгыз гына калгач, янына килделәр һәм: – Ни өчен без аны куып чыгара алмадык? – дип сорадылар. 20 – Чөнки иманыгыз аз, – дип җавап бирде Гайсә. – Сезгә хак сүз әйтәм: горчица орлыгы кадәр генә иманыгыз булса һәм менә бу тауга: «Моннан тегендә күчеп кит», – дип әйтә калсагыз, ул урыныннан күчәр иде. Сезнең өчен мөмкин булмаган һичнәрсә булмас иде. [ 21 ] 22 Алар Гәлиләядә бергә җыелгач, Гайсә аларга: – Адәм Углы кешеләр кулына тотып бирелергә 23 һәм үтерелергә тиеш, әмма өченче көнне Ул терелтеп торгызылачак, – дип әйтте. Шәкертләр бик хафаландылар. Аллаһы йортына бирелә торган сәдака 24 Алар Кәпәрнаумга килеп җиткәч, Петер янына Аллаһы йорты өчен салым җыючылар килде. – Остазыгыз салым түләмиме? – дип сорадылар алар. 25 – Түли, – дип җавап бирде Петер. Петер өйгә кергәч, беренче булып сүзне Гайсә башлады: – Шимун, син ничек уйлыйсың: җирдәге патшалар салымны һәм ясакны кемнән түләтәләр? Үз угылларыннанмы, әллә чит кешеләрдәнме? 26 Петер: – Чит кешеләрдән, – дип җавап бирде. – Алай булгач, үз угыллары түләүдән азат, – диде Гайсә. – 27 Әмма аларны рәнҗетмик. Күлгә барып кармак сал. Беренче эләккән балыкны алып, авызын ач һәм анда көмеш тәңкә табарсың. Аны алып, Минем өчен дә, үзең өчен дә салым җыючыларга бир. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia