Маттай 15 - Изге ЯзмаАллаһы әмере һәм ата-бабалардан килгән йолалар 1 Шуннан соң Гайсә янына Иерусалимнән фарисейлар һәм канун белгечләре килделәр. 2 – Ни өчен Синең шәкертләрең ата-бабалардан килгән йолаларны бозалар: ашар алдыннан кулларын юмыйлар? – дип сорадылар. 3 – Ә сез ни өчен үзегезнең йолаларыгыз хакына Аллаһы әмерен бозасыз? – дип каршы төште Гайсә. – 4 Аллаһы: «Үз атаңны һәм анаңны хөрмәт ит» һәм «Атасын яки анасын хурлаган кеше үлем җәзасына тартылырга тиеш», – дип әйткән. 5 Ә сез: «Берәрсе атасына яки анасына: „Сиңа бирәсе бүләкне мин Аллаһыга бирергә вәгъдә иттем“, – дип әйтә икән, 6 аңа инде ата-анасын хөрмәтләмәсә дә ярый», – дип өйрәтәсез. Моның белән сез үзегезнең йолагыз хакына Аллаһы сүзен юкка чыгарасыз. 7 Икейөзлеләр! Сезнең хакта Ишагыйя пәйгамбәр, алдан күреп, дөрес әйткән: 8 «Бу халык Мине телдә генә хөрмәт итә, ә йөрәге Миннән ерак. 9 Миңа табынулары бушка: алар кеше уйлап чыгарган кагыйдәләргә өйрәтәләр». 10 Гайсә, халыкны Үзе янына чакырып: – Тыңлагыз һәм аңларга тырышыгыз. 11 Аллаһы алдында кешене авызына кергән нәрсә нәҗесли алмый, киресенчә, авызыннан чыккан нәрсә нәҗесли, – дип әйтте. 12 Шуннан соң, шәкертләре янына килеп: – Сүзләреңне ишетеп, фарисейларның рәнҗүләрен беләсеңме? – диделәр. 13 – Күктәге Атам тарафыннан утыртылмаган һәр үсенте тамыры белән йолкыначак, – диде Ул. – 14 Калдырыгыз аларны! Сукырларны җитәкләп йөрүче сукырлар алар. Сукыр сукырны җитәкләп бара икән, чокырга икесе дә егылып төшәчәк. 15 – Безгә бу сүзләрне аңлатып бирче, – дип мөрәҗәгать итте Аңа Петер. 16 – Әллә сез дә һаман аңламыйсызмы?! – диде Гайсә. – 17 Авызга кергән нәрсәнең карынга керүе, ә аннан тышка чыгарылып ташланылуы сезгә аңлашылмыймыни? 18 Кешенең авызыннан чыкканы йөрәгеннән чыга. Аны шул нәҗеслидер. 19 Явыз ниятләр, кеше үтерү, зиначылык, фәхешлек, урлашу, ялган шаһитлык итү, хурлау кешенең йөрәгеннән чыга бит. 20 Кешене менә шулар, юылмаган куллар белән ашау кешене нәҗесләми. Кәнган хатынының иманы 21 Гайсә ул урыннан Сур һәм Сидун җирләренә китте. 22 Янына шул җирләрдә яшәүче Кәнган хатыны килеп: – Әфәндем, Давыт Углы! Кызган мине: кызыма җен кагылган һәм ул бик нык газаплана! – дип кычкырды. 23 Әмма Гайсә аңа бер сүз белән дә җавап кайтармады. Шәкертләре, янына килеп, Аңардан үтенә башладылар: – Җибәр аны. Югыйсә ул кычкырып безнең арттан килә. 24 Гайсә исә: – Мин Исраил халкының югалган сарыкларына гына җибәрелгән идем, – дип җавап бирде. 25 Әмма хатын якын килде һәм, Аның каршында йөзтүбән капланып: – Әфәндем, миңа ярдәм итче! – диде. 26 – Икмәкне, балалардан тартып алып, көчекләргә ташлау яхшы түгел, – диде Гайсә. 27 – Әйе, Әфәндем, – дип җавап кайтарды хатын. – Ләкин көчекләр дә хуҗаларының өстәленнән коелган валчыкларны ашый бит. 28 Гайсә аңа: – Әй, ханым! Синең иманың нык! Сиңа теләгәнеңчә булсын, – диде. Шул вакытта ук аның кызы савыкты. Дүрт меңне ашату 29 Аннан киткәч, Гайсә Гәлиләя күле буеннан атлады. Ул тауга менеп утырды. 30 Янына халык төркемнәре килеп, үзләре белән аксакларны, сукырларны, гарипләрне, телсезләрне һәм башка күп төрле авыру кешеләрне китерделәр. Авыруларны Аның аяклары янына салдылар, һәм Гайсә аларны савыктырды. 31 Телсезләрнең сөйләшүен, гарипләрнең савыгуын, аксакларның йөрүен һәм сукырларның күзләре ачылганын күреп, халык таң калды. Алар Исраил Алласын данладылар. 32 Гайсә шәкертләрен чакырып, аларга: – Кешеләр кызганыч. Алар янымда инде өч көн, ә ашарларына һичнәрсәләре юк. Аларны ач килеш җибәрәсем килми: юлда хәлсезләнерләр, – дип әйтте. 33 – Шундый төркемне туендырырлык икмәкне монда, чүлдә, кайдан алыйк? – диделәр Аңа шәкертләре. 34 – Сездә ничә икмәк бар? – дип сорады Гайсә. – Җиде икмәк һәм берничә кечкенә балык, – дип җавап бирделәр алар. 35 Гайсә халыкка утырырга кушты һәм, 36 җиде икмәкне һәм балыкларны алып, шөкрана кылгач, аларны сындыргалады һәм шәкертләренә бирде, ә шәкертләре халыкка өләште. 37 Барысы да туйганчы ашадылар. Калган сыныкларны җиде кәрзин тутырып җыйдылар. 38 Ә ашаучылар исә, хатыннарны һәм балаларны исәпкә алмаганда, дүрт мең кеше иде. 39 Халыкны кайтарып җибәргәч, Гайсә көймәгә утырды һәм Мәгедән җирләренә юл тотты. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia