Маттай 14 - Изге ЯзмаЧумдыручы Яхъяның үлеме 1 Шушы вакытта идарәче Һируд Гайсә хакында ишетте. 2 Үзенең кешеләренә: «Ул – үледән терелеп торган Чумдыручы Яхъя. Шуңа күрә Аның кодрәтле эшләр күрсәтергә куәте бар», – диде ул. 3 Һируд, бертуган кардәше Филипнең Һирудия хатыны аркасында, Яхъяны кулга алып, богаулап, зинданга япкан иде, 4 чөнки Яхъя: «Сиңа аның белән яшәргә ярамый», – дигән булган. 5 Һируд аны үтерер дә иде, әмма Яхъяны пәйгамбәр дип исәпләгән халыктан курыкты. 6 Һирудның туган көнендә Һирудиянең кызы кунаклар алдында биеде һәм Һирудка шулкадәр ошады ки, 7 ул ни генә сораса да, барын да бирергә ант итте. 8 Кыз исә анасы өйрәткәнчә: – Хәзер үк Чумдыручы Яхъяның башын тәлинкәгә салып китер, – дип әйтте. 9 Патша кайгыга төште, әмма кунаклар алдында әйтелгән ант хакына кызның теләген үтәргә 10 һәм, зинданда Яхъяның башын кистерергә, дип әмер бирде. 11 Башны тәлинкәгә салып китерделәр һәм кызга бирделәр, ә ул анасына илтеп бирде. 12 Яхъяның шәкертләре килеп, аның гәүдәсен алып кабергә салдылар, аннары китеп, бу хакта Гайсәгә хәбәр иттеләр. Биш меңне ашату 13 Гайсә исә бу хакта ишеткәч, ялгызы гына көймәгә утырып, аулак урынга китте. Әмма бу турыда билгеле булгач, кешеләр шәһәрләреннән чыгып, артыннан җәяүләп киттеләр. 14 Ярга чыккач, Гайсә зур халык төркемен күреп алды. Ул аларны кызганып, авыру булганнарын савыктырды. 15 Кич җиткәндә, Аның янына шәкертләре килеп: – Биредә бик аулак, ә вакыт соң инде. Халыкны җибәр, авылларга барып, үзләренә ризык сатып алсыннар, – диделәр. 16 – Аларга китәргә кирәкми. Аларны үзегез ашатыгыз, – диде Гайсә. 17 – Безнең монда бары тик биш икмәк һәм ике балык кына бар, – дип әйттеләр тегеләр. 18 – Аларны Миңа алып килегез, – диде Гайсә. 19 Ул кешеләргә чирәмгә утырырга кушты. Биш икмәкне һәм ике балыкны алды да күккә карап шөкрана кылды һәм икмәкләрне сындыргалап, шәкертләренә бирде, ә алар исә халыкка өләштеләр. 20 Барысы да туйганчы ашады. Калган сыныкларны җыеп, унике кәрзингә тутырдылар. 21 Ашаучыларның саны исә, хатыннарны һәм балаларны исәпкә алмаганда, биш меңгә якын иде. Гайсәнең су өстеннән атлап килүе 22 Шул ук вакытта Гайсә шәкертләренә, көймәгә утырып, Үзеннән алданрак аргы якка чыгарга кушты. Ә Үзе, халыкны кайтарып җибәргәнче, шунда калды. 23 Халыкны җибәргәч, аулакта дога кылырга дип, Гайсә тауга күтәрелде. Кич җиткәндә дә, Ул анда ялгызы булды. 24 Ә көймә исә ярдан еракта, һәм, җил каршы булганлыктан, аңа көчле дулкыннар бәрә иде. 25 Иртәнге өч белән алты арасында Гайсә, су өстеннән атлап, алар янына китте. 26 Шәкертләре Гайсәнең су өстеннән килүен күреп куркыштылар: – Бу – өрәк! – диделәр һәм куркуларыннан кычкырып җибәрделәр. 27 – Тынычланыгыз, Мин бу! Курыкмагыз! – диде шунда ук аларга Гайсә. 28 Шуннан соң Петер Аңа: – Хакимем! Әгәр Син булсаң, яныңа су өстеннән атлап килергә әмер бирче миңа, – дип эндәште. 29 – Кил, – диде аңа Гайсә. Петер, көймәдән чыгып, су өстеннән Гайсәгә таба атлады. 30 Әмма җилнең көчле булуын тоеп куркып китте һәм бата башлады. – Коткар мине, Хакимем! – дип кычкырып җибәрде ул. 31 Гайсә шунда ук, кулын сузып, аны эләктереп алды һәм: – Сай иманлы син, нигә икеләндең? – дип сорады. 32 Алар көймәгә кергәч, җил тынды. 33 Көймәдәге шәкертләре Гайсә каршында йөзтүбән капландылар. – Син – чыннан да Аллаһы Углы! – диделәр алар. 34 Алар, күлне кичеп, Геннисарет ярына чыктылар. 35 Җирле халык, Гайсәне танып, бу хакта шундагы бөтен әйләнә-тирәгә хәбәр таратты. Аның янына барлык авыруларны алып килделәр. 36 Алар киеменең чабуына гына булса да кагылырга рөхсәт бирүен үтенделәр. Кагылган һәр кеше савыкты. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia