Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Маттай 12 - Изге Язма


Шимбә хакында сорау

1 Бер шимбә көнне Гайсә иген кырлары аша үтеп бара иде. Ачыккан шәкертләре башаклар өзеп ашый башладылар.

2 Фарисейлар, моны күреп, Гайсәгә: – Кара, шәкертләрең шимбә көнне эшләргә ярамаганны эшлиләр! – дип әйттеләр.

3-4 – Давыт һәм юлдашлары ачыккач, аның нәрсә эшләгәне хакында укыганыгыз булмадымыни: ул, Изге йортка кереп, Аллаһыга багышланган икмәкләрне ашаган, ә аларны исә һичкемгә – ни аның үзенә, ни кешеләренә, руханилардан башка һичкемгә дә ашарга рөхсәт ителмәгән, – дип җавап кайтарды Гайсә. –

5 Аллаһы йортында руханиларның шимбә көн канунын бозуларын, әмма моның аларга гаепкә саналмавын Канун китабыннан укымадыгызмы әллә?

6 Сезгә әйтәм: монда Аллаһы йортына караганда бөегрәге бар.

7 Әгәр сез Аллаһының: «Мин корбаннар түгел, рәхим-шәфкать телим» дигән сүзләренең мәгънәсен аңласагыз, гаепсезләрне хөкем итмәс идегез.

8 Адәм Углы – шимбә көннең Хуҗасы.


Гайсәнең кулы корышкан кешене савыктыруы

9 Аннан китеп, Гайсә гыйбадәтханәгә килде.

10 Анда кулы корышкан бер кеше бар иде. – Шимбә көнне савыктыру рөхсәт ителәме? – дип сорадылар кайберләре Гайсәдән. Чынлыкта исә алар Гайсәне гаепләргә сәбәп эзлиләр иде.

11 – Арагыздагы берәүнең бердәнбер сарыгы булып, ул сарык шимбә көнне чокырга егылып төшсә, аны чыгармас иде микән? – диде Гайсә. –

12 Кеше исә сарыктан күпкә кадерлерәк бит. Шулай булгач, шимбә көнне яхшылык эшләү рөхсәт ителә.

13 Шуннан соң Ул теге кешегә: – Кулыңны суз! – диде. Ул кулын сузды, һәм кулы савыкты. Икенчесе кебек үк исән булды.

14 Фарисейлар исә, гыйбадәтханәдән китеп, Гайсәне ничек һәлак итү хакында бергәләшеп киңәш кордылар.


Аллаһының сайланган Хезмәтчесе

15 Гайсә, бу хакта белеп, аннан китте. Артыннан күп халык иярде. Ул авыруларның барысын да савыктырды.

16 Әмма Үзенең кем булуы хакында беркемгә дә сөйләмәскә кушты.

17 Бу вакыйгалар Ишагыйя пәйгамбәр аша әйтелгән сүзләр гамәлгә ашсын өчен булды:

18 «Менә Үзем сайлап алган Хезмәтче, Минем сөеклем, җанымның шатлыгы. Мин Аны Рухым белән сугарырмын, һәм Ул халыкларга гадел хөкемне игълан итәр.

19 Ул бәхәсләшмәс, кычкырмас, урамнарда тавышын һичкем ишетмәс.

20 Гаделлекне җиңүгә ирештергәнче, чатнаган камышны сындырып төшермәс, пыскып яткан филтәне сүндермәс.

21 Халыклар Аның исеменә өмет багларлар».


Гайсә һәм Белзебул

22 Аннары Гайсә янына җен кагылган кешене китерделәр. Ул сукыр һәм телсез иде. Гайсә аны савыктырды, һәм ул сөйләшә, күрә башлады.

23 Кешеләр шаккаттылар һәм: – Давыт Углы була аламы Ул? – дип сорадылар бер-берсеннән.

24 Моны фарисейлар ишетеп: – Җеннәр башлыгы Белзебул ярдәме белән генә Ул җеннәрне куып чыгара, – диделәр.

25 Гайсә, аларның уйларын белеп: – Үз эчендә бүлгәләнгән һәр патшалык җимерелер. Шулай ук үз эчендә бүлгәләнгән шәһәр яки гаилә дә таркалыр.

26 Әгәр шайтан шайтанны куып чыгара икән, димәк, үз-үзенә каршы көрәшә. Аның патшалыгы ничек сакланып калыр икән?

27 Ә инде Мин Белзебул ярдәме белән җеннәрне куып чыгарам икән, иярченнәрегез кем ярдәмендә куып чыгара соң?! Шул сәбәпле алар сезнең хөкемчегез булыр.

28 Ә инде Мин Аллаһы Рухы белән җеннәрне куып чыгарам икән, димәк, сезгә Аллаһы Патшалыгы инде килеп җитте дигән сүз, – диде.

29 – Кем көчле кешенең өенә кереп, аның малын талар икән?! Башта ул аны бәйләп куярга тиеш. Бәйләсә генә, ул аның өен талап чыга алыр.

30 Минем яклы булмаган – Миңа каршы дигән сүз. Кем Минем белән җыймый, ул тарката.

31 Шуңа күрә Мин сезгә әйтәм: кешеләрнең бөтен гөнаһлары һәм көферлеге кичерелер, әмма Аллаһы Рухына каршы көферләнү кичерелмәс.

32 Адәм Углына каршы берәр нәрсә әйтүче кичерелер, әмма Изге Рухка каршы берәр нәрсә әйтүче хәзерге заманда да, киләчәктә дә кичерелмәс.


Җимешенә карап, агачы беленә

33 Яхшы җимеш китерер өчен, агачның яхшы булуы кирәк. Әгәр агач начар икән, җимешләре дә начар булыр. Җимешенә карап, агачы беленә.

34 Елан токымы! Явыз була торып, сез ничек яхшы сөйләшә аласыз? Кеше күңеленнән нәрсә ташыса, телендә дә шул була.

35 Яхшы кеше үзенең яхшылык хәзинәсеннән яхшылык чыгара, ә явыз кешенең явызлык хәзинәсеннән явызлык саркый.

36 Сезгә әйтәм: әйтелгән һәр буш сүз өчен кешеләр кыямәт көнендә хисап тотачак.

37 Әйткән сүзләреңә карап, сине акларлар, әйткән сүзләреңә карап хөкем итәрләр.

38 Шуннан соң канун белгечләре һәм фарисейлар арасыннан берничәсе Аңа: – Остаз, без Синең берәр илаһи билге күрсәтүеңне телибез, – дип әйттеләр.

39 Ләкин Гайсә аларга: – Явыз һәм Аллаһыга иман итмәүче буын билге таләп итә, әмма аларга Юныс пәйгамбәр галәмәтеннән башка билге бирелмәс, – дип җавап бирде. –

40 Юныс пәйгамбәр диңгез җанварының карынында өч көн һәм өч төн үткәргән кебек, Адәм Углы да җир куенында өч көн һәм өч төн үткәрер.

41 Ниневәлеләр кыямәт көнендә бу буын кешеләре белән бергә торып, аларны гаепләрләр, чөнки алар Юныс пәйгамбәрнең вәгазен ишетеп тәүбәгә килгәннәр иде. Ә Мондагы – Юныстан бөегрәк.

42 Көньяк патшабикәсе кыямәт көнендә, бу буын кешеләре белән бергә торып, аларны гаепләр, чөнки ул, Сөләйман патшаның зирәк сүзләрен тыңлау өчен, җир читеннән килгән булган. Ә Мондагы Сөләйманнан бөегрәк.

43 Явыз рух, кешедән чыкканнан соң, сусыз урыннарда үзенә сыеныр урын эзләп йөри, әмма таба алмый.

44 Ул: «Элекке йортыма әйләнеп кайтыйм әле», – ди. Кире кайткач, ул аны кешесез, себерелгән һәм җыештырылган хәлдә күрә.

45 Аннары ул үзеннән дә явызрак җиде рухны ияртеп кайтып, алар шунда яши башлыйлар. Шуннан әлеге кешенең хәле элеккегә караганда да начарлана. Бу явыз буын белән дә шулай булыр.


Гайсәнең анасы һәм туганнары

46 Гайсә халыкка сөйләгәндә, анасы һәм энеләре тышта тордылар: алар Гайсә белән сөйләшергә теләделәр.

47 Ниндидер бер кеше Гайсәгә: – Анаң белән энеләрең тышта көтеп торалар. Алар Синең белән сөйләшергә телиләр, – дип әйтте.

48 Гайсә исә бу кешегә: – Кем Минем анам һәм туганнарым кем? – җавап бирде.

49 Кулы белән шәкертләренә күрсәтеп: – Менә Минем анам һәм туганнарым! – дип дәвам итте. –

50 Күктәге Атамның ихтыярын үтәүче кеше Миңа ир туганым да, кыз туганым да, анам да була.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan