Маттай 11 - Изге ЯзмаГайсәнең Чумдыручы Яхъяга җавабы 1 Гайсә, Үзенең унике шәкертенә нәсыйхәт биреп бетергәч, башка шәһәрләрдә гыйлем биреп һәм вәгазьләп йөрергә дип, аннан китеп барды. 2-3 Чумдыручы Яхъя исә, зинданда чакта Мәсихнең кылган гамәлләре хакында ишеткәч, Аңардан: «Килергә тиеш булган Зат Синме, әллә бүтән берәүне көтикме?» – дип сорарга шәкертләрен җибәрде. 4 Гайсә, аларга җавап биреп: – Барыгыз, күргәннәрегезне һәм ишеткәннәрегезне Яхъяга кайтып сөйләгез: 5 сукырлар янә күрә, аксаклар йөри, махаулылар тазарына, чукраклар ишетә, үлгәннәр терелә һәм фәкыйрьләргә Яхшы хәбәр игълан ителә. 6 Минем хакта кем шикләнми, шул бәхетле, – диде. 7 Яхъя шәкертләре киткәндә, Гайсә халыкка Яхъя хакында сөйли башлады: – Сез чүлгә нәрсә карарга бардыгыз? Җилдә тирбәлә торган камышны карарга дипме? 8 Нәрсә карарга бардыгыз инде сез? Купшы кием кигән кешенеме? Ә бит купшы кием кигәннәр сарайларда яшиләр. 9 Ул чакта нәрсә карарга бардыгыз? Пәйгамбәрнеме? Әйе! Мин сезгә әйтәм, ул пәйгамбәрдән дә бөегрәк! 10 Изге язмада: «Менә, Мин алдыңнан хәбәрчемне җибәрәм, Синең алдыңнан ул юл әзерләр», – дип язылган сүзләр аның турында. 11 Сезгә хак сүз әйтәм: хатын-кыздан туган кешеләр арасында Чумдыручы Яхъядан бөегрәк һичкем булмады. Шуңа карамастан Күкләр Патшалыгында иң кечесе дип хисапланучы да аңардан бөегрәк. 12 Чумдыручы Яхъя көннәреннән алып бүгенгә хәтле Күкләр Патшалыгы өчен көрәш бара һәм көч куючылар аны кулга төшерәләр. 13 Барлык пәйгамбәрләр һәм бөтен Канун Яхъяга кадәр пәйгамбәрлек иттеләр, 14 әгәр кабул итәргә телисез икән, белегез: ул – килергә тиешле Ильяс. 15 Колагы булганнар – ишетсен! 16-17 Бүгенге буынны кемгә тиңләп була? Алар: «Без сезгә күңелле көйләр уйнадык, ә сез биемәдегез. Без кайгылы җырлар җырладык, ә сез кайгырып еламадыгыз», – дип, базар мәйданында бер-берсенә кычкырып утыручы балаларга охшый. 18 Яхъя килде, ашамый да, шәраб та эчми, һәм кешеләр: «Аңа җен кагылган», – диләр. 19 Адәм Углы килде. Ул ашый да, эчә дә, ә алар: «Күрегезче, менә бирән, эчкече, салым җыючыларның һәм гөнаһлыларның дусты!» – диләр. Ә Аллаһының зирәклеге үзенең эшләре белән хак дип исбат ителә. Тәүбәгә килмәгән шәһәрләр 20 Аннан соң Гайсә могҗизаларының күбесе эшләнгән шәһәрләрне тәүбәгә килмәгәннәре өчен шелтәли башлады: 21 – Кайгы сиңа, Хоразин! Кайгы сиңа, Бәйт-Сайда! Әгәр сездә кылынган могҗизалар Сур һәм Сидун шәһәрләрендә күрсәтелгән булса, алар күптән инде тупас киемнәргә төренеп һәм көлгә утырып тәүбә итәрләр иде. 22 Ләкин сезгә әйтәм, кыямәт көнендә Сур белән Сидунның хәле сезнекенә караганда җиңелрәк булыр. 23 Әй, Кәпәрнаум, әллә сине күкләргә күтәрерләр дип уйлыйсыңмы? Юк, үлеләр дөньясына төшерелерсең. Әгәр синдә кылынган могҗизалар Сәдүмдә эшләнсә, ул хәзерге көнгә кадәр сакланып калган булыр иде. 24 Ләкин сезгә әйтәм: кыямәт көнендә Сәдүм җиренә сиңа караганда җиңелрәк булыр. Миңа килегез 25 Шунда Гайсә: – Әй Атам, күк вә җирнең Хуҗасы! – дип әйтте. – Зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән яшереп, аларны балаларга ачып бирүең өчен, Сиңа шөкрана кылам! 26 Әйе, Атам, Синең изге теләгең шундый булды! 27 Атам һәммә нәрсәне Миңа тапшырды. Углын Атасыннан башка һичкем белмидер. Атасы да Угылдан һәм Углы белдерергә теләгән кешедән гайре һичкемгә мәгълүм түгелдер. 28 Хәлдән тайганнар, авыр йөктән интегүчеләр, һәммәгез дә Миңа килегез. Мин сезгә тынычлык бирермен. 29 Камытымны үзегезгә киегез һәм Миннән өйрәнегез, чөнки Мин юаш, басынкы күңелле, һәм сез җаннарыгызга тынычлык табарсыз. 30 Камытым уңайлы һәм йөгем җиңел! |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia